Ясалма интеллект, ясалма акыл, шәкли фәһем — әлеге төшенчә артында яткан феномен турында җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр бар. Кемдер роботларның кешегә каршы баш күтәрүеннән курка, кемдер аларны киресенчә, кешегә бик файдалы булачак, ди. Постнаука сәхифәсе сезнең өчен ясалма интеллект турында 4 мифны фаш иткән.
Ясалма интеллект машинаны кеше кебек үк яхшы йөртәчәк
Әйе дә, юк та. Чынлыкта бу бик «хәйләкәр» сорау. Ясалма интеллектның нәрсә икәне төгәл билгеле булмавы турында әйтеп тә тормыйм — хәтта белгечләр дә аны төрлечә аңлата. Әмма бу очракта сүзнең, программалы тәэмин ителеш һәм махсуслаштырылган программалы-аппаратлы комплекс (программа+күрсәткеч) турында баруы аңлашыла. Сорауның хәйләкәрлеге исә «кешедән начаррак түгел» дигән билгеләмәнең тәгаен нәрсә аңлатуы билгеле булмауда. Күп кенә машина йөртүчеләр, башкаларны үзләреннән начаррак йөртә дип уйлый. Шуңа күрә дә чагыштыру бик авыр, һәм җавап та ике яклы: әйе дә, юк та.
Тулаем фәнни һәм техник күзлектән караганда, бу өлкәдәге күп мәсьәләләрне инде чишелгән дияргә була. Алар арасында — киртәләрне урап узу, парковка, сызык буенча бару, чатларны узу һ.б. Әмма, кызганычка каршы, күп кенә чишелешләр, уйлап табылган «ясалма акыллар» күпьяклылык (универсальлек) ягыннан кешедән ерак тора әле. Күпьяклылык дигәндә, мин кешенең, ягъни яхшы машина йөртүченең, төрле шартларда: шәһәрдә һәм шәһәрдән читтә, кышын һәм җәен, кар-яңгырда, тамгалар булганда һәм булмаганда, төрле модельдәге машиналарны бер үк дәрәҗәдә яхшы йөртү сәләтен күздә тотам. Ясалма интеллект бу яктан әлегә артта кала. Зур машиналарны (йөк машиналарын) шәһәрдән читтә, аз машина һәм тамгалар булган шартларда әйбәт йөртүче системалар бар. Шәһәр шартлары өчен яраклаштырылган системалар эшли, ләкин алар, башка машина йөртүчеләр кагыйдәләрне бозмыйча, ипләп йөргәндә генә яхшы баралар, ә бит чынлыкта күп шәһәрләрдә алай йөрмиләр. Дөреслеккә туры килүче «аңгыра» автопилотлар турындагы хикәяләр нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга да инде, алар ташбака кебек баралар һәм һәр көтелмәгән хәлгә туктап «җавап бирәләр».
Бүген эшләнә һәм чын автомобильләрдә сынала торган автопилот программалары ниндидер бер хәрәкәт тәртибенә куелган. Ә менә әлеге программаларны 2-3 түгел, ә 5-10 ел дәвамында бер зур программага берләштереп, күпчелек техник авырлыкларны чишкәннән соң, ясалма интеллект машинаны кешедәй оста йөртә алачак.
Константин Яковлев, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА ИИ ФТҮнең өлкән гыйльми хезмәткәре, Югары икътисад мәктәбе санак белеме факультетының өлкән мөгаллиме
Табигый һәм ясалма интеллект беркайчан да турыдан-туры аралаша алмаячаклар
Безгә, ничек тә булса, интеллектның гомуми рәвештә булмавы, аның ниндидер билгеле эш өчен ясалуы һәм һәрчак нәрсә өчендер кирәклеге белән ризалашырга туры киләчәк. Табигый интеллект кешедә, күрәсең, Җир тормышына җайлашыр һәм анда яши алыр өчен формалашкан. Көчле теш казнасы һәм мускуллар түгел, ә нәкъ менә интеллект кешегә эш кораллары, җитештерү технологияләрен уйлап чыгарып кына калмыйча, үзара эшчәнлек, бергә яшәү өчен аралашу мөмкинлеген биргән. Аралашу ─ ул тәҗрибә, белем, сәнгатьле образлар белән алмашу, ниһаять, ниндидер хисләр, кичерешләрдә берләшү дигән сүз.
