Мисыр хөкүмәте барлык балаларны да түләүсез урта белем белән тәэмин итә, әмма түләүле хосусый мәктәпләр дә киң таралган күренеш. Мәгариф системасы үзәкләшкәнлеге белән аерылып тора. Мәктәпләрдә укыту программалары мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бары Әл-Әзһар югары уку йортының мәктәпләрендә укыту тәртибе башка мәктәпләрдән аерылып тора, монда дөньяви фәннәргә гади мәктәпләрдәге кебек басым ясалмый – дини фәннәргә игътибар зур. Әл-Әзһар мәктәпләрендә уку башка мәктәпләргә караганда авырырак дигән фикер йөри, әмма гарәп теле, Коръән, фикхны белгәннәргә уку җиңел.
Мисырда нигезле балалар бакчалары системасы юк, шуңа күрә балалар бакчалары бары шәхси рәвештә генә эшли. Кайбер хосусый мәктәпләрнең үзләренә караган бакчалары бар, аларны тәмамлап балалар мәктәпнең башлангыч сыйныфына кабул ителәләр. Әмма инде хосусый бакчада укымаган балаларны мондый мәктәпләр имтихан аша гына кабул итәләр. Күпчелек дини гаиләләр кечкенә балаларын мәчетләр оештырган Коръән, әхлак дәресләренә йөртәләр. Һәм инде мәктәптә укыганда да балалар мәктәптән кала мәчеткә йөреп Коръән ятлауларын дәвам итәләр, инде кая укырга керүләренә карамастан, алар Коръәнне тулысынча яттан беләләр.
Мәктәпләрнең төрләре
Мисырда хөкүмәт мәктәпләре һәм хосусый мәктәпләр бар. Хөкүмәт мәктәпләре гомумән ике төргә бүленә:
* гарәп телендә белем бирә торган мәктәпләр;
* тәҗрибәле мәктәпләр: гарәп теле дәресеннән кала фәннәр инглиз телендә укытыла, чит тел итеп француз теле укытыла.
Хосусый мәктәпләр, гомумән алганда, өч төргә бүленә:
* гади мәктәпләр: хөкүмәт мәктәпләрендәге кебек белем бирелә, бары түләүле булу сәбәпле, укучыларга игътибар һәм укыту шартлары яхшырак була.
* тел мәктәпләре: укыту программасы хөкүмәт мәктәпләрендәге кебек, әмма инглиз телендә укытыла. Чит телләр булып француз һәм алман телләре керә.
* дини мәктәпләр: укыту программалары хөкүмәтнекеннән бераз аерыла. Дини мәктәп бетергән балалар турыдан-туры бары дини югары уку йортларына керә алалар. Дәүләт уку йортларына керер өчен алар өстәмә имтиханнар тапшырырга тиешләр.
Мисырда шулай ук чит ил мәктәпләре дә киң таралган. Нигездә Америка һәм Британия дәүләтләре төзеткән уку йортлары алар. Мондый мәктәпләрнең, Каһирә Британ халыкара мәктәбе — BISC кебек (1976 елда инглиз балалары өчен ачыла), күп еллар буена эшләп килгәннәре дә, яңа төзелеп килүчеләре дә күп. Мөгаен, гади халык балаларын мондый мәктәпләрдә укыта алмый, чөнки алар бик кыйбатлы. Бер бала өчен уртача еллык түләү 4-20 мең доллардан гыйбәрәт. Шулай да мөмкинлекләре булган гаиләләр балаларын шундый мәктәпләргә бирәләр. Мондый мәктәпләр Каһирәнең үзендә яисә шәһәр урталарында урнашмый, алар шәһәр читендә; яңа шәһәрләрдә; Рихаб, Маади кебек байлар яши торган районнарда урнашалар.
Мисырда һәр мәктәпнең үзенә хас мәктәп формасы бар – укучының киеменнән кайсы мәктәпкә йөргәнлеген белеп була. Хосусый һәм хөкүмәт мәктәпләрендә, шулай ук балалар бакчаларында балаларны ашату каралмаган, мәктәптә ашарга укучылар өйләреннән китерәләр.
Мисырда бөтен урта белем бирү өч дәрәҗәдән тора: башлангыч (әл-ибтидә’ия), хәзерлек (әл-игдәдия) һәм урта (әс-сәнәвия) белем бирү дәрәҗәләре. Һәр укыту дәрәҗәсенә аерым махсуслашкан мәктәпләр дә, бөтен дәрәҗәләрне берләштергән мәктәпләр дә бар.
