XVIII – XIX гасырлар Кояш системасы планеталарының хәрәкәтен гаҗәп нәтиҗәле аңлаткан Ньютон механикасының уңышы белән тарихка кереп кала. Моннан тыш ул, әлбәттә, башка, Җир системасына якынрак өлкәләрдә дә уңышка ирешүгә китерде һәм җылылык табигатен вә термодинамика күренешләрен аңлатканда да бик файдалы булды. Ягъни газлар термодинамикасы атомнар хәрәкәте буларак бары тик механик күзлектән тасвирланган. Максвел да үзенең электродинамика тигезләмәләрен язганда хәтта электромагнитик кырларны механик яктан, шестерналар ярдәмендә аңлатмакчы булган. Чынлыкта исә, моның механик электромагнитик кырлары табигатенә бернинди дә бәйләнеше юк, шуңа күрә фән алгарышын бу ялгыш фикерләрдән арынгач кына дәвам итте.
квант механикасы
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер … Тулысынча
Галимнәр еш кына мондый хәлгә юлыга: кайбер теорияләрне тәҗрибә юлы белән дәлилләү авыр яки гомумән мөмкин түгел. Мәсәлән, сүз яктылык тизлегендәге хәрәкәт яки физикадагы кара тишекләр турында барганда. Бу очракта фикер экспериментлары ярдәмгә килә. Сезгә кайберләрендә катнашып карарга тәкъдим итәбез. Фикер экспериментлары – билгеле бер мантыйклы фикер нәтиҗәләренең эзлеклелеге ул. Аларның төп максаты – теориянең … Тулысынча
Шрөдингер исеме фәнни медиада иң күп яңгырый торганнардан. Күрәсең, аның мәче белән эшләнгән уйланма тәҗрибәсе шулкадәр кызыклы һәм популярдыр. 20 гасырның иң атаклы физикларының берсе Эрвин Шрөдингер нинди кеше булган соң? Ни өчен шулкадәр танылган? Эрвин Рудольф Йозеф Александр Шрөдингер (Шрёдингер дип тә языла, 12 август 1887 – 4 гыйнвар 1961). Австрия физигы, теоретик, квантлар … Тулысынча
Австрияле Эрвин Шрөдингер — даны бөтен дөньяга таралган физик. Ә инде аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Мәче белән гаҗәеп тәҗрибә башкарган дип әйтәбез аның турында. Ә бит чынлыкта ул бу койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механикасына нигез салучыларның берсе беркайчан да кылмаган гамәле аркасында дан тота. Ничек килеп чыккан соң бу? … Тулысынча