1236—1237 елларда Идел Болгарстаны монгол явыннан җимерелә. Шулай да, ул күпмедер күләмдә мөстәкыйльлек саклап, Алтын Урда дәүләтенә кушыла. XIV гасырда Алтын Урда дәүләте башкаласы Сарай күп мәгърифәтчеләр, галим-голәмаларне туплый. Көнчыгыш дәүләтләре белән элемтәләр яңадан торгызыла.
Мәгърифәт мәчет кулында
Җучи Олысында күпсанлы шәһәрләр барлыкка килә. Исламлашу белән шәһәрләр үсү тыгыз бәйләнештә була. Шуңа бәйле рәвештә сәүдә, һөнәрчелек зур үсешкә ирешә. Җучи Олысы иксез-чиксез ислам дөньясының аерылгысыз бер төбәгенә әверелә. Сарай шәһәрендәге хан сараеның иң очына алтыннан яңа чыккан ай куела. Нәкъ шушы елларда Җучи Олысында ислам мәдәнияте, мәгарифе үсеш ала, мәктәп, мәдрәсәләр җыелмасы булдырыла, дөньякүләм казаныш буларак матур әдәбият әсәрләре туа. Мәгърифәт мәчет кулында була. Уку-укыту дини тәртиптә. Дин әһелләре хакимнәр рәтендә йөри. Төрле тарихи чыганакларда дин әһелләре: мулла, мөфти, суфи, шәех, казый, шәриф, фәкыйрь, сәет, хатиб, талиб, фәкыйһ исемнәре телгә алына.
«Мулла» — мәхәлләдәге дини мәсьәләләрне хәл итүче дин әһеле.
«Мөфти» — мөселман халкы яши торган зур мәйдандагы дин эшләрен алып баручы дин әһеле.
«Шәриф» — затлы, күренекле нәселдән булуны аңлаткан. Нигездә, бу Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кешеләргә караган. Еш кына «шәриф», «сәет» бер мәгънәдә кулланылганнар.
«Фәкыйрь» — ярлы кешеләрне атаганнар. Суфиларны да фәкыйрьләр дип атаганнар. Алар фани дөнья малын читкә какканнар. Фәкыйрь — «суфи», дәрвиш» мәгънәсендә дә кулланылган.
«Тарикать», «тарика» сүзләре Коръәндә дә очрый. «Тарика» туры мәгънәсендә «юл» дигәнне белдерә. Шул ук вакытта «тарикать» сүзе тәсаувыфның синонимы буларак та кулланыла һәм дини-әхлакый камилләшүнең мистик юлын аңлата. Суфи, шул юлны үтеп, дөньялыкта алган гөнаһларыннан чистарынып, Аллага якыная. Тарикать шулай ук суфиларның рухи туганлык оешмалары да.
Болгарларга рухи якын булган Хорасанда XI—XII гасыр урталарында остаз (шәех, мөршид) — шәкерт (мөрид) институтлары киң тарала. Тәсаувыф гыйлемендә дүрт йөзгә якын тармак, юнәлеш яки тарикать билгеле. Тарикатьләрдә төп максат — мөселманны кешелекле, эчкерсез, гадел, тәртипле, илаһи яратучы итеп тәрбияләү.
Ниләр иҗат иткәннәр
XIV гасыр ахырында Сәйф Сараи, Сәгъди Ширазиның «Гөлстан»ын тәрҗемә итеп, аңа аңлатмалар бирә. Бу әсәр яшьләрне гыйлем алырга, һөнәрләр өйрәнергә өнди.
1358 елда Галинең улы Мәхмүд бине Гали шәех бине Гомәр әл-Болгари әс-Сараи «Җәннәткә ачык юл» («Нәһҗел- фәрадис») дип аталган әхлакый-педагогик мәсьәләләрне яктырткан шактый камил хезмәт яза. Аның бу әсәре унышар фасыл, дүрт бүлектән гыйбарәт. Аларның һәрберсе хәдис белән башланып китә. Беренче бүлек тулаем Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлана. Икенче бүлектә ислам тарихы, беренче хәлифләр, сәхабәләр турында сүз бара. Өченчесендә саваплы эшләр кылырга чакырыла. Соңгы бүлектә гөнаһлы эшләр турында тәгаен тормыш вакыйгалары белән бик тәэсирле итеп языла, алардан әхлакый нәтиҗә ясала. Шул чорның җәмгыять күренешләрен сурәтләү бу бүлекне тарихи, шул исәптән рухи дөньяны өйрәнүдә, тәрбия кылуда әһәмиятле чыганак дәрәҗәсенә җиткерә.
