Газ дигәч, кухняларда ашлар пешергән табигый газ гына күз алдына килмәсен. Күп кенә химик матдәләр өчен газ халәте гадәти. Ләкин шул гадиләрнең дә гадәти булмаган яклары килеп чыга икән. Әйдәгез, 5 гадәти булмаган газ белән танышыйк.
Кәефне күтәрүче газ
Америка химигы Джеймс Вудхауз 1800 елда формамидта (HCONH2) күкертнең (сера) җылытылган натрий нитриды (NaNO2) эремәсе белән үзара тәэсир итешүен өйрәнә. Кинәт көчле реакция башланып, аннан бик кискен булмаган хуш исле газ бүленеп чыга. Вудхаузга бу күренеш бик кызык булып тоела, шатлыгыннан ул хәтта биеп тә җибәрә. Икенче көнгә лабораториягә килгәч, ул колбада тиосульфат Na2S2O3 кристалларының тәэсир итешүенә тап була. Нәкъ шул вакытта диярлек инглиз химигы Гемфри Дэви нитрат аммонияның термик таркалуын күзәтә. Үзе искә алганча, аның ярдәмчесе шул процесс барган урынга бик якын басып, реторттан чыккан хуш исле газны берничә тапкыр иснәгән һәм шунда кинәт сәбәпсез бик каты көлә башлап, авып, йоклап киткән. Галимнәр шул ук бер газны – азот оксидын (I) N2O китереп чыгарганнар.
Кәеф күтәрүче газ белән мавыгу сәламәтлеккә җитди зыян салырга мөмкин.
Күп тапкыр уйлап табылган кислород
Бу газ белән химиклар бик күптәннән таныш инде, ләкин аның табигатен һаман да ачыклап бетерә алмыйлар. Иң беренче булып бу газны голланд алхимигы Корнелиус Дреббел 1602 елда селитраны җылыту ысулы белән китереп чыгара. 1615 елда Дреббел беренче зур су асты көймәсен төзи. Аны газ белән тутыра да 12 кешедән торган командасы белән өч сәгатькә Лондоннан ерак булмаган Темза елгасы төбенә төшеп китә. Бу экспедиция хәтта Англия короле Джеймс (Яков I) та катнаша. Соңрак, бу Дреббел тәҗрибәсен 1678 елда данияле галим Оле Борх, ә 1721 елда рухани Стивен Гейлс кабатлыйлар. 1772 елда швед даруханәчесе Карл Шееле шул ук газны “кара магнезия”нең (MnO2) күкерт әчелеге реакциясе белән китереп чыгара һәм аны “җәннәт һавасы” дип атый. Бу газ кислород булган.
Дреббел аны калий нитраты таркалуы белән: 2KNO3 = 2KNO2 + O2, ә Шееле кислородны күкерт серкәсенең марганец диоксиды бәйләнеше ярдәмендә китереп чыгарган — 2MnO2+2H2SO4=2MnSO4+H2O+O2.
Бозык газ
1772 елда өч химик – Карл Шееле, Генри Кавендиш, Даниель Резерфорд бертөрле тәҗрибә үткәргәннәр. Алар һаваны кызган күмер аша чыгарганнар, ә аннары селте – натрий һидроксидының суга эремәсе аша. Ә һаваның калган, сеңдерелмәгән өлешен, савытларга җыйганнар һәм анда янып торган чыраларның сүнүен ачыклаганнар. Химиклар кызган күмер һаваны бозган дигән нәтиҗәгә килеп, бу газны “агулы һава” дип атаганнар. Бу газ – азот.
Рудник газы
1812 елда бер инглиз шахтасында рудник газы шартлау нәтиҗәсендә, берничә секунд эчендә 100 шахтер үлә, шулай ук тагын берничә йөз кеше бик каты яралана. Хакимият вәкилләре танылган химик Һемфри Дэвига мөрәҗәгать итәләр. Бик күп тапкыр ясалган тәҗрибәләр нәтиҗәсендә, Дэви белән аның ярдәмчесе Майкл Фарадейның кулларында һәм йөзләрендә кечкенә ярачыклар барлыкка килгәч, болар шахтачылар лампасының ялкынын металл челтәр белән сакларга кирәк дигән карар кабул итәләр. Ни өчен эшләнелгән соң бу? Рудник газы – ул СН4 метаны. Метан һава белән бергә металл челтәр аша шахтачы лампасының ялкынына бәреп керә, ул шартлый һәм ялкынны сүндерә, шунлыктан, сетка аша шартлау тышкы якка чыкмый, чөнки аның кисәкчәләре суына һәм метан ялкынланмый.
Янмый торган газ
1903 елда Канзас штатында нефть скважиналарыннан кисәк кенә газ фонтаны бәреп чыга. Бәхеткә каршы, газ яна алмый торган була. Бу хәл белән кешеләр беренче бөтендөнья сугышында да очрашалар. Лондон өстенә бомбалар ташлаган алман дирижабленә ялкынлы туп ядрәсе эләгә. Ләкин дирижабль шартламый. Әкрен генә газ белән чыгара-чыгара, ул очып китә. Англиянең яшерен агентларында ыгы-зыгы башлана: бу вакытка кадәр алман дирижабльләре туп ядрәсе тию белән шартлый торган булганнар, чөнки водород белән тутырылган булганнар.
Белгеч химиклар шунда искә төшергәннәр: сугышка хәтле алман пароходлары, ни өчендер, балласт рәвешендә Һиндстан белән Бразилиядән монацитлы ком ташыганнар. Бу газ һелий булган. Монацитлы комда, радиоактив элемент – торий бар, ул таркалган вакытта һелий барлыкка килә, тыгызлык буенча ул водородтан гына калыша, ләкин водород алдында өстенлеге бар: ул янмый һәм химик яктан сүлпән.
Илсинә Батталова тәрҗемәсе