Галәм киңлеге күп санлы таш кисәкләре һәм космик тузан белән тулган. Көн саен Җир атмосферасына 60 тоннадан артык күк җисеме эләгә, ләкин аларның бик аз өлеше генә, янып бетмичә, Җир өслегенә төшеп җитә ала. Нәкъ менә шундый галәм кунакларын метеоритлар дип атыйлар да инде.
Кешеләр метеоритлар белән борын-борыннан таныш була һәм аларны көнкүрештә куллана. Әйтик, кешелек тарихындагы беренче тимер эш кораллары да метеоритлардан эшләнә, чөнки кешеләр очраткан беренче тимер рудасы күк ташыннан гыйбарәт була. Күпчелек очракта борынгылар бу ташларның табигатен белмәсә дә, гаҗәеп үзлекләренә бәйле рәвештә аларны күктән төшкән дип саный. Мисал өчен, борынгы мисырлылар тимерне «бинипет», ягъни «күк рудасы» дип атаган.
Күк ташлары турындагы беренче язма истәлекләр безнең эрага кадәр 654 елгы кытай елъязмаларында теркәлгән, гади халык та мондый күренешләрне һәрдаим күзәтеп торган була. Шуңа да карамастан, рәсми фән бу хәбәрләрне «әкият» дип бәяли һәм күктән таш төшү мөмкинлеген ахыргача инкяр итә. Бары тик XIX г. башында гына метеоритларны өйрәнә торган фән тармагы – метеоритика барлыкка килә. Әлеге фәнгә нигез салучыларның берсе булыр Петербург фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Э. Хладни (1756-1827) санала.
Күк ташларының фән өчен әһәмияте нидә соң? Метеоритларның күпчелеге планеталар формалашудан калган матдә кисәкләреннән гыйбарәт, алар Кояш системасының тарихы, система барлыкка килгәндә булган физик һәм химик процесслар турында кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып торалар. Күк ташларының күпчелеге Марс белән Юпитер орбиталары арасында урнашкан астероидлар поясыннан килә, әмма араларында Марс яки Ай өслегеннән кителгән кисәкләр дә очрый. Алар бу күк җисемнәренең составы турында шактый мәгълүмат бирә ала. Моннан тыш, метеоритлар арасында чит йолдыз системаларыннан килеп кергән галәм кунаклары да бар. Болары гомумән уникаль күренеш булып тора, чөнки Кояш системасыннан чыкмый гына, күрше системаларда булган шартларны, Галәмдәге матдәнең эволюциясен өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Метеоритларның төрләре
Метеоритка исем биргәндә, күпчелек очракта таш табылган урынның географик атамасын кулланалар. Күк ташларын тасвирлаганда шулай ук аларның табылу шартлары, авырлыгы һәм химик составы истә тотыла.
Теге яки бу сыйфатларына карап метеоритларны берничә төргә бүләләр
Төшүе күзәтелдеме, юкмы икәненә карап
· төшүләр (рус. падения) – метеоритның җиргә төшүен күзәткән шаһитлар булса, һәм таш шунда ук табылса. Мәсәлән, 1492 елның 16 ноябрендә Франциядә төшкән Энзисхейм метеориты. Ул метеоритика тарихында төшүе рәсми яктан теркәлгән беренче метеорит булып тора. Бу вакыйга урта гасыр халкы өчен шуның кадәр гаҗәп була ки, хәтта император Максимилиан ташны, кире күккә очып китмәсен дип, чиркәү диварына беркетеп куярга куша.
Энзисхейм метеориты
· табылдыклар (рус. находки) – төшүе күзәтелмәгән, әмма химик составы метеорит икәнен күрсәткән ташлар. Әйтик, Паллас тимере Рәсәйдә табылган беренче метеорит булып тора. Аны 1749 елда Красноярск шәһәре янында табалар. Нәкъ менә Паллас тимереннән метеоритика фәненең тарихы башлана.
«Паллас тимере» метеориты
Төзелешенә карап:
· таш метеоритлар (төшүләрнең 92%-ы) – составларында O, Fe, Si һәм Mg өстенлек итә. Эчләрендә хондралар дип аталган вак силикат шарчыклар булу-булмауга карап карап, аларны үз чиратында хондритлар һәм ахондритлар дип аталган ике төркемгә бүләләр. Хондритлар бу төр метеоритларның күпчелеген тәшкил итә. Мисал өчен, 1887 елда Перм губернасында төшкән Оханск метеоритын китерергә була. Бу метеорит аеруча зур игътибарга лаек, чөнки ул Кояш системасы планеталарын хасил иткән беренчел матдәнең калдыгы булып санала, аңа 4,68 млрд ел! Шулай ук 2013 елда Чиләбе өлкәсендә төшкән Чиләбе метеориты да шушы төркемгә карый.
