астрономия

2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик.

Чыннан да, су, энергия чыганагы һәм гади органик матдәләр – тереклек барлыкка килсен өчен мөһим дип саналган факторлар – болар Кояш системасының без өмет белән караган урыннарында гына түгел, бөтенләй уйга килмәгән почмакларында да очрый икән бит! Димәк, бүгенге көндә астробиологлар тарафыннан тереклек табылу ихтималы зур дип саналган Кояш системасы җисемнәре белән якынрак танышып китик.

Кешеләрне борын-борыннан без Галәмдә ялгызмы, юкмы дигән сорау борчыган. Борынгы диннәр тереклек Җирдә генә түгел, ә Галәмдә дә киң таралган күренеш дип өйрәткән, шунлыктан күпчелек очракта бу мәсьәләгә карата оптимистик караш хөкем сөргән. Гасырлар узу белән бу карашларга фәнни төсмер керә башлый. Әйтик, Фалес, Анаксагор, Эпикур, Лукреций Кар, Дж. Бруно кебек фәлсәфәчеләр тереклек итү өчен … Тулысынча

Мәхмүд Галеев һәм Адлер Тимергалин 1974 елда «Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге»н төзегәннәр. Сүзлеккә 1100 термин кергән. Әлбәттә, 40 ел эчендә астрономия фәне танымаслык булып үзгәрде, әмма фәннең нигезен тәшкил иткән терминнар сакланды. Игътибарыгызга әлеге сүзлекнең сканлаштырылган pdf-язмасын тәкъдим итәбез. Астрономия сүзлеге — йөкләргә PDF-язманы Ләйлә Миңнуллина әзерләде.