Басма активлык һәм фәнни цитаталау индекслары турында
Төрле җитештерү предприятиеләренең эш нәтиҗәләрен, конкуренциягә сәләтен бәяләүдә кулланыла торган күрсәткечләр булган кебек, (әйтик, җитештерелгән продукциядән кергән керем күләме), галимнәр һәм фәнни оешмаларның эшчәнлеген бәяләүче басма активлык күрсәткечләре дә бар. Бу күрсәткечләр, фәнни мәкаләләр һәм аларга булган сылтамалар санына нигезләнеп, галим яисә коллектив тарафыннан алып барылган тикшеренүләрнең сыйфатын билгеләргә ярдәм итә. Мисал өчен, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән фәнни оешмаларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген билгеләү методикасында да “югары уку йортының басма активлыгы” дигән пункт бар. Бу күрсәткечләр нидән гыйбарәт соң?
Галимнәрнең уңышлылыгын, абруен билгеләү өчен, аларны фәнни басмалар саны буенча классификацияләргә кирәк. Моның белән наукометрия юнәлеше шөгыльләнә. Наукометрия исә библиометрия ысулларына таяна. Библиометрия математик һәм статистик ысуллар ярдәмендә билгеле бер вакыт аралыгында басылган журналлар, билгеле бер тематика буенча мәкаләләр бастыручы авторлар санын һ.б. төрле параметрларны өйрәнә. Шулар арасында цитаталау индекслары ярдәмендә мәкаләләр һәм журналларның цитаталау дәрәҗәсен билгеләү дигәне дә бар. Әлеге төшенчә ике төрле мәгънәгә ия :
- цитаталау индексы – галим яисә коллективның фәнни хезмәтләренә сылтамалар санын билгеләүче библиометрик күрсәткеч. Мондый күрсәткечләргә импакт-фактор һәм Хирш индексы да керә;
- цитаталау индексы – басмаларның библиографик мәгълүматын һәм цитаталанучы әдәбият исемлеген туплаган библиографик мәгълүмат базалары.
Цитаталау индексы идеясен 1955 елда америка галиме Ю. Гарфилд тәкъдим итә. 1960 елда ул Фәнни мәгълүмат институтына (Institute for Scientific Information, ISI) нигез сала, ә 1964 елда Science Citation Index (SCI) дигән мәгълүматлар базасын гамәлгә кертә.
Хирш индексы нәрсә ул?
Хирш индексы (h-индекс) – 2005 елда америка физигы Х. Хирш тарафыннан гадәти цитаталау индексына (авторның хезмәтләренә барлык сылтамалар саны) альтернатива буларак тәкъдим ителгән, авторның фәнни эшчәнлегенә төгәлрәк бәя бирергә ярдәм итүче күрсәткеч. h-индекс түбәндәгечә исәпләнә: әгәр ким дигәндә 7 мәкаләсе булган авторның һәр мәкаләсенә ким дигәндә 7 сылтама булса, аның Хирш индексы 7 гә тигез була. Шул ук вакытта азрак цитаталанган мәкаләләр саны төрлечә булырга мөмкин. Әлеге күрсәткечнең g-, i-индекс кебек төрләре дә бар.
Шулай итеп, h-индекс еш цитаталана торган, күп мәкаләләре булган авторларда югары булачак. Кызганычка каршы, h-индекс ярдәмендә һәрвакытта да галимнең эшчәнлегенә төгәл бәя биреп булмый. Беренчедән, әлеге күрсәткеч, авторның үз эшләренә сылтама ясавы сәбәпле, ясалма үсәргә дә мөмкин; икенчедән, күп санлы, әмма түбән сыйфатлы мәкалә авторларының индексы да югары була ала. Хирш индексы шактый дәрәҗәдә галимнең нинди фән өлкәсендә эшләвенә дә бәйле. Бу төрле фән өлкәсендә тәҗрибә кую, мәкалә чыгару һәм цитаталау үзенчәлекләре белән аңлатыла. Әйтик, биология һәм медицина фәннәре белән шөгыльләнүче авторларның h-индексы гадәттә югарырак була. Шунлыктан, галимнәрнең эшчәнлегенә бәя биргәндә, боларның барысын да истә тотарга кирәк.
