Кояш системасындагы барлык җисемнәр Кояш дип атала торган йолдызыбыз тирәсендә әйләнә. Аның массасы бөтен система массасының 99,866% тәшкил итә. Башкача әйтсәк, Кояш үзе тирәсендә әйләнгән барлык күк җисемнәренең гомуми авырлыгыннан 750 тапкыр авыррак булачак. Менә шундый таза” ул! Ә Җиребез белән чагыштырсак, Кояш 330 000 тапкыр авыррак булыр. Кояшның диаметры безнеке кебек 109 планетаны сыйдырыр иде. … Тулысынча
Кояш системасы
Һәр елның җәй ахырларында һәм көз айларында төнге күк йөзен «йолдызлар яңгыры» бизи. Әлбәттә, чынлыкта бернинди дә йолдызлар яумый. Бу күренешнең дөрес атамасы – метеор өере. Җир планетасы тирәсендәге Галәми пространство буш түгел, анда бик күп күләмдә космик тузан һәм башка җисемнәр бар. Еш кына бу тузан һәм җисем кисәкчәләре безнең атмосферага төшә. Атмосферага эләккән … Тулысынча
Үзара бөтенләй бәйләнмәгән 3 темага 1-2 минутлык 3 видео тәкъдим итәбез. Карагыз һәм белем сандыгына +1 өстәгез. Китлар турында бераз 19 февраль — Халыкара китларны һәм дельфиннар көне. Бу бәйрәм ничек барлыкка килгән? Китлар нинди җан ияләре? Гыйлем җавап бирә. Уран планетасын ничек ачтылар Уран — Кояш системасының 7 нче планетасы. Аны ничек ачтылар? Кем … Тулысынча
Без сезнең өчен Кояш системасында баручы иң зур әһәмияткә ия булган алты күренешне җыйнадык. Әлеге күренешләрнең барлыкка килүе чыннан да бик тәэсирле һәм куркыныч! Без сезне галәм сәхнәсендә менә хәзер дә баручы, хәрәкәттәге искиткеч тамашага күз салырга һәм галәмнең бөтен нечкәлекләрен тоярга чакырабыз. Шуны онытмагыз: безнең йортыбыз искитмәле урында – галәмдә урнашкан, һәм анда баручы … Тулысынча
Кояш системасының төзелеше шактый гади. Аның үзәгендә урнашкан Кояш — тормыш барлыкка килсен өчен идеаль туры килгән йолдыз: ул артык кайнар да, артык суык та түгел, артык якты да, артык төссез дә түгел, аның яшәү озынлыгы җитәрлек дәрәҗәдә озын, ә активлыгы уртача гына. Кояшка якынрак булып Җир төркеме планеталары тора: бу төркемгә, Җирнең үзеннән башка, … Тулысынча