• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Кояш системасы

Ул — математик исәпләүләр ярдәмендә ачылган беренче планета. Аның өслегендә иң көчле җилләр исә, күп кеше аның боҗралары барын белми дә. Болар барысы да Кояш системасының сигезенче планетасы турында.


Кояш тирәли әйләнә торган планеталарның җиденчесе — 1781 елда ачылган Уран. Ул безнең система планеталарының иң сәере бугай: үзе көнчыгыштан көнбатышка таба әйләнә, өстәвенә, «кешечә» түгел, ә «ятып» хәрәкәтләнә.


Иске татар телендә бу күк җисеме Зөхәл яки Зөхәлнәй дигән исем йөрткән, ә борынгы төркиләр аны Топрак (Туфрак) йолдыз дип атаганнар. Кояш системасының боҗралы планетасы турында түбәндәге инфографикада укыгыз.


Иске татар телендә бу күк җисемен Мөштәри дип йөрткәннәр, шулай ук аның Агач йолдыз, Бирҗийс, Оңай, Ормызт кебек атамалары да билгеле. Кояш системасының иң зур һәм иң гүзәл планетасы Юпитер турында түбәндәге инфографикада укыгыз.


Марс — Кояш системасының иң яхшы өйрәнелгән планетасы, күп кенә фәнни-фантастик әсәрләрдә дә вакыйга 4 нче планетада бара. Иске татар телендә бу күк җисеме Мәррих яки Бәһрам дигән исем йөрткән, ә борынгы төркиләр аны Кызыл йолдыз, Бакыр йолдыз, Ут йолдыз, Күрүд яки Аңарак дип атаганнар.


Кешелекнең яшел бишеге, Кояш системасының бердәнбер тере планетасы турында кайбер фактлар белән уртаклашыйк әле. Сүз уңаеннан, якын киләчәктә Җир тере планета статусын югалтырга мөмкин, чөнки Кояш системасының кайбер башка җисемнәрендә дә тере микроорганизмнар табылуы ихтимал.


Чулпан йолдыз (Таңчулпан), Зөһрә йолдыз, Таң йолдызы, Эңгер йолдызы, Чабан (Көтүче) йолдызы, Алтын йолдыз, Шәфәкъ йолдызы, Кәрван кыйран – безнең бабаларыбыз аны төрлечә атап йөрткән. Әмма бу атамаларның барысы да бер күк җисемен – Кояш системасының 2 нче планетасы булган Венераны белдерә. Ул Зөһрә кыз шикелле гүзәл дә, шул ук вакытта рәхимсез дә.


Кояш системасы буенча сәяхәтебезне башлап җибәрәбез. Бүгенге тукталышыбыз — Кояш системасының 1 нче планетасы Меркурий булыр. Иске татар телендә бу күк җисеме Гатарид (Готарид / Готард) яки Гыйтар дигән исем йөрткән, ә борынгы төркиләр аны Су йолдыз яки Кече Чулпан дип атаганнар.


2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик.


Кояш турында меңләгән шигырь, җыр, әкият һәм риваятьләр чыгарылган. Фәнни ачышларның күплеге аркасында Кояш белән бәйле фәнни мифлар да барлыкка килгән. «Гыйлем» сәхифәсе сезгә «Постнаука» проектының Кояш хакындагы төрле карашларның килеп чыгу сәбәпләре аңлатылган мәкаләсенең тәрҗемәсен тәкъдим итә. Кояшта су юк Бу дөрес түгел. Билгеле, Кояшта су бар дигән сүз бик сәер яңгырый, ләкин шулай … Тулысынча


1 2 Далее →


Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.