санак белеме
Тәрҗемә программалары үзләренең файдалы булуларын инде күптән исбатладылар, әмма һәр зур онлайн-тәрҗемәченең стандарт тупламасына күп тел керә микән соң? Әлеге проблема турында «Яндекс» программистлары уйлана башлады. Русиянең үзендә генә дә кешеләр аралашкан һәм язма теле булган 200 йөзгә якын «кече» тел бар бит, һәм нигә әле программистларга аларны башка «зур» һәм «кече» телләргә тәрҗемә итәргә … Тулысынча
Рус телле даирәдә Big Data термины да, «күләмле мәгълүмат» төшенчәсе дә кулланыла. «Күләмле мәгълүмат» термины – инглиз телендәге терминның калькасы. Күләмле мәгълүматның төгәл билгеләмәсе юк. Аларны 10 террабайт яисә 10 мегабайт дип атап, ачык чик үткәреп булмый. Атама үзе үк бик субъектив. «Зур» сүзе борынгы кабиләләренең «бер, ике, күп» төшенчәләренә тиңдәш. Әмма күләмле мәгълүмат — өч … Тулысынча
Ясалма интеллект, ясалма акыл, шәкли фәһем — әлеге төшенчә артында яткан феномен турында җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр бар. Кемдер роботларның кешегә каршы баш күтәрүеннән курка, кемдер аларны киресенчә, кешегә бик файдалы булачак, ди. Постнаука сәхифәсе сезнең өчен ясалма интеллект турында 4 мифны фаш иткән. Ясалма интеллект машинаны кеше кебек үк яхшы йөртәчәк Әйе дә, юк та. Чынлыкта … Тулысынча
Бүгенге чорнын иң популяр технологияләренең берсе булып саналган айфон яки айпадларның артында сурәтләнгән «apple» (алма) эмблемасының Алан Тьюринг истәлегенә белән бәйле була алганын белә идегезме? Алан Мэтисон Тьюринг — инглиз математигы, программист һәм кодлаучы (шифрлаучы). Ул Икенче дөнья сугышы вакытында үзе иҗат иткән «Bombe» исемле җиһазда кодларны «җимерү» ысулларын эшкәртә. Нәтиҗәдә, ул «Энигма» шифраторын ватып … Тулысынча
Математик Игорь Петров Галәмнең киңәюе, модель буенча эшләнгән мәсьәләләр һәм нефть чыгару буенча чыгымнарны оптимальләштерү турында сөйли. Суперсанаклар бөтен дөнья буенча киң таралган. Бүгенге көндә мондый санаклар булдыру һәм эшләп чыгару өлкәсендә Америка, Япония һәм Кытай тикшеренүчеләре әйдәп баралар. Соңгы вакытта мәгълүматны гаҗәеп тизлек белән эшкәртә ала торган экзафлоп компьютерлар турында сөйли башладылар. Ләкин иң … Тулысынча
Бәшир Рәмиев җитәкчелегендә ясалган «Урал» хисаплау машиналары хисаплау техникасы тарихында мөһим урын алып тора. Рәмиев һәм аның хезмәттәшләренең эшчәнлеге аркасында гына Советлар берлеге санак техникасының беренче елларында ук бу өлкәдә дөньякүләм лидерларның берсе була. Баш конструктор вазифасын үтәгән Бәшир Искәндәр улы Рәмиев үзенең коллективы белән дистәдән артык универсаль һәм махсус хисаплау машиналарын, йөзләгән периферия җиһазларын уйлап таба һәм гамәлгә куя. 1957 елда Пензада чыгарылган беренче «Урал» шунда ук илнең күп кенә … Тулысынча
PowerPoint — Microsoft Office пакетына керүче иң популяр программаларның берсе. Аның белән һәр укучы һәм һәр укытучы куллана дисәң, зур арттыру булмастыр. Программаның төрле мөмкинлекләре бар. Алар арасында график объектларны хәрәкәткә китерү дә бар. КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты Миңнегалиева Чулпан Бакый кызы PowerPoint’та анимация ясау турында сөйли. Материал автор архивыннан алынды.
Төп алгоритмнар темасына багышланган видеолекция тәкъдим итәбез. Ул санак белеме өлкәсенә карый. Дәресне КФУның Н.И.Лобачевский ис. Математика һәм механика институты доценты Әнис Галимҗанов алып бара. Дәреснең темасы — Төп алгоритмнар. Рекуррент бәйләнешләр һәм аларны куллану Рекуррент бәйләнешләр функция кыйммәтләрен кечерәк номерлы аргументлар өчен исәпләнгән кыйммәтләр ярдәмендә исәпләргә мөмкинлек бирә. Рекуррент эзлеклелек мисалы — Фибоначчи саннары эзлеклелеге. Материал автор архивыннан … Тулысынча