Импакт-фактор һәм аның төрләре
Импакт-фактор (IF) — узган гасырның 60-нчы елларында ISI тарафыннан фәнни журналларның әһәмиятлелек дәрәҗәсен билгеләү өчен тәкъдим ителгән күрсәткеч. Әлеге күрсәткеч журналда басылган һәр мәкаләгә 2 ел эчендә уртача ничә сылтама ясалганын күрсәтә. Журналның импакт-факторын билгеләү өчен, алдагы ике ел эчендә цитаталанган мәкаләләр санын (А) шул елларда басылган барлык мәкаләләр санына бүләргә кирәк (В):
IF = A / B
Импакт-факторны санаганда бары тик чын тикшеренү эшләре һәм фәнни күзәтүләр генә исәпләнә, редакциягә килгән хатлар, хәбәрләр һәм башка төрле язмалар каралмый. IF журналның дәрәҗәсен генә түгел, галимнәрнең эшчәнлеген бәяләүдә дә кулланыла: мәкалә басылган журналның импакт-факторы югарырак булган саен, мәкаләдә китерелгән мәгълүматлар да шуның кадәр ышанычлы. Моның сәбәбе гади: югары IFлы журналлар кулъязмаларны озаклап һәм җентекләп тикшерә.
Хирш индексы кебек үк, бер тематикага караган журналларның гына импакт-факторларын чагыштыру дөрес була. Әйтик, биология һәм медицина журналларының IFы математика журналларыныкыннан югарырак. Мәсәлән, «Cell» журналының хәзерге импакт-факторы 28,710 тигез, ә иң югары импакт-факторлар «Nature» һәм «Science» журналларына хас. Болар белән чагыштырганда, халыкара цитаталау индексларына кергән Россия журналларының импакт-факторлары гаять түбән. Мисал өчен, берьюлы рус һәм инглиз телләрендә чыга торган “Биоорганическая химия” журналының 2014 ел өчен IFы 0,535 тигез. Хәтта иң яхшы Россия журналларының импакт-факторы да 1,5-2,5 тирәсеннән узмый, сәбәбе – журналларның халыкара мәйданга әкрен чыгуы, һәм рус телендәге мәкаләләрнең күпчелек очракта Россия һәм БДБ илләре галимнәре тарафыннан гына цитаталануы.
Гади импакт-фактор белән беррәттән аның башка төрләре дә кулланыла. Әйтик, бишьеллык IF биш ел эчендә журналда басылган мәкаләләргә уртача ничә сылтама ясалганлыгын күрсәтсә, оперативлык индексы исә мәкаләләрнең бер ел эчендә нинди тизлек белән фән дөньясында танылуын күрсәтә. Кайвакыт мәкаләләрнең бердәм импакт-факторы дигән төшенчә дә кулланыла, ул автор мәкаләләре чыккан журналларның импакт-факторлары суммасына тигез.
Фәнни цитаталау системалары
Алда әйтеп киткәнчә, цитаталау индексының икенче мәгънәсе – ул библиографик мәгълүматлар базасы. Әлеге системалар мәкаләләрнең библиографиясе, цитаталанган һәм цитаталанучы хезмәтләр исемлегеннән тыш, авторлар һәм аларның оешмалары турында мәгълүмат та туплый. Мондый мәгълүматларны берләштерү, теге яисә бу галимнең, коллективның яки оешманың фәнни эшчәнлеген бәяләү мөмкинлеген бирә. Хәзерге вакытта иң танылган халыкара индекслар буларак Web of Science һәм Scopus санала. Бу системаларга кергән журналларны Югары аттестация коммиссиясе рәсми рәвештә таный.
Web of Science. 1992 елда ISI Thomson Reuters (АКШ) оешмасы тарафыннан сатып алына һәм Web of Science (WoS) дигән исем ала. Әлеге система төрле фән өлкәләренә караган мәгълүмат базаларының җыелмасыннан гыйбарәт, ул 12 меңнән артык дәрәҗәле журналның мәкаләләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
WoS басма активлыкны билгеләүдә түбәндәге элементларны куллана: табигать фәннәре буенча Science Citation Index Expanded базасы (якынча 1700 журналны үз эченә ала), иҗтимагый фәннәр буенча Social Sciences Citation Index базасы (2100 дән артык журналны туплый), сәнгать һәм һуманитар фәннәр буенча 1300 дән артык журнал туплаган Arts and Humanities Citation Index базасы. Әлеге системага кергән журналларның 43-45%ы — табигать фәннәре өлкәсенә, 25-27%ы – техник һәм кулланма фәннәргә, ә 30%ы иҗтимагый һәм һуманитар фәннәргә карый. WoS системасына кергән Россия һәм БДБ илләре журналларын әлеге сылтама буенча табарга була: http://wokinfo.com/russian/.
