Борынгы Болгарда математика (риязыят), гыйльме хисап (арифметика) һәм астрономия (нөҗүм), химия, һәм тыйблык, география һәм тарих кебек төрле фәннәр үсештә була. Болгар бабаларыбызның фәнни казанышлары белән танышуны дәвам итик.
Төзелеш
Болгарда механика, төзелеш, архитектура киң үсеш ала. Биналар төзүдә, аларны планлаштыру, төзү, дивар һәм терәкләргә төшкән авырлыкларны тигез бүлү өчен күпме математик, механик исәп-хисаплаулар башкарырга кирәк булган. Биләрнең кирмән диварларын гына алыйк. Аның тышкы дивары 11 км озынлыкта, киңлеге 10—20 м, биеклеге 3 м га кадәр җитә. Биләрдәге иң борынгы мәчет тә зур. Аның мәйданы 246 м2. Шушы мәйданны каплаган түбә тигез рәт-рәт урнашкан таш һәм агач колонналар белән терәлгән. Аларның һәрберсе 5—10 тонналы авырлыкка хисапланган. Математик гыйлемнәрнең үсеше сәүдә, җир эшләре, товар-акча, салым тупланмалары белән тыгыз бәйләнгән. Күршеләреннән күпкә иртә сыйфатлы тимер табу серләренә төшенеп, аны күпләп җитештерә башлаганнар. Моның өчен шактый катлаулы технологик гыйлемнәр кирәк булган. Болгарлар югары сыйфатлы тимер, корычтан җиңел, бераз кәкре, атлы сугышчы өчен бик уңайлы кылычлар ясаганнар. Җыелмалы уңай җәяләр, сызгыра торган уклар һ. б. бик күп яңалыклар — алар казанышы.
Болгар фәне һәм чит дәүләтләр
Көнчыгышның фәнни, мәдәни үзәкләрендә укып белем алу болгар җәмәгатьчелеге аңында иң югары белем алу белән тиң булган. Күп кенә болгар зыялылары Урта Азия, Хөрәсәннең фән һәм дин үзәкләрендә танылган галимнәрдән гыйлем алырга омтылганнар. Таҗеддин Хәсән Юныс Болгари Гыйрактагы Мосул мәдрәсәсендә белем эсти. Ибраһим Йосыф әл-Болгари шулай ук шәрыкъ шәһәрләрендә белем ала. Болгар шәһәре казые Әбел Галә бине Идрис әл-Болгари Бохара, Нишапур, Нәсеф галимнәреннән сабак ала. Болгар тарихчысы Йакуб бине Ногман күренекле галим Әбү-л-Магали Габдел Мәлик әл-Җүвәйнинең шәкертләреннән.
Остазларының фикерләрен Болгарда таратып, Борһанеддин бине Юныс әл-Болгари Сәмәрканд, Нәсеф галимнәренең «Әдәб» әсәренә «Китабе шархе ас-сахаиф» (Әдәб буенча борынгыларның кулъязмаларына аңлатма) һәм «Риторика» (нотык сөйләү сәнгате) дигән хезмәткә шәрехләр яза.
Болгар галимнәренең әсәрләре читтә — Урта Азия, Хөрәсән кебек җирләрдә дә билгеле була. Дин тәгълиматчысы Әхмәт Болгариның фикъһегә багышланган «Әл-Җами», «Әл-Фаваид» кебек хезмәтләреннән көнчыгыш галимнәре өзекләр китерәләр. Шәех Борһанеддин Болгариның югарыда искә алган «Әдәб», «Осул» исемле әсәрләре көнчыгышның библиографик җыентыкларына да кертелгән.
