Тәңречелек, башкача әйткәндә, Күк тәңресенә инану, төрки халыкларның һәм монголларның ислам һәм христианлык кебек диннәрне кабул иткәнчегә кадәр кулланылышта булган борынгы ышану системасы. Тәңречелек элек барлык төрки халыкларның да көнкүрешендә зур роль уйнаган булса, бүгенге көндә кайбер төркиләрнең генә тормышында һаман урын таба (мәсәлән, якутларда һәм Алтай төркиләрендә). Тәңри көнкүрешебездә Тәңре буларак искә алына һәм … Тулысынча
Эрнест Резерфорд – төш физикасының “әтисе” буларак танылган, чын мәгънәсендә бөек физик-тәҗрибәче. Ул Яңа Зеландиянең Көньяк утравында, төгәлрәге, Брайтуотерда, 1871 елның 30 августында дөньяга килә. 1937 елның 19 октябрендә Кембридж шәһәрендә вафат була. Патша җәмгыяте әгъзасы Резерфорд туган илендә укый, ә 1894 елда Кентербери көллиятендә фәннәр бакалавры дәрәҗәсен ала. 1895-1898 елларда исә ул электронны ачуы … Тулысынча
Кан донорлары — гаҗәеп кешеләр. Аларның үз каннарын башка кешегә бирүе артык катлаулы процедура да түгел, ләкин аның әһәмияте искиткеч. Кеше гомерен саклап калу өчен, үз каныңны башкага бирү киң күңелле булуны таләп итә. Шулай да, кайвакыт, яхшы кеше булуың гына җитми, бу җаваплы адымга барыр өчен кыюлык та кирәк. Әлеге инфографика донорлык мәсьәләсендә «куркыныч» … Тулысынча
Минималь геном идеясе безнең ватандашлар Евгений Кунин һәм Аркадий Мушегян тарафыннан тәкъдим ителгән була (алар ул вакытта Вашингтонның шәһәрьяны — Бетесд шәһәрендә урнашкан Биотехнологик мәгълүмат милли үзәгендә эшләгәннәр). Беренче бактериаль геномнарның эзлеклелеге һәм аларның никадәр күптөрле икәнлеге мәгълүм булгач та, галимнәр яшәеш өчен алыштыргысыз булган геннар җыелмасын билгеләргә кирәк дигән фикергә киләләр. Әгәр теге яисә … Тулысынча
Татар халкының тарихын өйрәнүчеләр арасында Һади Атласи үзенчәлекле урын алып тора. Ул гади тарихчы гына түгел. Русия империясенең Дәүләт думасына сайланып та, үз эшенә һәм намус бурычына тугры калган кеше ул. Ул 1876 елда Казан губернасы Буа өязе Чекә (Иске Чекә, хәзерге Чүпрәле районы) авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә әтисе бирә, соңрак шул заманда … Тулысынча
Һәр елның җәй ахырларында һәм көз айларында төнге күк йөзен «йолдызлар яңгыры» бизи. Әлбәттә, чынлыкта бернинди дә йолдызлар яумый. Бу күренешнең дөрес атамасы – метеор өере. Җир планетасы тирәсендәге Галәми пространство буш түгел, анда бик күп күләмдә космик тузан һәм башка җисемнәр бар. Еш кына бу тузан һәм җисем кисәкчәләре безнең атмосферага төшә. Атмосферага эләккән … Тулысынча
Дөньяда төрки телләрдә 167 миллионнан күбрәк кеше сөйләшә. Телләрнең бу күренекле гаиләсенә дистәләгән һәм хәтта йөзләгән тел, диалект һәм сөйләшләр керә. Аларның күбесен без беләбез – татар, башкорт, чуваш, казакъ, карачай-балкар, төрек, азәрбайҗан, үзбәк һәм башка бик күп телләр кардәшлек җепләре белән бәйләнгән. Тугандаш телләр арасында атамалары бик сирәк яңгырый торганнары да бар. Мәсәлән, әрмән-кыпчак … Тулысынча
Инсультның сәбәбе нәрсәдә? Нинди симптомнардан аны танып белеп була? Медицинада бүгенге көндә аны дәвалауның нинди ысуллары гамәлгә кергән? Инсульт – баш (һәм арка) миендә кан әйләнеше бозылганнан килеп чыга, аның нәтиҗәсендә баш (йә арка) миенең бер өлеше һәлак була. Инсульт нәтиҗәсендә зарарланган ми өлеше белән бәйле билгеле бер яисә күп төрле функцияләр бозыла һәм әгъзаларның … Тулысынча
Моңа җавап норма һәм патология мәсьәләләренә турыдан-туры кагыла. Психологик норманы аңлауга төрле караш бар. Мәсәлән, һәммәсе белгән Зигмунд Фрейдтан башланган психоаналитика мәктәбендәге фикерне кулланучылар кешенең үсеш дәрәҗәсе невроздан психозга алып барган сызыкта, дип күрсәтә, – монда невротиклар иң сәламәт кешеләр булып исәпләнә. Алар – эчләрендә каршылыклы фикер йөртүчеләр һәм психоаналитик ярдәменә мохтаҗлар. Әмма шул ук вакытта … Тулысынча