Борынгы Мисыр чорындагы дини тормыш хакында мәгълүматларның күбесе, язу булмау сәбәпле, безнең заманга кадәр сакланмаган. Шуңа күрә мәгълүмат күбесенчә хәзерге этнография, төгәлрәк әйткәндә, африканистика ярдәмендә тупланыла. Бу фән борынгы Мисыр халкының уйлау рәвешен аңларга булыша.
Иләһләр һәм патшалар
Һәр архаик диннең нигезе – ата-бабалар культы. Сүз гади ата-бабалар турында түгел, әлеге дөньяны барлыкка китерүче демиург-иләһләр турында бара. Шуңа күрә илаһилаштырылган ата-бабалар культы һәм дөньяны барлыкка китерүчеләр культын һәр диндә очратырга мөмкин. Шулай итеп, патшалар традициясе дә Мисыр белән башлангыч чорда идарә иткән аллалар культыннан башланып китә. Кешенең роле дә шуннан чыгып билгеләнә: ул аллаларга табынырга, ата-бабаларны хөрмәт итәргә һәм корбаннар китерергә тиеш – болар борынгы табынуларның нигезе.
Бу дөньяны яратучы баш алла шулай ук иң беренче патша булып та саналган. Әлеге патша – фиргавен вазифаларын үтәгәндә, үзен тирә-юньнән изге пәрдәләр белән чикләгән. Бары тик вәзир генә аның белән аралашу мөмкинчелегенә ия булган. Вәзир – әлеге изге пәрдәләргә якын булган кеше, ул алар аша патша белән сөйләшеп, аңардан кирәкле боерыклар, күрсәтмәләр алган. Кеше ялгыш патшага тиеп китсә, аны гадәти хәленә кире кайтарырга тырышканнар, чөнки кешегә илаһи көч күчәргә мөмкин дип санаганнар.
Әлеге көч нидән гыйбарәт соң? Җирне яратучы беренче алла яшәү көче җыелмасы булып торган. Көчне – «ка» дип атаганнар. «Ка» патша булачак кешегә, башка кешеләрдән аерып торучы өстенлек буларак бирелгән. Бу көчне патша изге эшләр башкарганда яисә дошманнарга каршы куллана алган.
Без борынгы Мисыр халкының тормышы турында иң беренче чиратта тарихи чыганаклар, төрле археологик казылмалар ярдәмендә өйрәнеп беләбез. Мәгълүматның төп катламы – Нил үзәнлеге буенча урнашкан истәлекләр, кабер ташлары, пирамида, гыйбадәтханә, төрбәләр. Аңа кадәр булган мәгълүмат чыганагы – язма истәлекләр: V-VI династия чоры пирамидаларының язмалары. Әлеге язмалар ярдәмендә без Мисырда яшәүчеләрнең нәрсәгә ышанганнарын, нинди аллаларга табынганнарын һәм ничек итеп үлемсезлек серләренә төшенгәннәрен белә алабыз.
Биредә шулай ук истәлекләрне, ышандырырлык булсын өчен, махсус борынгырак итеп күрсәтү дә күзәтелә. Әлеге язмалар чынлыкта XXV династия чорында гына язылган булырга да мөмкин. Әлеге истәлекләр шулай ук Мисырның икегә – Һор һәм Сет җирләренә – бүленүе турында булулары белән дә кызыклы. Сет үз кочагына югары Мисырны алса, Һор – Түбән Мисырны бүлеп ала. Фиргавен патшалыкны мирас итеп алган очракта, югары һәм түбән Мисыр идарәчесе булып санала.
Дини йолалар
Әлеге йолалар беренче булып, Мисыр халкы кыргый саванналарда яшәгәндә барлыкка килгәннәр. Безгә аларның йолдыз, ай, кояшка табынулары билгеле. Әлеге йолдызлы дин билгеле бер йолдызлар белән тиңләштерелгән классик мисыр аллаларына табынуга күчә барган: Исида алиһә белән Сириус, Орион буыны белән Осирис, Плеядалар белән Хатхор алиһә тиңләштерелгән. Шунысы кызык: Урта диңгез буенда тормыш иткән борынгы халыкларның күбесе, ни сәбәптәндер, нәкъ әлеге йолдыз һәм йолдызлыкларга үзгә караш белән караган. Пирамидадан да борынгырак булган мегалитик Мальта комплексын бер мисал итеп карарга мөмкин. Биредә шул ук йолдызлыкларга табыну күзәтелә.