Гномон белән нишләгәннәр
Болгарлар ислам дөньясында астрономия фәне зур үсеш алган чорда яшиләр. Астрономик белемнәрнең үсеше белән ислам дине дә кызыксына. Аның күп кенә йолалары дөнья якларын, ел вакытларын төгәл белүне таләп иткән. Намаз укыр өчен тәүлек вакытларын белү дә астрономик гыйлемнәр белән тыгыз бәйләнгән. Болгар мәчетләре астрономик якларны төгәл белеп төзелгән. Аларның михраблары көньяк-көнбатышка карап тора, манаралары төньякта. Болгар мөселман каберләре кыйблага карап урнаштырылганнар. Бу төгәллек бер градуска кадәр. Болгарлар бу төгәллеккә гномон җайланмасы белән ирешкәннәр. Гномон — кояш сәгатенең бер төре. ул вакыт үлчәгеченең иң борынгы җайланмаларыннан. Борынгы болгарлар кояшлы көнне әйберләрдән төшкән күләгәнең иң озын вакыты иртән булганын, аның төш вакытына таба кыскаруын, кичкә таба яңадан озынаюын күзәткәннәр. Моннан тыш кояш йөреше уңаена күләгәләр озынлыкларын гына түгел, юнәлешләрен дә үзгәрткәннәр. Бу күренешләп гномонда кулланылган да инде.
Гномон — билгеле бер яссылыкка куелган вертикаль таякчык, таяк, багана ул. Иртән гномоннан төшкән күләгә көнбатышка, төш вакытында — төньякка, кичен — көнчыгышка юнәлгән. Шулай итеп, гномон компас ролен дә үти алган Әмма бу күләгәләрнең озынлыгы һәм юнәлеше ел барышыңда үзгәрә барган. Бу җитешсезлектән котылу өчен гномон циферблатына һәр ел вакытына туры килерлек сызыклар сызылган. Кайчак бу сызыклар пәрәвез җебенә охшап калган.
Алга таба борынгы астрономнар гномонның төгәллеген арттыру өчен аның күрсәткечен Котып йолдызына юнәлткәннәр. Моннан тыш, гномонның циферблатын күк экваторына параллель куеп, күрсәткечтән төшкән күләгә очынып төгәл әйләнә ясавына ирешкәннәр. Гномон яссылыгын ничек экваторга параллель куярга соң? Ул ничә градуста торырга тиеш? Моның өчен махсус хисаплаулар башкарырга кирәк булган. Торган җирнең географик киңлеген белеп, аның күрсәткечен 90 градустан алганнар. Әмма мондый гномон да һәрчакта да уңайлы булмаган. Астрономнар бу приборны тагын да камилләштереп, гномон таягы урынына турыпочмаклы өчпочмак беркеткәннәр. Бу очракта гномон яссылыгы яңадан горизонталь хәленә кайтарылган. Ә элекке кирәк булган авышлык шушы өчпочмак ярдәмендә ирешелгән, ул өчпочмакның яссылык үзәгеннән чыккан кысынкы почмагына күчерелгән. Ягъни бу почмак урынның географик киңлеге зурлыгы белән туры китерелгән. Гномон таякчыгы урынындагы өчпочмак көньяктан төньякка таба юнәлештә урнаштырылган. Ә ничек белгәннәр соң болгар бабаларыбыз урынның киңлеген? Шул ук бик гади, әмма бик хикмәтле таяк — гномон ярдәмендә. Ул гына да түгел, эклиптиканың, ягьнн күзгә күренгән кояшның күк гөмбәзе буенча еллык хәрәкәт сызыгының экваторга авышлыгын да белә алганнар.
Гномон казыгыннан төшкән күләгә белән казык озынлыгын чагыштырып, кояшның горизонттан биеклеген дә хисаплап чыгарганнар һ. б. күп төрле астрономик, геофизик мәсьәләләрне чишкәннәр.
Болгарларда берничә төрле ел хисабының гамәлдә булуы билгеле. Әмма җәдвәлләр төзү җиңел бер эш булмаган. Алар күк җисемнәрен озак еллар күзәтү, өйрәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу үзенә күрә табигатьне, күк җисемнәрен күзәтү, өйрәнүгә фәнни, тәгълимати йомгак ясау, нәтиҗәгә килү булган.
Галәм, күк йөзе берничә фән тарафыннан өйрәнелгән. Аларның берсе гыйльме-һәйзәт дип аталган. Бу космография — күк йөзендәге җисемнәрне, гомумән, күк йөзен тасвирлау фәне. Гыйльме-нөҗүм — йолдызлар турындагы фән. Фәләкият— күк турындагы фән. Билгеле, болгарлар бу фәннәр турында хәбәрдар булганнар. Көнчыгыш гыйлемнәре тәэсире белән болгар халык астрономик белемнәре дә фән дәрәҗәсенә күтәрелә.
