Сугыш, илнең матди куәтенә сынау булу белән бергә, хакимлек иткән коммунистик идеологиянең көчсезлеген дә ачып сала. Сугыш алды елларында hәм сугыш башлангач та, Союзның хакимият органнары Россия-Алмания сугышын фашизм белән коммунизм бәрелеше итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин тиздән алар коммунистик идеологиянең халыкны туплый, берләштерә торган рус идеясе дә, бөтенсоюз идеясе булмавына hәм була да алмачаягына ышаналар. Рус халкының барлык катлауларын рухи берләштерүгә омтылып, Совет хөкүмәте рус милли идеясе ярдәменә мөрәҗәгать итә.
Бабалар рухландырсын
1941нче елның 7нче ноябрендә Кызыл мәйданда сөйләгән нотыгында, Сталин фронтка китүче солдат hәм офицерларны русларның милли хәрби даны традицияләренә тугрылыклы булырга чакыра. «Бу сугышта сезне бөек бабаларыбыз Александр Невский, Дмитрий Донской, Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский, Александр Суворов hәм Михаил Кутузовның батыр образы рухландырсын!»— ди ул. 1942нче елдан башлап, армиядә русларның хәрби-тарихитрадицияләре торгызыла. Командирларны — офицерлар, кызыл армиячеләрне солдатлар дип атап йөртә башлыйлар. Хәрби дәрәҗәләр (сержант, старшина, лейтенант, капитан, майор, полковник, генерал) торгызыла, погоннар кертелә. Суворов hәм Нахимов училищелары ачыла.
Милләтләрне тану
Ил эчендәге hәм халыкара аренадагы коммунистик көчләргә генә йөз тотуның чикләнгәнлеген аңлап, Совет хөкүмәте барлык патриотик көчләр белән хезмәттәшлек итәчәге турында белдерә.
Читләтеп кенә булса да, СССР халыкларының милли берлеге идеясе таныла. Союздаш республикаларда Кызыл Армиянең милли частьләрен оештыру башлана. Рус булмаган халыкларның милли тарихларының рус халкы белән берлектә чит ил басып алучыларына каршы көрәшен чагылдырган сугышчан традицияләренә мөрәҗәгать итү гадәти бер күренешкә әверелә. Чиркәүләр белән беррәттән мәчетләргә hәм башка халыкларның гыйбәдәтханәләренә билгеле дәрәҗәдә ирек бирелә.
Татарстанда басым йомшару
Республикалардагы милли институтларга Союз үзәгенең басымы йомшару Татарстанда да сизелә башлый. ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының Беренче секретаре посты элек татарларның үзләренә ышанып тапшырылмаган булса (сугыш вакытында аны Алемасов, Колыбанов, Никитиннар били), 1944нче елның июненнән бу вазыйфаны, моңа кадәр өлкә комитеты секретаре булып эшләгән Зиннәт Моратовка (1905-1988) тапшыралар. Татарстан АССР Югары советы Президиумы Рәисе булып Динмөхәммәтов, Халык Комиссарлары Советы Рәисе булып Шәрәфиев калалар. Элек тыелган мәчетләр ачыктан-ачык эшли башлый, яңалары ачыла. Милли хәрәкәтнең легальләшүенә әле ерак булса да, милли идея татар җәмгыятендә үз позицияләрен торгыза башлый.
