Хәзәр каһанлыгының Византия мәмләкәте һәм Гарәп хәлифәлеге белән мөнәсәбәтләре нинди булган? Ни өчен Хәзәр каһанлыгы дин сайларга мәҗбүр булган? Тарихи документларда хәзәрләрнең дин сайлау процессы ничек сурәтләнә? Бу һәм башка сорауларга тарих фәннәре докторы Владимир Петрухин җавап бирә.
Сугыша алмасаң, тел өйрән
Без сезнең белән Ауразия дип атала торган, безнең карашка, Якын Көнчыгыштан Ерак Көнчыгышка кадәр җәелгән субконтинентта яшибез. Ерак һәм Якын Көнчыгышта борынгы цивилизацияләр булган, аларда борынгы дин үрнәкләре булдырылган. Ярлы гына далалары һәм урманнары булган Ауразиядә яшәүчеләр карашынча, нәкъ менә шул җирләрдә зур байлыклар тупланган. Шуңа күрә Төньяк Ауразия халкы, шул исәптән, безнең илдә яшәүчеләр, цивилизация чикләрендә барган үзгәрешләргә яулап алу хыялы белән караганнар. Һәм алар һәрвакыт «гаделлек»кә омтылганнар, аларның да Ерак һәм Якын Көнчыгыш халыклары кебек үк яхшы яшиселәре килгән, алар теге халыкларның тупланган байлыклары белән уртаклашуларын теләгәннәр.
Бу очракта, әлбәттә, иң аңлаешлы юл – ул сугыш белән барырга һәм байлыкларны тартып алырга. Ләкин әлеге юл белән гел-гел уңышка ирешеп булмаган, чөнки мондый энтузиастларга каршы бөек диварлар корылган. Шулай булгач, килешү юлы белән дә эш итәргә туры килгән. Ә килешү төзү өчен, сине аңлаулары кирәк. Моның өчен цивилизацияле халык сөйләшкән мәдәни телне куллану кирәк булган, ягъни гади грек яки кытай теле генә түгел (Ерак Көнчыгышта исә хань теле), ә цивилизацияне булдыручыларга таныш кыйммәтләр, төшенчәләргә ия тел турында сүз бара. Әлбәттә, Якын Көнчыгышта һәм Византия мәмләкәтендә, төгәлрәк әйтсәк, Көнчыгыш Рим империясендә, бу христиан диненең мәдәни теле булган.
Ерак Көнчыгышта әлеге мәсьәлә бераз катлаулырак торган, чөнки анда берничә борынгы диннәрнең үзара берләшүе күзәтелгән: конфуций һәм будда дине белән бәйле җирле дин һәм күпсанлы культлар яшәгән. Әмма, шуңа да карамастан, әлеге кешеләр белән уртак тел табарга һәм шундый әйбәт шартларда яшисе килүне аңлатырга туры килгән.
Хәзәрләр. Дошман №1 — Византия
Мөгаен, шушы «дин сайлау», дөнья цивилизацияләре белән сөйләшү өчен тел табу мәсьәләләре белән беренчеләрдән булып шөгыльләнүче ил – Хәзәр иле, хәзерге Русия территориясендә урнашкан, Төньяк Кавказ һәм Кара диңгез буе далаларын берләштереп, биләмәләрен Урта Днепрга, хәзерге Украинада Киев тирәсендәге Днепр буйларына, хәтта Мәскәү асты һәм Ока елгасының Воронеждагы үрләренә кадәр диярлек җәеп җибәргән Хәзәр каһанлыгы бу. Бу зур илне шактый куәтле төрки элита берләштереп торган. Моның өчен хәрбиләшкән мәдәнияткә ия булу зарур булган, ә күчмәләр нәкъ менә шуның белән дан тоткан да инде. Алар арасында хезмәт һәм фән ярдәмендә табып булмаганны башта сугыш һәм корал белән табарга тырышып караган хәзәрләр дә булган. Әмма ахыр чиктә хәзәрләр шактый кыен хәлдә кала, чөнки Кара диңгез буенда көндәшлек итәргә кирәк булган Византия мәмләкәтеннән тыш, шул ук Кырымда да — Төньяк Кавказ, Кырым, Киевка кадәрле хәзерге Украина — Россия тарихының мәңгелек «кайнар» нокталары. Сул яр Украинасы Хәзәр каһанлыгына караган, ә Уң ярда исә хәзәрләрдән бәйсез, мөстәкыйль славян кабиләләре урнашкан. Әмма, шулай булуга карамастан, хәзәрләргә һәрдаим Византия белән эш итәргә, килешүләр төзергә туры килгән, гәрчә борынгы Һеродот чорларыннан ук Византия дәүләтенең төп халкы – грекларныкы булган Кырым җирләрен яулап кына алу теләге булса да. Бәлки, хәзәрләр әлеге эшне хәл дә итәрләр иде, әмма дөнья тарихында мондый бер агрессорга икенче көчлерәге табылып кына тора.
