Китап басылуга өч гасыр диярлек вакыт узганнан соң Япония физиологы «Гулливер сәяхәте»ндәге хаталарны төзәткән, дип хәбәр итә The Journal of Physiological Sciences. «Гулливер сәяхәте»нең авторы Джонатан Свифт әсәрдә Гулливерга көн саен 1728 кәрлә ашаган ризык белән тукланырга туры килгән дип ассызыклый. Япония тикшеренүчесе исәпләвенчә, Гулливерга көненә 42 кәрләнең ризыгы белән туклану һәм Бробдингнегта яшәүче рационының 1/42 е дә җитә. Моннан тыш, галим кәрләләр һәм алыпларның гомер озынлыгын, йөрәк тибешенең ешлыгын, кан басымын һәм сулау хәрәкәтләренең ешлыгын да санап чыгарган.
«Гулливер сәяхәте» 1726 елда басылып чыга. Әлеге әсәрнең төп каһарманы – Лемюэль Гулливер – табиб, ә соңрак исә берничә корабның капитаны уйдырма илләргә: кәрләләр һәм алыплар иленә (Бробдингнег) сәяхәт кыла.
Тормыш рәвеше һәм йолаларыннан кала, Свифт кәрләләрнең физиологиясен дә бик җентекләп тасвирлый. Ул кәрләләрнең буйларын Гулливер буеның 1/12тигез дип бәяли һәм Гулливерга көн саен 1728 кәрлә ризыгы белән тукланырга кирәк, дип уйлый
Укучым менә нәрсәгә илтифат итсен: миңа ирек кайтару шартларының соңгы өлешендә, император карары буенча, миңа 1728 кәрләне туендырырлык ашамлык вә эчемлек тиешле. Берникадәр вакыт узганнан соң, мин сарайдагы бер дустымнан әлеге төп-төгәл санның кайдан килеп чыкканлыгы турында сораштым. Ул миңа болай җавап бирде: галиҗәнәпнең математиклары минем буемны квадрант ярдәмендә үлчәп, һәм шул рәвешле әлеге буйның кәрлә буена чагыштырмасын уникегә бер дип санап чыгарганнар. Гәүдәмнең күләмен, нәтиҗәдә, 1728 кәрлә гәүдәсенең күләменә тигез дип тапканнар. Димәк, миңа тиешле ризык та шулкадәргә күбрәк килеп чыга икән. Болардан чыгып, укучым әлеге халыкның тапкырлыгы һәм бөек патшаның хикмәтле исәпләренә төшенә ала.
Япония физиологы Токия һәм Гифу университетларының эмерит-профессоры Тошио Куроки (Toshio Kuroki) бу китапны әле күптән түгел генә укып чыккан. Галим Свифтның исәпләүләрендәге хаталарга игътибар иткән һәм аларны төзәтергә уйлаган. Моннан тыш, ул кәрләләр һәм алыпларның йөрәк тибеше ешлыгын, кан басымын һәм сулау хәрәкәтләренең ешлыгын да санап чыгарган.
Гулливерның буе алты футтан түбәнрәк булган (1,8 м), дип яза Свифт.
Куроки хәзерге заман исәпләүләрен кулланган, алар буенча ир-атларның буе XVIII гасырда 1,71 м га тигез булган. Алыплар һәм Гулливерның буйларын галим 12:1 чагыштырмасында алган. Ул Свифтның әсәрендәге турыдан-туры булмаган мәгълүматларга таянып эш итә («… һәр боз бөртеге бездәге, Аурупадагы боз бөртекләреннән 1800 тапкыр зуррак…»). Галимнең исәпләве буенча, кәрләләрнең буе 14 см ны тәшкил иткән, ә алыпларның буе 20,52 м га тигез булып чыккан (күселәрнең уртача зурлыгы һәм эре динозаврларның озынлыгын чагыштыргандагы кебек).
