Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән? Августның 20 ндә (иске хисап белән) Идел буе төрки-татарның мәгънәви уянуында иң күзгә күренерлек роль уйнаган Габделкаюм Насыйриның вафат булуына 35 ел тула. Халкыбызның уянуына, телебезнең әдәби ясалышына бик көчле рәвештә тәэсир иткән бөек … Тулысынча
шәхесләр
Көтелмәгән сәяси борылышларга, дөньякүләм сәяси һәм хәрби вәзгыятьнең кискенләшүенә китергән 2016 ел тәмамланды. Күпләр өчен ул күптөрле күңелсез вакыйгалар белән дә, киләчәккә гаҗәеп зур өмет белән карарга мөмкинлек тудырган яхшы хәбәрләр белән дә истә калыр. Фән тарихы өчен исә бу ел менә нинди булып истә калачак. Ел сүзе: пост-хакыйкать Оксфорд сүзлеге мөхәррияте 2016 елның ел … Тулысынча
Хәзерге заман тормышы фән казанышлары белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Ашаган ризык, эчкән суыбыз, элемтә һәм аралашу, ял итү, сәламәтлекне ныгыту — кая гына карасак та, меңәрләгән галимнең теге яки бу ачышы тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Кайбер фән әһелләре исә фәнни максатларга ирешү хакына гомерләрен дә кызганмаган. Әйдәгез, шундый ун кеше белән танышыйк. Барри … Тулысынча
ZenPencils проекты атаклы физик Альберт Эйнштейн әйтеп калдырган хикмәтле сүзләрне комикска әйләндергән. Эйнштейнның динилек, сәнгать һәм фән, дөньяны танып-белүнең гүзәллеге, серләр чишүнең матурлыгы турында фикере бу. Ул үзен дини кеше дип игълан итә, әмма аның өчен динилек нәрсә соң? Айдар Шәйхи тәрҗемәсе
Без татар тел белеменә үзләренең өлешләрен керткән, зур мирас калдырган күп кенә галимнәрне беләбез. Ә хәзер сүзебез тел галиме, фәннәр докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева турында барачак. Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июнендә Төмән шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Ул иртә әнисез кала. Әтисе Гариф Тумашев һөнәр мәктәбе (ремесленное училище) директоры була. Тик … Тулысынча
Химия буенча бөтенрусия олимпиадасының җиңүчесе, физика буенча бөтенрусия олимпиадасының катнашучысы, Химия өлкәсендә Халыкара олимпиаданың алтын медаль иясе. Бу казанышларга ирешкән якташыбызга әле нибары 16 гына яшь! Сүз Казан (Идел буе) федераль университеты Химия институтының 1 нче курс студенты Булат Курамшин турында. Укытучылары Булат Казан шәһәренең 131нче номерлы мәктәбендә белем алган. Аның фән дөньясы белән мавыгып … Тулысынча
«Гыйлем» берләшмәсе соңгы ярты елда төрле кыска видеолар әзерләгән иде. Аларның бер өлеше шәхесләргә багышланган. Озынлыгы 2 минуттан да артмаган бу видеоязмаларны без моңарчы социаль челтәрләрдә генә элә идек. Хәзер аларны сайтыбызга куяр чак та җиткән. Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Михаил Булгаков, Рене Лаэннек һәм Адольф Кетле турында белемнәрегезне яңартыгыз. Галимҗан Баруди турында 5 сорауга … Тулысынча
Эрнест Резерфорд – төш физикасының “әтисе” буларак танылган, чын мәгънәсендә бөек физик-тәҗрибәче. Ул Яңа Зеландиянең Көньяк утравында, төгәлрәге, Брайтуотерда, 1871 елның 30 августында дөньяга килә. 1937 елның 19 октябрендә Кембридж шәһәрендә вафат була. Патша җәмгыяте әгъзасы Резерфорд туган илендә укый, ә 1894 елда Кентербери көллиятендә фәннәр бакалавры дәрәҗәсен ала. 1895-1898 елларда исә ул электронны ачуы … Тулысынча
Татар халкының тарихын өйрәнүчеләр арасында Һади Атласи үзенчәлекле урын алып тора. Ул гади тарихчы гына түгел. Русия империясенең Дәүләт думасына сайланып та, үз эшенә һәм намус бурычына тугры калган кеше ул. Ул 1876 елда Казан губернасы Буа өязе Чекә (Иске Чекә, хәзерге Чүпрәле районы) авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә әтисе бирә, соңрак шул заманда … Тулысынча
Италия язучысы, тарихчы, фәлсәфәче, семиотика белгече Умберто Эко 84 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә La Repubblica газетасы. Ул 19 февраль төнендә бакыйлыкка күчкән. Үлеменең сәбәбен яман шеш дип әйтәләр. Умберто Эко 1932 елның 5 гыйнварында Италиянең Алессандрия шәһәрендә туган. Эко фамилиясе борынгы түгел: кайчандыр шәһәр чиновниклары Умбертоның бабасын урамда табып алганнар һәм билгесез сабыйга Eco — Ex caelis oblatus (Күкләрнең бүләге) дигән фамилия кушканнар. … Тулысынча