Ә нигә кирәк соң ул, ясалма интеллект? Нәрсә ул? Кешене шахмат һәм «Го»да җиңүче программамы, авыр мәсьәләләр һәм теоремалар чишүче, табигать канунчалыкларында тирәнтен бәйләнешләрне эзләп табучымы? Бәлки, кемдер моны Тьюринг тестын узучы, «хәтерендә» фразеологик берәмлекләрдән алып жаргон лексикага кадәр, шулай ук барлык чор һәм халыкларның юморын туплап, кеше белән мессенджерлар ярдәмендә аралашучы, дип әйтер. Менә монда сорау туа да инде: ясалма интеллект белән нәрсә турында сөйләшергә соң? кызганыч ки, эче кремний белән тулган ясалма интеллект белән аралашу хис-кичерешләре булган табигый интеллектка кызыклы булмаячак.
Әмма бер «ләкин» бар. Нишләп әле тәүлегенә берничә миллиард хәбәр китерә торган, кешеләрнең үзара аралашуының бар байлыгын ачык күрсәткән интернет-киңлегендәге мессенджерлар булган заманада, шундый гаять зур статистика нигезендә, һәр кеше өчен үзенең аралашу модельләрен төземәскә дә, аның өчен уңайлы санлы әңгәмәдәшләрне синтезлау турында уйламаска? Бу бит чынга ашардай нәрсә!
Бу санлы дуслар шул ясалма «интеллектлар» булып торалар да инде, менә моны ясалма һәм табигый интеллект арасындагы аралашу дип әйтеп буламы икән? Янәдән, ясалма интеллект дип нәрсәне атарга? Әмма ясалма интеллектка нинди генә билгеләмә бирсәк тә, без «әйе» дип җавап кайтарабыз: кеше санлы дусты белән аралаша алачак. Тик кеше аны үзе тәрбияләгәндә; ә дусты, аралашуда аның ихтыяҗ һәм теләк модельләрен күчереп алып, табигый интеллект белән диалог вакытында аларга төгәл туры китереп үзенең җавапларын механик рәвештә синтезлаган очракта гына бу барып чыгачак. Бу Google күзлекләрендәге өстәмә чынбарлык кебек булачак, тик бу очракта тышкы объектлар турындагы мәгълүмат түгел, ә аралашуга ихтыяҗ өстәмә булачак.
Александр Каплан, биология фәннәре докторы, психофизиолог, кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы профессоры, М.В.Ломоносов исемендәге МДУ биология факультетының нейрофизиология һәм нейроинтерфейслар лабораториясе җитәкчесе
Көннәрдән беркөнне роботлар кешеләргә каршы баш күтәрәчәк…
Юк, әгәр дә аларны дөрес итеп тәрбияләсәң, алай булмаячак. Роботларны үзидарәле һәм мөстәкыйль итә торган ясалма интеллект, аларга карата яхшы мөгамәлә кылуга мохтаҗ булачак. Без кеше интеллектын тәрбиялибез һәм безнең тәрбиябез аның алдагы эшләренә тәэсир итә. Кеше интеллектына охшаш ясалма интеллект белән дә шулай эшләргә кирәк булачак. Роботлар турында, кешеләрнеке кебек үк хокукларга ия булган ясалма «шәхесләр» һәм интеллектуаль җан ияләре контекстында фикер йөртергә кирәк. Без ата-аналарына каршы чыккан балалардан курыкмыйбыз, тик алар, чыннан да, безне алмаштырачак. Яңа интеллектуаль җан ияләре, әлбәттә, безгә булышачак һәм безнең белән бергә эшли торган булачак.
Максим Таланов, техник фәннәр кандидаты, Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбенең Интеллектуаль робототехника кафедрасы һәм Автомат рәвештә аңлау лабораториясе җитәкчесе
Барыбызны да роботлар алмаштырачак, без эшсез калачакбыз
Бу бары тик өлешчә генә дөреслеккә туры килә. (Алдан ук әйтеп куям: роботлаштыру дигәндә, роботларның тормышыбызга кереп китүләрен, һәм ясалма интеллектны күз алдында тотачакбыз).