Татар милли идеясе
Татарларның милли тормышын тулысынча (мәдәни, икътисади hәм сәяси сфераларда) тергезү татар милли идеясе асылын тәшкил итә. 20нче еллар азагында hәм 30нчы еллар башында татар милли хәрәкәтенең hәм аның оешмаларының теләсә нинди төре, шул исәптән совет яклы булганнары да, бөтенләйгә тыелганнан соң татар милли идеясе даими рәвештә бастырылып килә иде. Ул милләтчелек идясе, советка каршы идея дип игълан ителде. Әмма бу идея, бик күәтле булып, татар интеллегенциясе сафларында, барыннан да элек язучылар даирәләрендә легаль булмаган сыеныр урын таба. 30нчы елларда күп кенә татар язучыларына, татар милли идеясенә тугрылыклы калганнары өчен, коммунистик хакимият органнарының җәзасын күп тапкырлар татырга туры килә. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәт тирәсенә тупланган “Җидегәнчеләр” дип аталган бер төркем язучыларның 1935нче елда кулга алынулары мәгълүм. Шуннан соң башланган яңа репрессияләр Галимҗан Ибраhимовка, Гадел Кутуйга hәм башкаларга да кагыла. Шуңа да карамастан, аларның берсе дә милли идеядән ваз кичми.
40нчы елларда, аерым алганда сугыш елларында, татар милли идеясе яңа рәвешләрдә чагылыш таба башлый. Инде әйтеп үтелгәнчә, сугыш башлану белән, татар оппозициясенең бер өлеше, бу сугышны якларгамы яисә аны кире кагаргамы, киләчәктә дә Россия белән барыргамы яисә башкачамы, дигән сорауны куя. Шулай да татар җәмгыятенең зур өлеше ХХ гасыр башында ук тәгъбирләнгән татар милли идеясе традицияләренә тугрылыклы булып кала. Ул русларга да, Россиягә дә түгел, ә империячел идеягә каршы була. Татар милли идеясенең асылы сугыш вакытында да үзгәрмичә кала. Татарларның милли тергезелүе коммунистик абсолютизмны юк итү контекстында, Россияне демократик яңарту контекстында карала.
Язучылар
Татар милли идеясен йөртүчеләр, аны кыю пропагандалаучылар булып элеккечә үк, беренче чиратта, татар язучылары кала. ВКП(б) әгъзалары булу-булмауларына бәйсез рәвештә, алар милли идеяне советка каршы идея итеп тә, Союзга каршы идея дип тә санамыйлар. Язучылар әлеге Союзның империячел асылын гына кабул итмиләр. Аларны Союз үзәге идеологиясенең hәм сәясәтенең милләтләргә каршы булган сыйнфый-шовинистик, атеистик юнәлештә торуы борчый. Сугышның үзендә алар аның рәхимсез җимергеч көчен генә түгел, Союзның империячел асылын бетерү өчен, татар халкын милли тергезүгә юл ачу мөмкинлеген дә күрәләр. Сугыш вакытындагы либеральләшү шартларында милли идея, милли традицияләргә, милли тарихка ихтирам төсендә легаль милли татар матбугаты сәхифәләрендә чагылыш таба, татар милли радиосы тапшыруларында яңгырый.
Татарстан Язучылар берлегенең 53 әгъзасыннан 25е фронтка китә. Гражданнар сугышы чорыннан аермалы буларак, бу сугышта татарларның милли хәрби частьләре оештырылмый. Татарлар гомумроссия хәрби частьләрендә сугышалар. Татарстанның үзендә оештырылган хәрби частьләр дә шундый була. Фронтта нәшер ителгән татар телендә чыгучы армия газеталары татар сугышчылары өчен милли рух чыганагы хезмәтен үти. Бу газеталарның редакцияләрендә Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим, Нур Баян, Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Габдрахман Әпсәләмов, Абдулла Әхмәт, Ибраhим Гази, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Гадел Кутуй, Шәйхи Маннур, Шәрәф Мөдәррис, Мөхәммәт Садри, Хатыйп Госман, Гали Хуҗи, Афзал Шамов h.