1369 елда Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» әсәре дә иҗтимагый-әхлак идеяләренә байлыгы белән аерылып тора.
1428 елда Исмәгыйль «Өмми Камал китабы» хезмәтен яза. Бу әсәрдә Камал шул чорның иң укымышлы кешесе итеп тасвирлана. Бу хезмәт акылның, гыйлемнең көчен мактый, фәннәр үзләштерергә өнди.
Белем учаклары
Бу чор мәктәп, мәдрәсәләрендә Коръән, кирагатъ (сәнгатьле уку осталыгы), тәфсир (Коръән сүрәләренә аңлатма), хәдис (Мөхәммәд пәйгамбәр тәгълиматыннан өзекләр), гарәп, фарсы телләре, әдәбият, хокук фәне, тарих, геометрия, география, астрономия һәм фәлсәфә өйрәнелгән. Күп мәдрәсәләрдә югарыда аталган фәннәрне өйрәнү түбәндәге эзлеклелектә оештырылган: гарәп морфологиясе, гарәп синтаксисы, мантыйк, кәләм (дин сабагы), хикмәт (фәлсәфә), осулы фикъһе (гамәли дин сабагы), фикъһе (Ислам кануны), Мөхәммәд пәйгамбәрдән өзекләр, тәфсир, фәраиз (мирас бүлү хокукы), элементар арифметика һәм геометрия башлангычы.
Монгол явында Болгарның күп шәһәрләре туздырыла. Биләр, Сувар, Җүкәтау, Кернәк, Ибраһим һәм башка шәһәрләр зур зыян күрә. Бай китапханәләр яндырыла, сарайлар, мәчетләр җимерелә, сәнгать, алдынгы авыл хуҗалыгы туздырыла. Алтын Урданың шәһәр мәдәнияте җиңелгән халыкларның мәдәни, сәнәгый үсешенә корыла. Монголлар Болгарның югары мәдәниятен генә үзләштереп калмыйча, хәтта, урда теленнән төркиягә күчәләр.
1312—1342 елларда Ибн-Батута Сарайда яши. Үзбәк хан идарә иткән вакытта Алтын Урданың башка шәһәрләрендә дә була. Ул Алтын Урда дәүләтендә яшәүчеләрне төркиләр дип атый.
IX гасырда ук Болгарларда мәдрәсә һәм мәктәпләр оеша. Аларның төп максаты дини тәгълиматны ятлауга, укый-яза белергә, дин әһелләре әзерләүгә юнәлтелгән. Укыту Коръәнне аңлату (тәдрис) һәм бер өлешен әйтеп уздыру (имла) белән барган. Дин әһелләре әзерләүдән тыш, мәдрәсәләрдә хисап, астрономия, тыйблык, география, тарих кебек дөньяви фәннәрдән дә билгеле бер күләмдә мәгълүматлар бирелгән. Бу дәүләт белән идарә итү вазыйфаларын башкаручылар, сәүдәгәрләр, табиблар әзерләү өчен кирәк була. Болгар мәдрәсәләрендә белем алган табиб, тарихчы, шагыйрьләрнең, казыйларның, сәүдәгәрләрнең булуы шул хакта сөйли.
Илдән читкә китеп, Көнчыгышның Бохара, Сәмәрканд, Газнә, Нишапур, Бәлх, Багдад, Мәрв кебек фән, дин, мәдәният үзәкләрендә белем алып кайту Болгар мәгариф тупланмасының үзенә күрә иң югарыгы бер баскычын тәшкил иткән.
Телләр
Болгарларда гарәп, фарсы телләрен белүгә зур игътибар булган. Болгар галим-голәмасы үзләренең әсәрләрен ул чордагы фән, дин, һәм, гомумән, мөселман илләре өчен дәүләтара китап теле булган гарәп телендә язганнар. Ә фарсы теле көнчыгыш поэзиясе теленә әверелгән. Көнчыгыш һәм рус телләрен белү үзара сәүдә, илчелек эшендә дә кирәк була. Моннан тыш, Болгар ханлыгында Көнчыгыштан һәм күрше Рус дәүләтеннән килгән дин таратучылар, зыялылар, һөнәрчеләр (төзүчеләр, тегүчеләр), сәүдәгәрләр дә аз булмаган. Халыкның күп тел белергә омтылышы халык авыз иҗатында чагыла. «Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел», диелә татар халык мәкалендә.