Дошман №2 — Гарәпләр
Ул вакытта, яңа эраның VII гасырлары тирәсендә, Хәзәр каһанлыгы үз биләмәләрен искә алынган территорияләргә таба җәйгән арада Якын Көнчыгышта хәзәрләрнең яңа көндәшләре барлыкка килә, ул да булса – гарәпләр. Үзләренең чын диннәрен тарату максатыннан җиһад, изге сугыш, алып баручы гарәпләр Кавказ артында дөнья цивилизациясендә тупланган байлыкларны алу максаты белән янган хәзәрләр белән бәрелешәләр. Шул рәвешле гарәп-хәзәр сугышлары башланып китә, алар чиратлы уңыш белән бара. Гарәпләр беренче тапкыр Төньяк Кавказда яшәп яткан, җәмгыятьтә артык искә алынмаган, кечкенәрәк бер төрки халык белән бәрелешәләр, һәм, ни гаҗәп, аларны тиз генә җиңә алмыйлар. Булачак хәлиф, мөэминнәрнең әмире Мәрван җитәкләгән гаскәрне ташлап калдырырга туры килгән.
737 нче елда Мәрван хәзәрләрне тар-мар итүгә ирешә, үзен ханнарның ханы дип санаган, каһан исеме астында күп кенә халыклар өстеннән идарә иткән, хәтта император дәрәҗәсенә тиңләштерелгән хәзәр хөкемдарын Идел елгасының дельта ясап койган урынына кадәр качырга мәҗбүр итә. Ул нигә монда качкан соң? Чөнки Иделнең бу җирендә үз көндәшеңне эзләгәндә берничә гаскәрне юк итәргә мөмкин булган. Ә гарәпләр исә далага чыкканнар да, монда берни дә эшләп булмаганын аңлаганнар, ләкин хәзәрләр алар белән барыбер солых турында сөйләшергә мәҗбүр була. Изге сугыш алып барган гарәпләр белән уртак фикергә килү өчен аларның диннәрен кабул итәргә кирәк була, чөнки алар сүзнең ни турында барганын бөтенләй аңламаслар иде.
Хәзәрләр ике ут арасында
Мәҗүсиләр бер Аллага табынмасалар, ә хәзәрләр исә мәҗүсиләр булганнар һәм берничә кабилә илаһына табынганнар, алар белән килешү төзү мөмкин саналмаган, чөнки алар шайтанга табынучы дип кабул ителгән. Мәҗүсиләрнең илаһлары бөтен монотеистик диннәрдә дә шайтан булып саналган. Шулай итеп, каһанга ислам динен кабул итәргә туры килә, бу турыда гарәп авторлары хәбәр итә. Һәм анда нәрсә булганы – безнең, шул ук вакытта дөнья тарихының да зур сере, чөнки бераз вакыттан соң билгеле булганча, каһан бернинди дә ислам динен кабул итмәгән. Ул һаман да гарәпләр һәм Византия христианнары белән ничек яшәве турында уйланырга, Кара диңгез буе территорияләрен хәзәрләр белән бүлешергә теләмәгән греклар һәм изге сугышны дәвам иткән гарәпләр арасында, ике ут арасында торган кебек яшәвен дәвам итәргә тиеш булган. Димәк, безнең илнең күп кенә хөкемдарлары шөгыльләнгән эш – дин сайлау һәм киләчәктә кем белән булу мәсьәләсен чишү белән шөгыльләнергә кирәк булган.
Ничек хәзәр каһаны христиан белән мөселманны алдаган
Әлбәттә гарәпләр белән берлектә булып, греклар белән, яисә Төньяк Ауразия далаларында яшәүче тугандаш төркиләр белән сугышырга да мөмкин булыр иде. Әмма моны, әлбәттә, каһанның эшлисе килми, чөнки ул бөтен җирдә тыныч тормыш оештырып, солых төзеп, бөтен кешедән табыш алып яшәргә уйлый.