Борынгы Мексика белән чагыштырганда, Мисырда үлем культы бик мөһим булмаган. Мисыр халкы тормышны күз ачып йомганчы үтә торган күренеш дип санаганнар. Һәм икенче дөньяга күченүгә алдан ук әзерләнә торган булганнар. Беренче төрбәләр Абидос, Нагада, киләчәктә Мемфис дип аталган җирлекләрдә барлыкка киләгәннәр. Әмма биредә берничә сорау туа. Белгәнебезчә, төрбәләр җитештереп, үзен билгеле бер дини йолалар буенча теге дөньяга озату мөмкинчелегенә бик аз кеше ия булган. Ә бу йолаларны үти алмыйча үлгән кешене алда нәрсә көткән соң?
«Үлекләр китабы», «Пирамида язмалары» һәм «Саркофаг язмалары» кебек үк мөһим роль уйнаган. Бу бер яктан, җан, аллалар һәм шайтаннар дөньясында югалып калмасын өчен, ахирәттә юл күрсәткеч булса, икенче яктан – теге дөньяда яңа рухи тән, яңа табигатькә ия булу мөмкинчелеге дә булган. Мәсәлән, әгәр кеше пирамида янында күмелсә, бәхетле кеше дип саналган, чөнки моннан соң аның бөтен борчуларын патша хәл итә дип ышанганнар. Әмма соңыннан, үлемсез булу өчен, кешенең әхлакый сыйфатларга ия булуы өстенрәк санала башлаган. Соңрак «Үлекләр китабы» үзенә күрә бер иминлек чарасы буларак, үлгән кешене вөҗдан газабыннан саклаучы чыганакка әйләнгән. Гөнаһ эшләүдән баш тартып, кеше Осирис патшалыгында үлемсезлеккә ирешкәч, патша белән пирамида культының инде кирәге калмый.
Борынгы Мисыр халкы шулай ук хайваннарга да табынган. Алай гына да түгел, алар хайван эчендә демон яшәвенә һәм аның белән аралашып булуына да ышанганнар. Әлеге күренешнең сәбәбе – җаннарның яңа гәүдәләнешенә ышану. Мәсәлән, кеше җанының хайванга яки үсемлеккә күчү мөмкинлеге. Әлеге күренеш турында антик чор язучылары да күп сөйләгәннәр. Әлеге тәкъдир баба-аллаларны да аралап үтмәгән. Ләкин без Мисыр аллалары турында нәрсә беләбез соң?
Күзаллаулар хакында
Мисыр халкы дөнья турындагы бер күзаллауларга гына нигезләнеп яшәмәгән. Әлеге күзаллаулар төрле күзәтүләрдән төзелгән. Мисырлылар дөньяның барлыкка килүен көнкүреш вакыйгаларыннан чыгып күз алдына китергәннәр. Мәсәлән, яратучы образы кояш алласыннан кала, бөек каз аша да бирелә алган. Әлеге кош йомырка салган, һәм бу йомырканың оясы, су уртасында җир барлыкка килгән урында йөзгән дип тә санала. Кеше Нил елгасына карап, төрле катлаулы символлар аша җир барлыкка килүен күз алдына китергән.
Мисыр аллалары ничек сурәтләнгән? Һәр алланың атрибуты – уас/уадж таяклары һәм яшәү символы анх. Кешеләр дә, патшалар да әлеге атрибутларга ия булмаганнар. Бик еш аллаларны хайван башлы итеп сурәтләгәннәр (мәсәлән, некрополь алласы Анубис чүл бүресе итеп сурәтләнгән). Аллаларны чүл бүресе (шакал) итеп сурәтләү бик киң таралган, әлеге сурәт аша шулай ук хөкемдарлар да тасвирланган.
