Төп алгоритмнар темасына багышланган видеолекция тәкъдим итәбез. Ул санак белеме өлкәсенә карый. Дәресне КФУның Н.И.Лобачевский ис. Математика һәм механика институты доценты Әнис Галимҗанов алып бара.
Дәреснең темасы — Төп алгоритмнар. Рекуррент бәйләнешләр һәм аларны куллану
Рекуррент бәйләнешләр функция кыйммәтләрен кечерәк номерлы аргументлар өчен исәпләнгән кыйммәтләр ярдәмендә исәпләргә мөмкинлек бирә.
Рекуррент эзлеклелек мисалы — Фибоначчи саннары эзлеклелеге.
Материал автор архивыннан алынды.