гыйльме һәйзәт (йәһәт) – космография
гыйльме нөҗүм – йолдызлар турындагы фән
фәләкият – күк турындагы фән
Йолдызчылар ул чорда киң таралган астролябия кебек прибордан файдаланганнар. Астролябия планеталар хәрәкәтен күзәтү өчен кулланылган. Ислам дөньясында ул мөселманнар өчен намаз укыганда Мәккәдәге Кәгъбәгә таба юнәлешне төгәл билгеләү өчен дә ярдәм иткән. Сарайда табылган бронза җайланма планисфер яки яссы астролябияләрдән файдаланганнар. Монда уйдагы күк гөмбәзе яссылыкка куела. Бу җиһаз ислам дөньясында күптән билгеле. Аларның иң борынгысы Гыйракта 927 елда ясалган.
Квадрант ник кирәк
Астролябия белән рәттән квадрант дип аталган астрономик прибор да гамәлдә була. Ул чордагы мөселман-гарәп квадранты чирек түгәрәктән гыйбарәт пластинкадан торган. Аның өсте градуслы шкалалар, бер-берсе белән кисешүче сызыклар белән капланган. Алар ярдәме белән төрле дугаларны, почмакларны җиңел исәпләп булган һәм моңа кирәк дәрәҗәдә төгәллек белән ирешелгән. Квадрант — горизонт өстеннән күк җисемнәренең биеклеген үлчәү өчен дә кирәк булган почмак үлчәү җайланмасы. Моннан тыш, күк гөмбәзендәге җисемнәр арасындагы почмак ераклыгын үлчәү өчен дә кулланылган. Мондый приборлар турында махсус трактатларда язу киң таралган. Мондый инструментлар Болгарда вакытны тагын да төгәлрәк билгеләү өчен кулланылган. Бу хакта бер хикәят тә мәгълүм. «Кыпчакның иң күренекле шәһәрләреннән берсе Болгар. Анда иң кыска төн дүрт сәгать ярымга гына сузыла. Болгарда намаз вакытларын билгеләүче кеше Мәсгүд булган. Ул бу вакытларны астрономик җайланмалар белән исәпләп чыгарган һәм төн дүрт сәгать ярымнан аз гына артык икәнен белгән. Ул — Болгардагы иң кыска төн вакыты. Ә Аккүлдә (Белоозерск) исә иң кыска төннең Болгарныкыннан тагын бер сәгатькә кыска икәнлеген үлчәп белгән. Болгарның «вакыт билгеләүче» Мәсгуд исемле кешеләре астрономия галиме дә булган».
Шулай итеп, астрономия халыкта таралган космогоник карашлар, гыйлемнәрдән алып җитди фән булып аерылып чыгуга кадәр үсеш кичерә.
Болгар химиклары: тимерчеләр
Химик белемнәргә ихтыяҗ аеруча һөнәрчелектә һәм фармакологиядә зур була. Болгарда тимер, бакыр, җиз, кургаш, аккургаш, терекөмеш, алтын, көмеш, сөрмә, күкерт кебек металл һәм металлоидлар белән яхшы таныш булганнар. Аларны таба һәм эшкәртә белгәннәр. Болгар тимерчеләре X—XI гасырлардан ук яхшы сыйфатлы корыч җитештерә башлыйлар. Моның өчен алар төрле катнашмалы мәгъдән кулланганнар. Бу эштә аеруча никельле мәгъдәннәр кулай саналган. Сыйфатлы эш коралы, җиһазлар ясау өчен, коралның корычтан булган кисә торган өлешен тимер нигезгә эретеп ябыштырганнар. Аларның үткенлеген тагын да арттыру өчен, корычны һәм тимерне төрле термик режимнар кулланып углерод белән баетканнар. Шуннан соң корыч чыныктырылган. Корыч белән тимерне тиешле градустагы кызулыкта эшкәрткәннәр. Корыч белән тимерне гади ысул белән тимер эретү мичләрендә дә эретеп ябыштыра белгәннәр. Ә бу катлаулы мичләр үзләре үк химик-технологик гыйлемнәрнең югары булуын таләп иткән.