WoSда тупланган тулы библиографик һәм сылтамалар турындагы мәгълүмат галимнәрнең генә түгел, журналларның рейтингын төзергә дә мөмкинлек бирә. Ресурс түләүле, һәм язылу булмаган очракта, карау өчен тулысынча ябык.
Scopus. 1995 елда WoSның беренче җитди конкуренты – Elsevier (Нидерланд) нәшрияты тарафыннан оештырылган Scopus мәгълүматлар базасы дөнья күрә. WoS кебек үк, Scopus мультидисциплинар мәгълүматны туплый: аның карамагында 5 мең халыкара нәшрият чыгарган 18 мең журнал (шулар арасында 300 Россия журналы), моннан тыш, 42,5 млн язма, АКШ, Ауропа һәм Япониянең 24 млн патент язамасы, фәнни конференция материаллары һәм 359 млннан артык фәнни веб-битләр теркәлгән. Хәлбуки, WoSдан аермалы буларак, Scopus медицина, табигать һәм техник фәннәргә күбрәк игътибар бирә (83%), сәнгать, һуманитар һәм иҗтимагый фәннәргә караган басмалар исә киресенчә азрак яктыртыла (17% тирәсе).
1996 елдан соң чыккан мәкаләләр Scopusта сылтамалар исемлеге белән бергә индекслана, ә цитаталау дәрәҗәсе автомат рәвештә әлеге исемлекләрнең эчтәлеген анализлау ярдәмендә билгеләнә. WoSдан аермалы буларак, басма активлыкны билгеләгәндә, Scopus импакт-фактор урынына Хирш индексын куллана. Ресурс түләүле, әмма CrossRef системасына гиперсылтамалар булу сәбәпле, кулланучыларга CrossRefта китерелгән тулы мәкаләләргә күчәргә мөмкинлек бирә, хәтта аларга язылу булмаган очракта да.
РИНЦ. Россия галимнәре бастырган хезмәтләрнең уннан бер өлеше генә халыкара фәнни цитаталау системаларына эләгә, ә бу исә Россия галимнәре, журналлары һәм фәнни оешмалар эшчәнлегенә объектив бәя бирергә комачаулый. Шунлыктан, 2006 елда Россия фәнни цитаталау индексы (Российский индекс научного цитирования, РИНЦ) проектын тормышка ашыру буенча эш башланып китә. Әлеге библиографик мәгълүматлар базасы Россия галимнәренең 9 млн басмаларыннан тыш, әлеге басмаларга сылтама китерелгән 6 мең милли журнал турында да мәгълүмат туплый.
2011 елда РИНЦ платформасында Science Index мәгълүмати-аналитик системасы эшли башлый. Әлеге система РИНЦ мөмкинлекләрен шактый киңәйтә: галимнәренең чит ил журналларында чыккан мәкаләләре дә санала башлый, кайбер хезмәтләрнең тулы текстлары ачык форматта урнаштырыла, кулланучыларга монография, конференция материаллары, патент, БДБ һәм якын-тирә илләр чыгарган журналларны да өстәү мөмкинлеге туа һ.б. Болар барысы да система хезмәткәрләре һәм фәнни мәгълүмат җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлек булдырырга ярдәм итә. РИНЦ Фәнни электрон китапханә платформасында (eLIBRARY.RU) урнашкан һәм түләүле түгел, әмма басмаларның тулы тестларын алу өчен теркәлү сорала.
Шулай итеп, фәнни цитаталау индекслары галимнәрнең эшчәнлеген бәяләүдәге төп критерий гына булып калмый, фәнни эшчәнлекне үстерүгә дә үз өлешен кертә. Тик, кызганычка каршы, әлеге системаның җитешсезлекләре дә юк түгел. Еш кына җитәкчеләр, мәсьәләгә бик үк тирәнтен кермичә, төрле өлкәләрдә (хәтта нәтиҗәләр чыгаруга озак вакыт сорый торган өлкәләрдә дә) эшләүче галимнәргә Хирш индексы һәм WoS-Scopus журналларында басылган мәкаләләр саны буенча охшаш таләпләр куя. Бу исә, галимнәрне үзләренең яисә таныш-белешләренең хезмәтләренә сылтама ясарга, түбән сыйфатлы мәкаләләр бастырырга мәҗбүр итә. Әлеге проблемадан чыгу өчен, төрле өлкәләрдәге фәнни эшчәнлек үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.
Ләйлә Миңнуллина