Шуңа күрә ул гаҗәеп һәм тарихчыларда әлегәчә шик уятучы бер адымга бара – яһүдләрнең динен сайлый. Ул үзенең яһүдләрнең динендә булуын белдергәч тә, аңа гарәп-мөселман һәм грек-христианнардан вәкилләр килә һәм аның акылсызлыгын, яһүдләрнең бөтен җирдән дә куылучы халык булуын хәбәр итәләр, әгәр ул аларның диннәрен кабул итә икән, ул да, тигез хокуклы хөкемдар булудан туктап, кол буларак саналып, куылачак диләр. Шул вакытта каһан хәйләгә бара – әлеге мәзәк хәл тарихи документларда теркәлеп калган. Башта ул, мөселман кануны өлкәсендә белгечне, мөфтине, үзенә чакыра һәм икәүдән-икәү калып аннан сорый: Кайсы дин дөресрәк: яһүдләрнең динеме яисә христианнарныкымы? Мөфти, әлбәттә яһүдләрнең дине дөресрәк, дип җавап бирә, чөнки Мөхәммәд с.г.в. – яһүд Иске Гаһеде пәйгамбәрләренең хезмәтен дәвам иткән пәйгамбәр. Шул вакытта каһан үзенә христиан дине вәкилен чакырта һәм, киләчәктә христиан динен тыныч күңел белән кабул итү өчен, сорый, кемнәрнең динен дөресрәк булуын белергә тели. Христиан рухание, әлбәттә яһүдләрнең дине дөресрәк, ә мөселманнарныкы ялгыш, ди, чөнки мөселманнар – Византиянең дошманнары һәм Мөхәммәд с.г.в., христианнар күзлегеннән караганда, — ялган пәйгамбәр, шул рәвешле, әлбәттә, яһүд дине яхшырак булып чыга (христиан кешесе өчен)
Бәхәсләшүче һәм үзара ярышучы партияләр, шул рәвешле, бертавыштан яһүд динен иң яхшы дин дип таныйлар. Каһан яһүд диненә тугрылыгын саклый. Бу әлбәттә очраклы гына булмый, чөнки яһүдләрне, Изге Китап әһелләре һәм бер Аллаһка ышанучылар буларак, христианнар да, мөселманнар да таныйлар. Шуңа күрә аларның мөселман Гарәп хәлифәтендә дә һәм Византиядә дә кануннар ярдәмендә якланучы хокуклары, чикләнгән күләмдә булса да, барыбер, булган. Шуңа күрә каһанга нәрсә эшләргә кирәк булуы аңлашыла. Һәм монда аны бик хәйләкәр дип әйтә алабыз.
Муса да пәйгамбәр бит!
Әлеге хәлне тарихи мәзәк дип санаганнар һәм аңа ышанырга мөмкин түгел дип уйлаганнар. Әмма күптән түгел археологлар Хәзәр каһанлыгынннан шактый еракта, Готланд утравында, хәзәрләр гарәпләр белән солых төзү белән, Көнчыгыш Ауропага агылган, хәтта Скандинавиягә кадәр барып җиткән көнчыгыш гарәп тәңкәләре хәзинәсен табалар. Әлеге хәзинәдә гарәп куфи язуы белән «Муса – рәсүлүллаһ» – «Муса – Аллаһның рәсүле, илчесе» дигән язу сугылган тәңкәләр дә табылган. Әлеге күренеш Муса кануннарына тугрылыкларын белдергән, һәм шул ук вакытта гарәпләр белән дә бәхәскә кермәүләрен күрсәткән хәзәрләрнең баягы хәйләсе булган. Бу тәңкәләр халыкара базарларда йөрергә тиеш булганнар, шуңа күрә каһан хәйләгә барган да: гарәп хәрефләре белән үзенең Муса кануннарына тугрылыгы турында белдергән. Гарәпләр моңа каршы килә алмаганнар, чөнки Коръән буенча, Муса – пәйгамбәрләрнең берсе, Мөхәммәд с.г.в — аның пәйгамбәрлек чылбырын дәвам итүче.
Шул рәвешле, күп кенә тарихчыларда шик уятучы борынгы тарихи документларның дөреслеге исбатланды.
АУДИОЯЗМА
Владимир Петрухин, тарих фәннәре докторы, РДГУ Тарих-архив институты архив эше факультетының Урта гасыр һәм әүвәлге Яңа вакытта Русия тарихы кафедрасы профессоры, РФА Славяннарны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре
Дилә Гарипова тәрҗемәсе
чыганак: Постнаука сәхифәсе
фото: wikimedia