Мисыр хөкүмәте барлык балаларны да түләүсез урта белем белән тәэмин итә, әмма түләүле хосусый мәктәпләр дә киң таралган күренеш. Мәгариф системасы үзәкләшкәнлеге белән аерылып тора. Мәктәпләрдә укыту программалары мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бары Әл-Әзһар югары уку йортының мәктәпләрендә укыту тәртибе башка мәктәпләрдән аерылып тора, монда дөньяви фәннәргә гади мәктәпләрдәге кебек басым ясалмый – дини фәннәргә … Тулысынча
мисыр
Борынгы Мисыр чорындагы дини тормыш хакында мәгълүматларның күбесе, язу булмау сәбәпле, безнең заманга кадәр сакланмаган. Шуңа күрә мәгълүмат күбесенчә хәзерге этнография, төгәлрәк әйткәндә, африканистика ярдәмендә тупланыла. Бу фән борынгы Мисыр халкының уйлау рәвешен аңларга булыша. Иләһләр һәм патшалар Һәр архаик диннең нигезе – ата-бабалар культы. Сүз гади ата-бабалар турында түгел, әлеге дөньяны барлыкка китерүче демиург-иләһләр … Тулысынча