Башлангыч белем бирү — әл-ибтидә’ия
Әл-ибтидә’ия дәрәҗәсендә белем бирү алты елдан гыйбарәт. Бирегә балалар биш-алты яшьлек чакларында кабул ителәләр. Бу дәрәҗәдә уку барча балалар өчен мәҗбүри булып тора. Әл-Ибтидә’ияне тәмамлагач, балалар әл-игдәдиягә күчер өчен бердәм имтиханнар тапшыралар. Имтиханнарны йөз баллы шкала белән тикшерәләр. Әл-игдәдиядә укыр өчен я шул ук мәктәптә калалар (мәктәптә бу дәрәҗәдә укыту каралган булса), яки баланың гаиләсе яңа дәрәҗәдә укыр өчен мәктәп сайлый. Кайбер мәктәпләр балаларны имтихан дәрәҗәләренә карап кабул итәләр, һәм кабул иткәндә тагын аерым имтихан уздырырга да мөмкиннәр.
Хәзерлек — әл-игдәдия
Әл-игдәдия. Бу дәрәҗәдә уку өч ел дәвам итә. Башлангыч дәрәҗәдә бик сирәк мәктәпләрдә генә малайлар белән кызлар аерым укыса, бу дәрәҗәдә күпчелек мәктәпләрдә малайлар белән кызлар аерым укый. Әл-ибтидә’иягә караганда монда уку катлаулырак. Күпчелек хөкүмәт мәктәпләрендә укыту бик сыйфатлы булмау, бер сыйныфта уртача 40-50 укучы булу сәбәпле, бу дәрәҗәдә укый башлаганнан алып, күп гаиләләр балаларына репетиторлар ялларга мәҗбүр булалар. Шунысы кызыклы, мәктәпләрдә укытучылар үзләре белән гел берәр таяк яисә озын сызгыч тотып йөриләр, өй эшен эшләмәгәнгә яисә тәртип бозган өчен балаларны сугып шелтәлиләр. Әл-игдәдияне тәмамлаганда балалар шулай ук бердәм дәүләт имиханнары тапшыралар. Имтихан нәтиҗәләренә карап я әс-сәнәвиягә күчәләр, я төшеп калалар.
Урта белем — әс-сәнәвия
Урта белем бирү дәрәҗәсе (әс-сәнәвия). Бу дәрәҗәдә уку йортлары ике төргә бүленә: гомуми урта белем бирү һәм һөнәри урта белем бирү йортлары.
Гомуми урта белем бирү өч ел укудан гыйбарәт. Бу дәрәҗәдә укучы үзенә өч юнәлешнең берсен сайларга тиеш була: әдәби (һуманитар), гыйльми (фәнни) һәм гыйльми математик юнәлешләр. Әс-сәнәвияне тәмамлагач укучылар тагын бердәм имтиханнар тапшыралар, имтиханнарны уңышлы бирүчеләр югары уку йортларында укуны дәвам итәләр.
Һөнәри урта белем бирү өч-биш ел дәвам итә, сәнәгать, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы юнәлешләрендә укуны тәкъдим итә.
Балаларны мәктәпкә билгеләнгән вакытта махсус автобус өй яныннан алып китә. Атна уртасында ял җомга һәм шимбә көннәрендә. Барча мәктәпләр дә ислам бәйрәмнәрендә ял итә, Рамазан аеның кимендә яртысын барча укучылар ял итәләр (студентлар да). Барча мәктәпләр өчен чирек башы һәм имтихан вакытларын мәгариф министрлыгы ел башында бастырып чыгара. Дини мәктәпләрдән кала барлык мәктәпләр әс-сәнәвия имтиханнарын узган укучыларга халыкара танылган урта белем дипломы бирәләр.
Бүгенге көндә Мисырның укыту системасын яхшы дип тә, начар дип тә әйтеп булмый. Уку йортларының күптөрлелеге, халык катламнарының чуарлыгы монда зур роль уйный. Бер кешеләр өчен әл-ибтидәияне тәмамлап, укый-яза белү бер уңыш булса, башкалар инде урта белемле булуны дәрәҗә саныйлар. Ә инде тагын да хәллерәк гаиләләр балаларын хөкүмәт мәктәпләрендә укытудан түбәнсенеп, балаларын хосусый, чит ил мәктәпләрендә укыталар.
Рәхимә Шиһапова мәкаләсе
постердагы фото: wikimedia