· тимер метеоритлар (төшүләрнең 6%-ы). Составларында Fe һәм Ni күп. Мәсәлән, 1912 елда хәзерге Тыва Республикасы җирендә табылган Чинге метеориты.
Шомартылган Чинге метеориты
· тимерташ метеоритлар (төшүләрнең 2%-ы) – составлары Fe, Ni, Mg, O һәм Si-дан гыйбарәт. Бу төр метеоритларга мисал итеп 1902 елда Норвегиядә табылган Finmarken һәм 1967 елда Магадан өлкәсендә табылган Сеймчан метеоритларын китерергә була.
Сулда — Finmarken метеориты, уңда — Сеймчан метеориты
Килеп чыгышына карап:
· гади метеоритлар – составлары буенча Кояш составына якын. Мәсәлән, хондритлар. Алар Кояш системасы формалашудан калган иң борынгы матдә калдыклары булып санала.
· дифференциация үткән метеоритлар – химик составы Кояш составыннан ерак, төзелешләре җитди үзгәреш кичергән. Монда ахондритлар, тимер һәм тимерташ метеоритларны кертәләр. Алар астероидлар һәм планеталардан кителеп киткән матдә кисәкләре булып санала.
Кайвакыт, зур тизлек белән очкан эре метеоритлар Җиргә бәрелү белән шартлый һәм парга әйләнә. Бу вакытта шартлау дулкыны тәэсирендә барлыкка килгән тау токымнарын импактитлар дип атыйлар. Импактитлар Җир өслегендә булган минераллардан ясала, аларны метеоритлар белән бутау дөрес түгел (мисалны киләсе бүлектә карагыз).
Метеоритлар бик кыйммәт бәяләнә, шул сәбәпле акча эшләү максатыннан гади ташны метеорит итеп күрсәтергә тырышучылар да очрый. Андый очраклар Чиләбе метеориты төшкәннән соң бигрәк тә ешайды. Тышкы кыяфәте белән метеоритны хәтерләткән, ләкин галәм кунагы булмаган ташлар псевдометеоритлар дип атала. Алар галимнәр өчен әһәмияткә ия булмаса да, гади халыкка метеоритны гади таштан аерырга ярдәм итә ала, шунлыктан аларны да музей экспонатлары рәтенә кертәләр.
Псевдометеорит үрнәкләре
Татарстанда табылган метеоритлар
Татарстан җиренә метеоритлар 6 тапкыр төшкән дип санала, шуларның дүртесе табылдык булып тора, берсе төшкән вакытында шартлый һәм нибары берсенең генә төшүе күзәтелә. Бу галәм кунакларына аерым-аерым тукаталып китик.
Чуваш Кисасы (таш метеорит, табылдык). Ул 1899 елда хәзерге Аксубай районы Киса авылы янында табыла. Шул ук елны 5,62 кг зурлыктагы өчпочмаклы пирамида рәвешендәге бу ташны җир биләүче В.В. Марковников Казан университетының Геология кабинетына тапшыра. Бу – Татарстанда табылган беренче метеорит.
Каенсаз (таш метеорит, төшү). Әлеге метеорит 1937 елның 13 сентябрендә 15 сәг. 15 минутта Мөслим районының Каенсаз авылы янында төшә. Гомуми массасы 210 кг булган таш төшкән вакытта берничә кисәккә таркала. Бу кисәкләрнең берсе (авырлыгы 54 кг) кырда эшләп йөргән колхозчыны чактан гына һәлак итми кала: төшү урыныннан 4-5 м ераклыкта торган хатын-кыз бәрмә дулкын тәэсирендә аяктан егыла һәм контузия ала. Каенсаз метеориты бүгенге көндә Татарстан җиренә төшүе күзәтелгән бердәнбер метеорит булып тора.
Мөслим (таш метеорит, табылдык). 1964 елда Мөслим районы кырында эшләп йөргән колхозчы Галимҗан Мәһдиев трактор тырмасы тешләре арасында кысылып калган сәер таш таба. 1983 елда Г. Мәһдиевнең дусты Расих Гарипов, астрономия буенча популяр китап укыганнан соң, бу таш турында искә төшерә һәм аны Мәскәүдәге Метеоритлар буенча комитетка җибәрә. Анда исә, 10,5 кг авырлыктагы ташның метеорит икәнен раслыйлар.