«Барыбызны да» дигән сүз бик дөрес түгел. Мәсәлән америкалы икътисадчы Нуриэль Рубини фикеренчә, роботлар интеллект таләп итмәгән, кабатлау операцияләреннән генә торган эш ияләрен алыштырачак. Моны бүген үк күзәтергә була. Мәсәлән, машиналарның номерларын, ЮХИДИ хезмәткәрләре урынына, камералар күзәтә, каһвәне махсус машина бүлә, Tesla автомобильләрен тулысынча автоматлаштырылган җиһазлар җыя. Тиздән җитәкчеләрнең ассистентлары да эшсез калырлар: аларны Siri, Google Now көйләүләре алыштырыр, алар очрашулар билгели, билетлар сатып ала башларлар. Тулысынча алгоритмнарга ышана башлагач, сатып алу эшләрен дә без акыллы машиналарга тапшырырбыз, бу бик тиздән булыр дип көтелә.
Кайбер фикерләр буенча, роботлар җәмгыятьтә булган һөнәрләрнең 80% алыштыра ала. Башка төрле карашлар да бар: АКШда сәгатенә 10 доллардан да кимрәк акча түләнә торган һөнәрләр куркыныч астында. Киләчәк, бүген килеп керер дә бетте түгел, ул әкренләп кенә килә. Гадәти һәм онлайн-университетлар 5-6 елдан да азрак вакыт эчендә, аерым траекторияле белем алу мөмкинлекләрен кертә башлады инде. Яңа барлыкка килгән һөнәрләрне күз алдында тоткан тиз цикллы укыту системасы да барлыкка килде. Күптән түгел генә робототехникларның кем икәннәрен дә белми идек — бүген алар артканнан арта. Тиздән роботларны караучы кешеләр барлыкка килер, аларны техникумнарда әзерли башларлар.
Роботизация эш көнен нык кыскарта. Әгәр дә Аурупада 19 гасырда кеше атнасына 70 сәгать эшләгән булса, хәзер күп кенә үсеш алган илләрдә эш вакыты 36-45 сәгатьтән артмый. Кешеләр эшне тизрәк, нәтиҗәлерәк эшли башлады, һәм, әлбәттә, кайсыдыр моментта безнең бик күп буш вакытыбыз булачак, хәтта хезмәт биремнәре элеккечә сакланып калганда да. Әйтик, элек заводны мылтык тоткан берничә каравылчы саклаган, алар һәрвакыт берөзлексез территорияне әйләнеп үткәннәр, ә хәзер монитор каршында бары тик бер генә кеше утыра һәм шунда ук объектының берничә өлешен күреп тора. Алдагы итерация: әлеге каравылчыны алгоритм алыштырачак, һәм системаның эшен тикшерә алучы оператор гына кирәк булачак.
Болар барысы да, беренче чиратта, үсеш алган технологияле беренче дөнья илләре өчен хас. Мәсәлән, Рәсәй, географик һәм иҗтимагый яктан бик төрле, һәм әгәр дә әлеге үзгәрешләр бездә дә барлыкка килсә, алар таралып торачаклар. Барлык фәнни ачышларга карамастан, төп халыклар 200 ел элек булган яшәү рәвеше алып баралар. Традицион тәртип бик мөһим, һәм шуңа күрә прогресска җәмгыять кенә түгел, ә сәясәт тә каршы торачак. Сәясәт бурычка һәм контрактка бәйләнгән. Мәсәлән, илләрнең җитәкчеләренә яңа технологияләрне кертү файдасыз булачак, бу очракта аларга зур күләмдәге эшсезлек белән эшне алып барырга туры киләчәк. Бу очракта алар әлеге идеяне кире кагачаклар. Иж яхшысы: кешеләр эшсез калганчы, квалификациясез эшне алып барсыннар, буисщ эш урынында роботларның киң кулланылышка керүен тоткарларга мөмкин.
Станислав Протасов, физика-математика фәннәре кандидаты, Иннополис университетының фәнни хезмәткәре
Айсылу Кәбирова, Зөһрә Фәсхиева, Резеда Миргаязова, Алсу Михайлова, Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе