Интернет челтәренең сылтамаларына максатсыз баскалап, бер-берсенә бәйле булмаган яңалыклар сюжетын һәм реклама роликларын караштыргалап, массакүләм мәгълүмат чараларының текстларын укып утыру — болар барысы да безнең аңыбызны «фрагментлы» һәм өзек-өзек итә. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә аралашу стиленә нигезләнгән бихисап китаплар чыга, клип кануннары белән уйланылган фильмнар төшерелә (моңа ачык мисал — «Матрица») .
Нәрсә соң ул «клиплы» фикерләү?
Әлеге термин 1990 нчы елларның уртасында барлыкка килә һәм кешенең кыска, ачык образлар, телевизион яңалыклар, видеоклиплар аша дөньяны кабул итә алу үзенчәлеген аңлата. «Clip» сүзе инглиз теленнән текст фрагменты, гәҗиттән, видео яисә фильмнан өзек дип тәрҗемә ителә. «Клиплы» фикерләү барышында тормыш видеоклипны хәтерләтә: кеше дөньяны бербөтен итеп түгел, ә бер-берсенә бәйләнмәгән диярлек вакыйгалардан тора, дип күзаллый.
Бүгенге көндә сериаллар, фильм, мультфильмнар «клиплы» фикер йөртә торган кулланучы өчен чыгарыла. Алар берсен-берсе мантыйксыз алыштыра торган кечкенә генә өлешләрдән гыйбарәт. Пресса зур булмаган текстлар белән тулы, ә аларда авторлар күтәрелгән мәсьәләне нибары өстен-өстен генә ачыклый. Телевидениедә нәрсә? Башта бер-берсе белән бәйләнмәгән яңалыклар күрсәтәләр,ә аннары һичнинди уртак темасы булмаган рекламалар тезелеп китә. Нәтиҗәдә, кеше, бер теманы, аңлап бетерегә җитешмичә, икенчесенә чума.
«Клиплы» фикер йөртә торган кешенең дөньясы өзлексез үзгәреп торучы мәгълүмати кисәкләрдән һәм аерым фактлардан тора. Кеше вакыйгаларның алмашынуына күнегә һәм һәрвакыт яңаларны сорый. Шулай итеп, аның яңа җырлар тыңлау, яңадан-яңа видеороликлар карау, «кычкырып» торучы язма эзләү теләге артканнан-арта бара…
«Клиплы» фикерләүнең тискәре яклары гына бар кебек тоелса да, чынлыкта исә, уңай яклары да бар икән. Иң элек тискәре якларыннан башлыйк.
Беренчедән, кеше бер генә мәгълүматта игътибарын озак тотып тора алмый башлый, анализлау сәләте сизелерлек итеп түбән тәгәри.
Әгәр кеше «клип» рәвешендә фикерли икән, димәк, ул ситуациягә тулысынча анализ ясый алмый, чөнки аның аңында бернинди мәгълүмат тә озак тормый, ә һәрвакыт яңасы белән алышына.
Ә бит тормышта һәм эштә уңышка ирешүең синең ничек фикер йөртүеңә бәйле. Мәсәлән, бизнеста анализ ясый белү, төп, мөһим әйберне ассызыклау һәм анализ нәтиҗәсендә нинди дә булса карар кабул итә белү — ягъни «клиплы» түгел,ә «дәвамлы рәвештә» фикерләү — бик мөһим нәрсә. Зур игътибарлылык — менә нәрсә таләп ителә бизнеста, мисал өчен, әңгәмә, очрашулар вакытында темадан тайпылмаска кирәк бит.
«Клиплы» фикерләүнең тагын бер начар ягы, ул да булса, — кеше бүтәннәр өчен дә кайгыра белү сәләтен югалта.
Кеше көн саен диярлек телевизор экраннарындагы, YouTube’тагы кансызлык, мәрхәмәтсезлекне үзенә «сеңдереп» бара. Нәкъ менә шул әлеге проблеманы китереп чыгара да инде. Бөтен дөньяны тетрәндерерлек кайгы була калса, кешеләр зыян күрүчеләрне һәм әлеге бәлагә дучар булучыларны кызганалар, алар өчен кайгыралар, әмма бу озакка бармый, чөнки бу вакытка инде баш миеннән тонналап яңа мәгълүмат үткән була. «Клип»лы фикерләү тиз арада сүнә торган хисне тудыра.
«Клиплы» фикерләүнең яхшы ягы: реакцияне тизләтә.
Джеймс Мартин, танылган британ футурологы, интернетның пәйдә булачагын алдан әйткән галим, кешеләрне 2 төргә бүлә. Беренче төр кешеләр — «китап кешеләре» — мәгълүматны китаплардан ала, һәм аларның фикерләве дә өзек-өзек түгел. Икенче төр — «экран кешеләре», аларга исә «клиплы» фикерләү хас. Икенче төргә караучы кешеләрнең өстенлеге — алар теләсә нинди үзгәрешкә бик тиз «җавап кайтаралар».
«Клиплы» фикерләү белем алу коэффициентын киметә, һәм уку дәрәҗәсе төшә.
Дөньядагы барлык мөгаллимнәр чаң сугалар: балалар бик аз укыйлар, өстәвенә, укыганның мәгънәсен аңламыйлар. Мәктәп укучылары чит кеше фикерен бик начар, аңлыйлар, шунлыктан алар өчен изложение язу — башкарып чыга алмаслык эш. Укучылар күптән түгел өйрәнгән әйберне бик еш оныталар, классикларыбызның әсәрләренә алынмыйлар да. Тәҗрибә рәвешендә укучыларга алдагы сыйныфта үтелгән программадан берничә бик гади сорауга җавап бирергә кушалар. Һәм нәтиҗәсе? Укучыларда белем алу коэффициенты нибары 10%. Бары тик өй эшен әзерләп йөрү һәм әсәрләрнең кыскача эчтәлеген сөйләү генә аларны коткара.
Алдагы яхшы ягы — баш миен мәгълүмат белән тулмавыннан саклый.
Күп кенә галимнәр «клиплы» фикерләүне 21 нче гасырга, информацион технологияләр үсеш алган чорга яраклашу чарасы дип атыйлар. Чыннан да, хәзерге заман кешесенең баш мие дистәләгән чыганактан, интернеттан килгән терабайтлы мәгълүматны ничек эшкәртеп бетерсен соң?
Аңа каршы начар ягы — кешеләр иярүчәнгә әйләнәләр, алар белән идарә итү җиңел була.
Рекламаларның кыска булуы — маркетингның уңышлы коралы. Рекламаларда басым эмоцияләргә ясала, һәм кеше, уйлау, анализлау сәләтен читкә куеп торып, күп очракта кирәкмәгән әйбер сатып ала. Аннары исә моны үз теләгең белән эшләмәгән кебек тоела башлый, әмма ни өчен шулай булды соң? Моны аңлату авыр, чөнки эмоцияләр аңны «капладылар».
«Клиплы» фикерләүнең уңай ягы — берьюлы берничә эш башкару сәләте ачылу.
Америка психологы Лари Розен «Мин, минем әйләнә-тирәм һәм мин: «интернет буынын» тәрбияләү» дигән китабында яңа буын вәкилләренең берьюлы күп эш эшли алуын ассызыклый. Мондый кешеләр җыр да тыңлый, социаль челтәрләрдә дә языша, интернетны да гизә һәм шул ук вакытта өй эшен дә әзерли яисә бүтән әйбер белән дә шөгыльләнә ала.
«Клиплы» фикерләүнең тискәре яклары белән ничек көрәшергә?
«Парадокслар ысулы»
Исеме бөтен дөньяга танылган педагог, профессор Михаил Казиник аналитик сәләтне һәм тәнкыйти фикерләүне үстерүче «парадокслар ысулы»н куллана. Парадокс — каршылык дигән сүз. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: фикерләү сәләте какшаган балалар укытучы әйткән һәр сүзгә ышаналар, гәрчә аңлап бетермәсәләр дә. Ә әгәр укытучы бер-берсенә каршы килгән фактлар әйтә икән, кагыйдә буларак, укучы уйлана башлыйлар.
Мәсәлән: Моцарт — иксез-чиксез музыка әсәрләре язган гениаль композитор — хәерчелектә үлә. Бетховен искиткеч симфонияләр иҗат итә, әмма саңгырау була. Шопенга туберкулез диагнозы куялар һәм, 2 елдан да артык яшәмәячәксең, диләр, ә ул концертлар бирүен, музыка язуын дәвам итә һәм тагын 20 ел яши! Моны ничек, аңлатырга? Парадокслар, каршылыкларны эзләү — фикерләргә, мәгълүматны дөрес кабул итәргә өйрәтә торган күнегү.
Фәлсәфи әдәбият һәм әдәби әсәрләр уку
«Google безне юләрләтәме?» дигән мәкаләсендә америка язучы һәм публицист Николас Карр, бер-ике бит укыганнан соң игътибары таралуын һәм бүтән шөгыль эзләү теләге тууын искәртә. Бу — «клиплы» фикерләүнең нәтиҗәсе, аның белән көрәшер өчен белгечләр классик әсәрләрне укырга тәкъдим итәләр, чөнки алар анализ ясарга өйрәтәләр. Телевизор караган вакытта, әдәби әсәр укыгандагы кебек, кеше мөстәкыйль рәвештә образлар тудыра алмый, ул инде әзер әйберне «йотып» кына утыра.
Кайбер мөгаллимнәр студентларына хәзерге заман фәлсәфәчеләрен — Лиотар, Бодрийяр, Барт, Фуко, Бахтин, Лосевны — укырга кушалар. Фәлсәфи эшләр аркылы гомуми әйбердән бер әйбергә күчү чылбырын төзергә өйрәнеп була, дип санала. Әлбәттә, кайбер «клиплы» фикерләүчегә фәлсәфәчеләрне уку классикларга караганда да кыенрак тоелырга мөмкин.
Ничек үзеңне зур әсәрләр укырга мәҗбүр итәргә соң? Моңа өйрәнер өчен, уяткыч сәгать ярдәм итәр. Укыган вакытта башта һәр 10, аннары 20, 30 минут саен ял итеп алырга кирәк. Ял вакытын да бушка түгел, ә укыган өлешнең кыскача эчтәлеген сөйләп, геройларга характеристика биреп яисә укыганны конспектлап уздыру хуп. Нәтиҗәдә — аналитик фикер йөртү сәләте ачыла, һәм баш миендә тәртип урнаша.
Дискуссияләр һәм уртак фикергә килә белү
Тирәнтен уйлау өчен капма-каршы фикер йөрткән кешеләрнең фикерләрен аңлый һәм аларга анализ ясый белергә кирәк. Бер генә якны күрү — һәрвакыт куркыныч. Һәрбер сорауда һәрвакыт каршы якны эзләргә кирәк. Дискуссион клубларда, түгәрәк өстәлләрдә, әңгәмәләрдә катнашу кешене аек акыллы итә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: нәкъ менә дискуссиядә катнашу мөһим, ә бәхәстә түгел. Бәхәс вакытында кешеләр бары тик үз фикерләрен яклый һәм җиңәргә тырыша, ә дискуссиядә катнашучылар исә, үз ягын яклау белән чикләнмичә, каршы якны да аңлап, дөреслекне табарга тырыша. Бәхәс тә, дискуссия дә мөһим, әмма икенчесе уйлау сәләтен һәм теләген ныграк үстерә.
Мәгълүматтән ял итеп тору көне
Информацион ташкын хөкем сөргән заманда үзеңне мәгълүмат алудан чикләп тору — бик акыллы карар. Экспертлар шәхси «Мәгълүматтан ял итеп тору көне» үткәрүне хуп күрәләр. Бу көнне нәрсә дә булса уку яисә карау катгый тыела, ә менә рәсем ясау, язу, дуслар белән күрешеп сөйләшү комачау итмәс. Куллану һәм яңа әйбер булдыру арасында баланс булмаса, кеше — нибары базар эшчәнлеген тәэмин итүче бер машина гына.
Ә калган көннәрне исә мәгълүмат алу чарасын контрольдә тотарга кирәк. Мәсәлән, каналларны күчереп утыруны («зеппинг») театрга барып кайту, ә кыска материаллар укуны зур әсәрләр уку белән алыштырырга була.
«Клиплы» фикерләү ул — диагноз түгел, ә информацион технологияләр заманасының аерылгысыз, уңай һәм тискәре яклары булган бер өлеше — менә шуны истән чыгармаска кирәк.
Look At Me сәхифәсендә Александра Косенко текстыннан Эльза Гыйздәтова тәрҗемәсе
иллюстрацияләр Didier Leroi/Flickr, Solomon R. Guggenheim Museum/Flickr, youaretrulyloved.com, Алия Мәссарова,
иконка-тамгалар icons8.com сәхифәсеннән