«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. 13— Җирнең өсте Безнең авылның (шәһәрнең) тирәсендә басулар, болыннар бар, боларның өслеге һәр урында бертөрле түгел: … Тулысынча
география
Могҗизалар күрергә теләгән кешегә ерак барырга кирәкми- безнең Җиребез, яшел планетабыз, үзе искиткеч урын. Табигате дә, төзелеше дә, яшәгән кешеләре дә акылга сыймаслык үзенчәлекләр белән тулы. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән инфографикада Җир турында акылга сыймаслык 50 факт теркәлгән. Әйдәгез, планетабыз турында белемнәребезне арттырыйк. Инфографиканы Гүзәл Шәвәлиева һәм Искәндәр Әмиров тәрҗемә итте.
«Гыйлем» берләшмәсе татар интернетында тиңе булмаган проект башлап җибәрә. Бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләрне – фәнни мирас ядкарьләрен – хәзерге татар язуына күчереп, сайтыбызда урнаштыра башлыйбыз. Бу ни өчен кирәк дисезме? Беренчедән, бу татар телендәге фәннең уникаль ядкарьләре. География, математика, химия кебек дәресләр өчен язылган әсбаплар татар фәненең үсешен күрсәтә. Икенчедән, без йөз … Тулысынча
Ислам галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Әбү Гали ибн Синаның (Әбүгалисина, 980-1037) «Тыйб белеме канун»ы ислам дөньясында гына түгел, ә бөтен Аурупада медицинаның нигезе булып саналган. Моңа иң ачык дәлил булып, әлеге китапның 600 елдан артык Аурупа университетларында уку әсбабы булып хезмәт итүе тора. Моңардан тыш, Әбүгалисина 29 төрле фән өлкәсендәге ачышлар авторы. … Тулысынча
Русиянең табигате искиткеч матур. Туган илебезне төрле проблемалар өчен күпме сүксәк тә, аның табигатенең гаҗәеп гүзәллеген инкарь итеп булмый. Мәсәлән, үзенә күрә бер символга әйләнгән Байкал күлен генә алыйк. Биредә без Бай күлебез турында 10 мөһим фактны тупладык. 1. Байкал күле планетабызның иң чиста күле дип санала. Күлдәге суны алдан эшкәртмичә дә эчеп була. 2. … Тулысынча
Җир шарындагы көнкүреш калдыклары күләме ел саен арта бара. Кешеләр әле һаман да чүпне әзрәк түгәргә, булганын эшкәртеп, яңадан кулланырга өйрәнеп җитә алмый. Көнкүреш калдыкларының төрле илләрдәге язмышы турында «Гыйлем» тәрҗемә иткән инфографикадан белә аласыз. «Вокруг света»журналыннан тәрҗемә ителде.
«Иртәгәгә нинди һава торышы вәгъдә итәләр икән?» Хәзерге заман кешесе өчен бу һәр кичне яңгырый торган сорауга әйләнде. Ә синоптиклар ясый торган ялгыш фаразлар турында нинди генә шаяртулар юк! Галимнәр һава торышын ни өчен төгәлрәк фаразлый алмый һәм нигә ял көннәрендә яңгыр яварга ярата? Хәзерге заман тормышының барлык уңайлыкларына карамастан (ә бәлки, нәкъ менә алар аркасындадыр), кешеләр синоптикларның фаразларына бүген аеруча мохтаҗ. Еш кына, бигрәк тә, эш яңгыр белән бәйле … Тулысынча
Казаннан 2880 чакрым ераклыкта Италия дәүләтенең башкаласы Рим урнашкан. Шәһәрнең эчендә тагын бер мөстәкыйль дәүләт бар. Шунда 1,5 млрд кешенең кадерле Атасы яши. Ул гел актан гына киенә, аны бар дөнья белә. «Папа! Рим папасы» дип дәшәләр аңа. Католик №1 Рим папасы – Католик чиркәвенең рухи башлыгы, католик №1. Тәхеткә килгән һәрбер папа изге апостол … Тулысынча