Куроки уйлавынча, Свифт уйдырма кешеләрнең авырлыгын буйның өченче дәрәҗәсенә пропорциональ рәвештә бәяләгән. Шулай итеп, аның 1728 саны килеп чыккан, бу исә 12 нең кубына тигез. Хәлбуки гәүдә авырлыгы индексының формуласы буенча (сүз уңаеннан, бу мәгълүмат Свифтка билгеле булмаган), уйдырма кешеләрнең авырлыгы буйның квадратына пропорциональ. Гәүдә авырлыгы индексын (ГАИ) 1869 елда Бельгия социологы, статистик Адольф Кетле чыгара. Йөзләгән мең солдатларның физик параметрларын исәпләп, ул түбәндәге бәйләнешне китереп чыгара:
Әлеге формула буенча исәпләгәндә кәрләләрнең авырлыгы – 0,47, ә алыпларныкы 9865 кг га тигез була. Гулливерның энергокулланышын кәрләләр һәм алыплар күзаллавы буенча исәпләү өчен, Куроки 1932 елда Швейцария физиологы Макс Кляйбер чыгарган канунны куллана:
Гулливерның метаболизм тизлеген бергә тигез дип алганда, Кәрләләр илендә яшәүчеләрнең метаболизмы – 1/42, ә Алыплар илендәгеләрнеке 42 гә тигез булыр иде. Исәпләүләр буенча, дип яза галим, Свифт Гулливерның ихтыяҗларын арттырып җибәргән. Аңа 1728 түгел, ә нибары 42 кәрлә эчемлеге һәм ашамлыгы һәм алып рационының 1/42 генә кирәк. Бу саннарны калорияләргә әйләндергәндә, кәрләләргә – 57, Гулливерга – 2400, алыпларга – 100800 килокалория туры килә.
Йөрәк тибеше һәм сулыш ешлыгын Куроки түбәндәге формула буенча исәпләп чыгарган:
Галимнең исәпләүләре буенча, кәрләләрнең пульслары һәм сулыш ешлыклары Гулливерныкына караганда 3,5 тапкыр күбрәк, ә алыпларныкы, киресенчә, Гулливерныкына караганда 3,5 тапкыр кимрәк булган. Автор Гулливерны сау-сәламәт кеше дип саный һәм аның пульсын 60 ка, ә сулыш ешлыгын минутына 18 сулыш хәрәкәтенә тигезли. Бу саннардан чыгып, кәрләләрнең йөрәк тибеше 210 га, сулыш хәрәкәтләре 68 гә тигез була. Алыпларның бу саннар 17 йөрәк тибешенә һәм 5 сулыш хәрәкәтенә тигез.
Кан басымын исәпләү өчен, автор систолик артериаль басымның күләмен – терекөмеш баганасының 120 мм ала. Ул гәүдә зурлыгына бәйле түгел һәм күпчелек имезүчеләрдә даими (жирафның кан басымы кешеләрнекенә караганда якынча ике тапкыр күбрәк – терекөмеш баганасының 250 мм тәшкил итә). Эре динозаврларның да кан басымнары хәзерге имезүчеләрнекенә караганда күпкә югарырак булган, дип саный физиологлар. Мәсәлән, барозавр – озынлыгы 26 м кадәр җитүче кәлтәнең баш мие йөрәктән 12 м ераклыкта урнашкан, һәм баш миен кан белән тәэмин итәр өчен, аның кан басымы терекөмеш баганасының якынча 880 мм тәшкил итәргә тиеш.
Куроки билгеләвенчә, аңа кадәр тикшеренүчеләр Свифтны нибары ике генә тапкыр төзәтергә теләгәннәр. Беренчесе – Макс Кляйбер – метаболизм тизлеге канунының авторы. Әмма ул гәүдә авырлыгы индексын исәпкә алмый, ә кәрләләрнең авырлыгын буйның өченче дәрәҗәсе дип ала; аларның буйларын исә ул 7 см дип бәяли. Шуңа күрә, аның исәпләүләре буенча, Гулливерга көн дә 675 кеше ашамлыгы кирәк булган. Киләсе адымны Австралия зоологы Энтони Хулберт ясый. Ул Кляйберның хаталарына игътибар итә, һәм аларның энергокулланышын Р~W3/4 формуласы белән аңлата, әмма ул Гулливерга тиешле ризыкны кәрләләрнеке белән чагыштырып бирми.
Екатерина Русакова мәкаләсе
N+ берләшмәсеннән алынды