Бакырчылар бакыр нигезендә җиз, бронза, латунь кебек катнашмалар тапканнар. Металл үзлекләрен яхшы белгәнгә күрә, аны эшкәртү барышы белән оста идарә иткәннәр. Алтынчы һәм көмешчеләрнең эше дә тиешле югарылыкта булган. Металлның кайсы төре белән эш итүгә карап (алтынчы, тимерче, бакырчы, көмешче), аларның химик һәм физик үзлекләрен тирән үзләштерүдә зур әһәмияте булган. Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да химик гыйлемнәрнең тиешле югарылыкта булганда һәм аларны гамәлдә дөрес кулланганда гына мөмкин.
Дару өчен савытлар
Болгар археологик истәлекләр арасында сфероконус дип аталган савытлар еш очрый. Исемнәреннән үк күренгәнчә, бу очлы төпле, калын стеналы, йомры савытлар. Аларның авызлары бик кечкенә — тишек кенә. Утка чыдам балчыктан ясалган бу савытларда кыйммәтле сыеклыклар саклаганнар. Алар төрле металл, бигрәк тә төсле металл табу һәм эшкәртү өчен кулланылганнар.
Терекөмеш белән чылатып мәгъдәннән яки аның бак катнашмасын аерып алганнар. Аларда башка төр сыекча да сакланган. XII гасыр Көнчыгыш галиме Әбул-Фазыл Тифлиси үзенең «Бәян ас-сан ат» («Технологияне бәян итү») исемле хезмәтендә бу савытларда төрле химик препаратлар, дарулар саклануы турында яза.
Пыялачылар
Болгарларда пыяла җитештерү алга киткән була. Пыяла җитештерү болгарларда бер гади төр генә түгел. Аның гамәлдә торышы бар матди җитештерүнең, мәдәниятнең, гамәли белем-нәрнең, сәнгатьнең югары үсештә булганлыгын күрсәтә. Болгарлар бу һөнәрне башкалардан гына үзләштереп калмыйча, үз һөнәр мәктәпләрен дә булдырганнар. Чулман елгасының кварцлы комы пыяла җитештерү өчен бик кулай булмаган. Шуңа да карамастан, алар пыяла кайнату серенә яхшылап төшенеп, пыяла эретү мичләрендә тиешле кызулык тудырып һ. б. казанышларны куллану юлы белән химик яктан тотрыклы сыйфатлы пыяла ясауга ирешкәннәр. Пыяла ясау өчен югары температура, ә моның өчен кызуга чыдам матдәдән төзелгән мич кирәк. Андый балчык безнең җирлектә юк. Әмма болгарлар югалып калмаганнар — яңа төр утка чыдам материал да уйлап тапканнар. Ул динас дип атала. Ул 93 градустан да ким булмаган температурадагы кремнийның кислород белән кушылмасыннан гыйбарәт. Аны известь измәле кварцлы токымыннан җитештергәннәр. Бу чорда мондый материал башка җирләрдә күзәтелми. Утка чыдам ул чор өчен яңа булган бу материал бүген дә мичләр салганда киң кулланыла.
Пыяладан болгарлар күптөрле әйберләр җитештергәннәр: тәрәзә пыялалары, савыт-саба, озын аяклы бокаллар, графиннар,касәләр, ислемай шешәләре һ. б. Чүлмәкләр ясау, аеруча аларның өслеген бизәү өчен пыяладан гыйбарәт йөгертмәләр җитештерү химия өлкәсендәге гыйлемнәрдән башка булмаган. Йөгертмәле нәфис керамика җитештерү Болгар ханлыгында XII—XIII йөзләрдә югары үсеш ала. Савытлардагы йөгертмәләрнең төсе гадәттә коңгырт яшел, караңгы яшел, сыек яшел, кызгылт көрән төстә. Аларның күп өлеше кургаш белән кремний окисеннән торган. Кургаш окисе йөгертмәгә салмаклык, ялтырау, үтә күренмәлелек хасиятләрен биргән. Йөгертмәләр тимер, марганец катнашмалары ярдәмендә кызгылт көрән, коңгырт төскә кергән. Шулай да болгар йөгертмәләрендә иң таралганы — яшел төс. Ул бакыр катнашмасын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Төрле төстәге буяулар болгарларның бизәнү әйберләрендә, биналар диварларында да һ. б. урыннарда, әйберләрдә дә киң кулланылган.
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.
фотолар: anyfed.com, komanda-k.ru