Арыслан (таш метеорит, табылдык). Бу ташны 1973 елда Кайбыч районы Арыслан авылы янында В.Д. Тихонов исемле кеше күреп ала, ләкин аңа зур игътибар бирми. Бары тик 90 нчы елларда гына, метеоритлар турындагы мәкаләгә тап булганнан соң, В. Тихонов бу ташны экспертизага җибәрергә була, һәм ялгышмый.
Ивановка (таш метеорит, табылдык). Әлеге галәм кунагын 1983 елда Лениногорск районы Ивановка авылы янында мәктәп укучылары табып ала. В. Григорьев һәм Р. Юдин гөмбә җыеп кайткан вакытта тимер кисәгенә охшаш сәер ташка игътибар итәләр. 9 кг авырлыктагы бу таш чыннан да метеорит булып чыга.
Карлы кратеры. Якынча 5 млн ел элек Буа районының Карлы елгасы янында гаять зур метеорит төшә. Метеоритның үзе табылмаса да, төшкән урынында 10-12 км диаметрлы кратер барлыкка килә. Кратерда табылган импактит метеоритның төшкән вакытта шартлавы турында сөйли.
Метеоритлар һәм тереклек
Метеоритлар башка планеталарда һәм йолдыз системаларында тереклек эзләү эшендә дә ярдәм итә ала. Бу галәм кунаклары эчендә чит микроорганизмнарның ташка әйләнгән калдыклары сакланырга мөмкин. Әйтик, 1996 елда Л. Джонсон исемендәге галәм үзәге (АКШ) хезмәткәрләре Д. Мак-Кей һәм аның хезмәттәшләре Марстан төшкән ALH84001 метеориты эчендә тышкы кыяфәте микроорганизмнарны хәтерләткән ташка әйләнгән микроскопик структуралар табалар. Тик фәнни җәмәгатьчелек аларны артефакт яисә Җир организмнары белән пычрану дип кабул итә.
Ивуна (сулда) һәм Оргуил (уңда) метеоритлары эчендә табылган күзәнәкләргә охшаш структуралар // Hoover and Rozanov, 2011
Букингем университетының Астробиология үзәге профессоры, NASA Астробиология төркеменең элеккеге җитәкчесе Р. Хувер тикшеренүләренә караганда, кайбер күмерле хондритларда (төшүләр) бактериаль күзәнәкләрне хәтерләткән җепселләр очрый. Өстәмә тикшеренүләр бу җепселләрнең биологик табигатен дәлилли һәм баштан ук метеорит катламында булганлыгын, хәзерге Җир микроорганизмнары белән пычрану түгел икәнен күрсәтә. Бу «организм»нарның күпчелеге Җир атмосферасына кергәнче үк метеорит матдәсенә эләккән борынгы цианобактерияләрдән гыйбарәт дип санала. Ягъни әлеге метеоритлар кайчандыр, ниндидер күк җисеменең Җиргә бәрелүе сәбәпле, галәм киңлегенә очып киткән Җирнең үз матдәсе була ала. Шулай да бу җепселләрнең бер өлешен башка күк җисемнәрендә тереклек иткән микроорганизмнар да тәшкил итәргә мөмкин, тик рәсми фән әлегә бу фаразны кабул итми.
КФУның Лобачевский музеенда булып узган «Метеорит эчендә ниләр бар?» («Что внутри метеорита?») күргәзмәсе материаллары нигезендә Ләйлә Миңнуллина әзерләде
Кулланылган әдәбият
1) Ульянов А.А. Метеоритика, метеориты и присутствующие в них минералы // Соросовский образовательный журнал. – 2001. – Т.7, № 2. – С. 55-61.
2) Чертко Н.К. Геохимия: учеб. пособие. – БГУ, 2008. – 170 с.
3) Шустов Б.М. Метеориты как свидетели и продукты эволюции Солнечной системы, угроза и ресурс на будущее // Физика Космоса : труды 47-й Международной студенческой научной конференции. – Екатеринбург: Изд-во Урал. ун-та, 2018. – С. 135-151.
4) Hoover R.B. and Rozanov A.Yu. Filaments in carbonaceous meteorites: mineral crystals, modern bio-contaminants or indigenous microfossils of trichomic prokaryotes? // Proc. SPIE. – 2011. – V. 8152. – doi: 10.1117/12.898659.