б. татар язучылары эшли. Тылда калган татар язучыларының hәм журналистларның да күпчелеге фронттагы каләмдәшләренә кушыла. Татар сугышчыларының фронтта күрсәткән батырлыклары, эшче hәм колхозчыларның тылдагы тырыш хезмәте турындагы мәкаләләр hәм хәбәрләр милли үзаң күтәрелүенә этәргеч була. Фронтта сугышкан татар солдатлары hәм офицерлары арасында, тылда хезмәт иткән татар эшчеләре hәм колхозчылары сафларында милли үзаң чагылышы көчәя. Татар зыялылары халыкның милли традицияләре турындагы темаларга, аның рухи истәлекләренә ешрак hәм кыюрак мөрәҗәгать итә башлыйлар. Татар дәүләт опера hәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиhановның борынгы татар дәүләте чорындагы халык көйләренә нигезләнеп иҗат ителгән«Алтынчәч» (Муса Җәлил либреттосына) операсы куела. Татар халык эпосы «Идегәй»басмасы әзерләнә. Татар матбугатында Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык эпосы «Идегәй»нең 500 еллыгы» мәкаләсе дөнья күрә. 1943нче елның мартында республика матбугатында hәм Союз күләмендәге «Правда» газетасында, шулай ук татар телендә чыга торган фронт газеталарында татар милли рухы белән сугарылган «Татар халкының татар фронтовикларына хаты» басылып чыга. Бу хатны язуда Татарстанның танылган язучылары катнаша. Хатка бер миллион ярымнан артыграк татарстанлы кул куя. Ватанга мәхәббәтнең милли традицияләр рухында hәм милли тарихка мөрәҗәгать итеп язылган бу хатны барлык фронтлардагы татар сугышчылары бик җылы каршы ала, hәм ул фронтовикларның тыл хезмәтчәннәре адресына патриотик рухтагы күп кенә җавап хатларына сәбәп була.
«Урта юл»
Татар милли тормышын Россия белән союз сакланган хәлдә тулы күләмендә тергезүгә юнәлдерелгән татар милли идеясен «урта юл» (центристский) идеясе дип атарга мөмкин булыр иде. Бу идея, ягъни татар милли мәдәнияте үзенчәлеген hәм автономиясен саклау идеясе яклылар Россия белән сәяси hәм икътисади интеграция идеясе өчен көрәшүче татар коммунистлары элитасы белән ризалашмый. Алар, шулай ук, Россиядән бөтенләй читләшү, Совет хөкүмәтенең җиңелүе ягында торучылар белән дә килешми. Сугыш елларында килеп туган либеральлек «урта юл» дагылар позициясен ныгыта. Күп кенә татар коммунистлары да бу линиягә йөз белән борыла башлый.
«Җиңелү тарафдарлары» татар җәмгыятендә үз позицияләрен югалта.
«Идел-Урал»
1942 нче елның җәендә «Идел-Урал» комитетының активистлары (алман гаскәрләре составындагы «җиңелү тарафдарлары») чакыруы буенча татар хәрби әсирләреннән hәм, чыгышлары белән Идел-Уралдан булган хәрби әсирләрдән, дүрт милли батальон («Идел-татар легионы») оештырыла. 1943 нче елда алман командованиесе боерыгын үтәү өчен, алман офицерлары командалык иткән бу батальоннарның беренчесе — совет партизаннары хәрәкәтен бастыру максатында, Белоруссиягә, өченчесе — шундый ук максат белән Украинага, ә икенчесе hәм дүртенчесе, француз каршылык күрсәтүчеләрен юк итү өчен, Франциягә җибәрелә. Алманнар тылында хәрәкәт иткән татар милли идеясен яклаучы җәлилчеләр, бу батальоннардагы легионерларны Татарстанга hәм Россиягә тугрылык сакларга чакырып, яшерен эш алып баралар.
Соңрак немецлар бу төркемне фаш итәләр. 1944 нче елның 25 нче августында бу төркемнән 11 кеше (Муса Җәлил, Гайнан Курмаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров) Берлинда, Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Ә аларның легионерлар арасындагы эше нәтиҗәсез калмый. Батальоннарның дүртесе дә, немец командованиесенә каршы баш күтәреп, совет партизаннары hәм француз каршылык күрсәтүчеләре ягына чыга.
Алия Мәссарова тексты
tatfrontu.ru фотосы
Әдәбият исемлеге:
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез…Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998