Хаттатлар кемнәр һәм алар нишләгән
Җучи Олысында хан каршында ярлыклар, битекләр һ. б. низамнамә, эш кәгазьләрен төзүче, хатлар язучы (хаттатлар) кәнсә дә оештырылган. Һәр низамнамәнең һәр сүзен бик төгәл һәм урынын белеп, кагыйдәләргә туры китереп төзергә кирәк булган. Тышкы шәкелен төзүгә дә таләпләр куелган. Билгеле ки, бу утә нечкә, катлаулы эш өчен яхшы белемле, әзерлекле һөнәриләр зарур. Моны ул заманда битекче, бахши, хафиз, катиблар башкарган. Алар зур абруйлы һәм хакимлеккә ия кеше булганнар.
Халыкара рәсми хатлар, ханга һәм хан боерыгы белән язылган хатлар бу чорда үзе бер сәнгать әсәре булган. Мондый хатларны язу хакында махсус кагыйдә җыелмалары төзелгән. Хат язу үзе бер белем тармагына әверелгән. Бу кагыйдәләр җыентыклары кемгә нинди зурлыктагы, нинди кәгазьдә, нинди каралар, нинди каләмнәр белән язарга, нинди каллиграфия кулланырга, юллар, абзацлар арасында күпме ара калдырырга, кемгә ничек мөрәҗәгать итәргә, нинди эндәш сүзләр кулланырга—бар да бәйнә-бәйнә язылган. Хатның башы, аннан соңгы төзелеше, нәрсә артыннан нинди сүз булырга тиеш, һәр гыйбарәнең үзенең кагыйдәсе булган. Бу кагыйдәләрнең берсен генә үтәп җиткермәү дә хат юлланган галиҗәнапны хөрмәт итмәү саналган һәм зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин булган.
Кәгазьгә төрле каләмнәр белән язганнар. Камыштан ясалган каләм яратып кулланылган. Аны ясауның, очлауның төрле ысуллары каләмнәр хакындагы махсус китапларда җентекләп язып калдырылган. Каләмне төрлечә әзерләү, очлау, язуның төрле каллиграфик башкару максатларын күз алдында тотып эшләнгән. Камыш каләм белән беррәттән, каурый каләмнәр дә кулланылган. Алдарак вакытларда гамәлдә булган сөяк каләмнәр дә кулланылган. Яңа металл каләмнәр дә күренә башлый.
Мәдрәсәне ханнар кора
Мәчет, мәдрәсәләр кору ханнарны сыйфатларлык саваплы эшләрдән саналган. Менә гарәп язучысы Ибне Халдун Бәркә хан турында болай дип яза: «Ул ислам динен үзенең бар халкы арасында таратты. Үзенең бар биләмәләрендә мәчет һәм мәктәпләр төзи башлады, үзенә галимнәрне, фәкыйһләрне тартты, алар белән дуслашты». Гадәттә, мәдрәсәләр ханнар яки башка зур шәхесләр канаты астында эшләгәннәр. Гарәп сәяхәтчесе әл-Гомәри Үзбәк ханның Сарай шәһәрендә гыйлемлек өчен мәдрәсә салдыруы хакында яза. Илнең иң зур шәһәрләреннән Солхатта Үзбәк хан мәдрәсә бинасы матурлыгы белән аерылып торган. Бу мәдрәсәләр илдә иң зур фән, мәгърифәт учагы булган. Аларны үз чорының университеты, фәннәр академиясе дип атарга да була.
Җучи Олысында иң танылган мәдрәсәләр Сарай, Харәзем Болгар, Кырым, Хаҗитархан шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә булганнар.
Җучи Олысы чорында иҗат ителгән әдәби әсәрләрдә төрле мәктәпләр булуы турында, китап, дәфтәр, хат, битек, имтихан дигән сүзләр еш очрый. Теге яки бу мәктәп-мәдрәсәне тәмамлау хакында кәгазьләр дә бирелгән. Ул «Иҗазәтнамә» («Шәһадәтнамә») дип аталган.
Элеккеге данлыклы мәдрәсәләр, мәгърифәтчеләр хакында халкыбыз риваятьләрендә дә сөйләнелә. Бер риваятьтә, шәһри Болгарга Мәккәдән үк килеп, зур мәдрәсә ачкан һәм бик зур муллалар чыгарган Сөләйман Хуҗа турында сөйләнелә. Риваятьләр хатын-кызлар мәдрәсәләре хакында да хикәялиләр. Шундыйлардан «Туйбикә мәдрәсәсе» исемле риваять: «Туйбикә абыстай үзе хан нәселеннән булган, ди. Шәһри Болгарда аның бик зур кызлар мәдрәсәсе булган икән. Анда төрле илләрдән бик күп кызлар килеп зур галим булып чыкканчы укый торган булганнар, ди. Ул мәдрәсәне «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип йөрткәннәр, ди. Алар үзләре Биләр шәһәреннән шәһри Болгарга барып сабак укыйлар икән…»
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.