Әйе, чын диннәргә пародия буларак барлыкка килгән дини ышанулар да бар. Кемдер күзгә күренми торган алсу бермөгезгә табынса, башкалар – оча торган токмач монстрына, ә өченчеләр – Тулы булмаган Хәкимгә ышана.
Пастафари
Оча торган токмач монстрына табынучыларны пастафарианнар дип йөртәләр. Бу динне Бобби Һендерсон исемле бер кеше 2005 елда уйлап таба. Ул шул рәвешле Канзас штаты мәгариф идарәсенең мәктәптә эволюция теориясенә альтернатива буларак «мәгънәле уйлап табу» концепциясен (креационизмның бер төрен) кертүенә протест белдерә. Бүгенгесе көндә бу «диннең» меңләгән тарафдары бар, күп кенә илләрдә, шул исәптән, Русиядә, дин рәсми рәвештә танылган, ул башка диннәр белән беррәттән, төрле хокуклардан файдалана.
Һендерсон гайре табигый бер Барлыкка китерүче турында өйрәтмә турында сөйли. Бу зат токмач һәм тефтелига бик тә охшаган, аның исеме – Оча торган токмач монстры. Боб үзенең өйрәтмәсен башка диннәр белән беррәттән белем бирү процессына кертергә тәкъдим итә.
Тулы булмаган Хәким чиркәве
Бу дини ышану да АКШта килеп чыккан. Аның нигез салучысы – америкалы язучы, режиссер һәм телевидение алып баручысы Ивэн Стэнг, ул чиркәвен 1970-елларда ачып җибәрә. Стэнның дине, имеш, 1950-елларда сатучы булып эшләгән Дж. Р. «Бобб» Доббс тирәсендә бөтерелгән ышанулар системасына нигезләнә. Доббс бу диннең пәйгамбәре дип санала да инде. Доббс һәм аның төрле илаһлар белән элемтәләре турында җентекле хикәятләрдән диннең «изге китабы» формалашкан. Диннең үзәгендә торган иләһ – Йәһвә 1. Аның яраннары исә борынгы мифологиядән һәм популяр нәфис әдәбияттән алынган аллалар.
Диннең «Изге китабы» кешелекнең башын эшкәртүгә һәм дин тарафдарларын эзәрлекләүгә багышланган Бөек сүз куешу турында сөйли. Оешманың җитәкчеләре үз тарафдарларын дөньяда хакимлек иткән сатлык һәм ике йөзле рух һәм иманнан качып, чын рухияткә барырга өнди.
Дискордиа дине
Дискордиа дине, гадәти диннәрдән аермалы буларак, гармония һәм тынычлыкка чакырмый, ә киресенчә, хаос турында сөйли. Дискордианчыларның төп иләһе – Эрида, борынгы грекларда ул тавыш-гауга алиһәсе булган. Нәкъ менә Эрида Фетида белән Пелейның туенда Гера, Афина һәм Афродита исемле алиһәләргә гауга алмасын биргән, алма аркасында купкан бәхәс ахыр чиктә Троя сугышын китереп чыгарган.
Диннең китабы дип Гомәр Хәйям Равенхурст (Керри Торнли) белән Кече Малаксипс (Грегори Хилл) тарафыннан язылган Principia Discordia (испанчадан тәрҗемә итсәк, «Гауга бәһасе») китабы санала. Әсәр әллә 1958, әллә 1959 елда язылган. Америкалы язучы Роберт Антион Уилсон исә үзенең «Иллюминатус!» романы аркылы динне бар дөньяга таныта.
Дини өйрәтмә үзе исә дзен-буддизм, экзистенциализм, релятивизм, феноменология һәм гомуми семантиканың гаҗәеп бер кушылмасыннан гыйбарәт. Диннең төп тезисларының берсе: «катгый рәвештә ышанабыз: теләсә кайсы катгый ышану хата». Ышануның иң мөһим мифларының берсе исә Соры йөз Груадның ләгънәте турында миф. Ул кешеләрнең иҗатны нигә югалтулары һәм нигә тәртип корырга тырышулары турында аңлата. Эш шунда ки, Соры йөз – ул юмор хисеннән бөтенләй мәхрүм калып, кешеләрне җиһанның нигезендә тәртип һәм җитдилек ятырга тиеш дигән фикергә этәрү белән мәшгуль булган бер зат. Шул рәвешле, миф кешеләр тәртипне мәҗбүри урнаштырырга омтылган урыннарда гына хасил була торган деструктив хаосның каян килеп чыгуын аңлата. Асылда, дин социаль неврозларны фаш итә һәм аларның тамырларын ачып күрсәтә.
Күзгә күренмәс алсу бермөгез
Күзгә күренмәс алсу бермөгез (единорог) – пародия өчен уйлап табылган диннәрдә булган иләһләрнең берсе, ул, атаклы Рассел чәйнеге кебек үк, атеистлар һәм дин скептиклары тарафыннан актив кулланыла. Искә төшереп үтик, 1952 елда америкалы математик һәм фәлсәфәче Бертран Рассел Алланың барлыгы турында карашын түбәндәге сүзләр белән белдерә:
«Күп кенә динлеләр үзләрен шулай тоталар ки, әйтерсең, гомум кабул ителгән постулатларны исбатлау догматикларның эше түгел, ә киресенчә, скептикларның вазифасы. Бу, әлбәттә, алай түгел. Әгәр дә мин Җир белән Марс арасында, Кояш тирәли эллиптик орбита буенча фарфор чәйнек хәрәкәтләнә дисәм, һәм баштан ук, бу чәйнек бик кечкенә, аны иң көчле телескоплар да күрә алмый дип өстәп куйсам, миңа беркем дә каршы чыга алмас иде. Ләкин мин шуннан соң, сүзләремне инкарь итеп булмаганга, акылга ия кеше аның дөреслегендә шикләнә алмый дип белдерсәм, моны сафсата дип атарлар иде. Әмма дә ләкин мондый чәйнекнең барлыгы борынгы китапларда әйтелсә, аның чынлыгы хакында һәр якшәмбе сөйләсәләр һәм бу фикерне мәктәп балаларына ук сеңдереп барсалар, аның барлыгына ышанмау сәер дип кабул ителер иде, шикләнүче кеше – мәгърифәтле заманда психиатрның, ә әүвәлгерәк чорда – инквизициянең игътибарына лаек дип табылыр иде».
Теизмнан көлү өчен уйлап табылган иләһ – ул алсу бермөгез, һәм ул күзгә күренми. Бөтен парадокс менә шуннан гыйбарәт тә инде. Күзгә күренмәс алсу бермөгезнең юклыгын исбатлап карагыз әле! Яки аның барлыгын…
Күрүебезчә, яңа гасырда да диннәр һәм дини өйрәтмәләр барлыкка килү дәвам итә. Искә алынган шаяртулы, пародия тибында ясалган диннәрнең күбесе, әлбәттә, юкка чыгар. Ләкин кайберләре әле озак вакыт яшәячәк. Аларның тарихта калдырачак эзе нинди булыр? Вакыт күрсәтер.
Naked Science материалы буенча
Ольга Фадеева тексты
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
фотолар: lenta.ru, flickr