• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Кешене нигә очкылык тота

23.01.2017

Кешенең эчке органнарын һәм үзәк нерв системасын бәйләп торган гизүче нерв күкрәк читлегеннән корсак читлегенә үңәчкә терәлеп үк диярлек үтеп керә. Үңәч белән бергә бу нерв диафрагмадагы кечкенә ярыктан (күкрәк куышлыгы белән корсак куышлыгын аерып торган мускул һәм сеңер киртәсе) этелеп керә дә, ашказанына һәм корсакның башка органнарына китә.

Менә шушы кысык урында ул күп очракта җәрәхәтләнә дә инде: ашыгып ашаганда үңәч аша шактый зур ризык телемнәре үтә, гизүче (сәйяр дип тә атыйлар) нерв диафрагма өлешендә кысыла һәм ярсына. Сәйяр нервның ярсынуы шулай ук ашказанының тиз тулуы, артык күп ашау, шулай ук ашаганда дөрес утырмау (бу вакытта нерв кысыла) һәм курку (кискен сулыш алганнан соң) нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.

Нервның кысылуы бик күп органнарның функцияләре бозылуын китереп чыгара, шуңа күрә дә организм моңа тиз һәм актив рәвештә реакция бирә. Ул үзәк нерв системасына сигнал җибәрә, бу үз чиратында диафрагма кыскаруы өчен җавап бирә торган диафрагмаль нерв ны активлаштыра.

Очкылык тоту – диафрагманы көчле һәм кискен кыскарырга мәҗбүр иткән нервның даими эшчәнлек нәтиҗәсе.  Очкылык тоту — сәйяр нервны «йөктән арындыру» омтылышы.

Шуңа күрә очкылык тотудан арыну өчен түбәндә санап кителгәннәр ярдәмгә килә ала:

1) тураерга, сузылырга да мөмкин

2) тирән итеп сулыш алырга һәм диафрагманы аска эткән кебек сулышны тоткарларга; тирән һәм әкрен итеп суларга да була;

3) су эчергә, әмма күп түгел, югыйсә нәтиҗә нәкъ киресенчә булырга мөмкин.

Бу күнегүләрнең барысы да органнар арасындагы бозылган бәйләнешләрне тәртипкә сала һәм диафрагманың үңәч ярыгында гизүче нервка басымны киметә.

Elementy.ru сайтыннан Гүзәл Шәвәлиева тәрҗемәсе

тышлыктагы фото: reachingutopia.com

Рубрика: МәкаләТеглар: медицина, сәламәтлек, тормыш



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.