Ни сәбәптән кояш алласы баш алла булып саналган? Мисыр халкы өчен кояш – яшәү чыганагы. Патша туганда, кояштан туса, үлгәндә дә кояш белән кушыла. Мәңгелектә бу халык өчен кояш әйләнүе һәм йолдызлар хәрәкәте буларак кабул ителенә.
Кайбер аллалар бөтен дәүләт аллалары буларак танылса, (мәсәлән, Ра-Атум яратучы алла, яисә үлекләр алласы Осирис), кайберәүләргә табыну төрле җирлекләрдә төрлечә булган. Аллалар шулай ук гаилә принцибы буенча да бүленгәннәр яисә аерым бер даирәгә тупланганнар. Мәсәлән, Осирис даирәсенә Исида, Нефтида, Һор, Тот, Анубис кергән. Шулай ук вакыт-вакыт аллалар арасында бәхәсләр дә булган. Мисал өчен, Ра никадәр генә көчле булмасын, Исида аңа әшәкелек эшли алган. Әлеге концепция буенча, Мисыр алласы яһүдләр Алласыннан һәм христиан диненнән нык аерыла. Вакыт узу белән, аллалар һәм аларның дәрәҗәләре үзгәргән. Мәсәлән, элек Фива дигән исем астында йөргән Амонның, фивалылар башка Мисыр халыкларыннан өстенлек алгач, дәрәҗәсе үсә. Һәм ул барлыкка китерүче алла Ра белән кушыла.
Башка халыклар белән мөнәсәбәткә керә башлагач, Мисыр халкы аларның аллалары белән дә танышып, беренче алла, бөтен халыкларны берләштерүче илаһ турында уйлана башлыйлар. Шул рәвешле, Эхнатон исемле фиргавеннең бер аллалык реформасы туа. Әмма башка халыклар әлеге алланы үз илаһлары итеп кабул итә алмагач, әлеге культны башка халыкларга көчләп кертәләр. Кояш алласы барысы өчен дә универсаль дип санала. Әмма соңыннан бу дини концепциянең кешелек динендә тамырлары булмау сәбәпле, реформа уңышка ирешми.
Мисыр диненең үсешен өстән генә күз алдына китереп, аның кешелек өчен бәһасен билгеләргә дә мөмкин. Борынгы патшалык — пирамидалар чоры. Ул заманнарда бөтен дини күзаллауларның нигезе пирамидалар һәм патшага табыну белән бәйле. Борынгы патшалык юкка чыга башлаганда, кешеләр пирамида төзүдән дә баш тарталар, кеше үз үлемсезлеге өчен үзе җавап бирә башлый. Шул ук вакытта, әдәбиятта чынбарлыкка карата тискәре мөнәсәбәт туа, кешеләр үзләренең яшәү мәгънәләреннән шикләнә башлыйлар. Бик күп истәлекләр кешенең бу дөньяда үзен үзе югалтуы турында сөйли. Кешелек өчен тотрыклылык идеясен булдыру мөһим. Осирис кешегә имин киләчәк турында ышаныч бирүче алла иде, кеше аллалар кушканча яшәгән икән, димәк, ахирәттә ул газаплардан арынып, рәхәт тормышка ирешә алачак. Әмма кешелек дөньясы белән аллалар дөньясында берникадәр аңлашылмаучанлык бар. Кеше аллаларның исемнәрен белеп, аларны буйсындырып та газапсыз тормышка ирешеп булганныгын аңлый. Һәм моны тормышка ашырыр өчен, Осирис кулланыла. Осирисның әхлакый роле тәмам үзгәрә. Аңа табыну культы Мисырда үз әһәмиятен югалта, аңа алмашка христиан дине килә.
Роман Орехов, тарих фәннәре кандидаты, РФА Мисырны өйрәнү тикшеренүләре үзәге хезмәткәре
Галия Мөхитова тәрҗемәсе
АУДИОЯЗМА
фото: wikimedia