Дини корылмалар — мәчетләр, чиркәүләр, синагога, пагода, гурдва һәм башка күп төрле биналар — кешелекнең рухи һәм матди үсешен, җәмгыятьнең рухияткә булган ихтыяҗын чагылдыручы һәйкәлләр. Махсус «Гыйлем» өчен КФУ һәм «Мөхәммәдия» талибәсе Алия Мәссарова төзегән исемлектә дөньяның иң күренекле 20 дини корылмасы тупланган.
1. Әл-Хәрам мәчете
(Согуд Гарәбстаны, Мәккә шәһәре)
«Әл-Хәрам» мәчете гарәп теленнән «Изге (тыелган) мәчет» дип тәрҗемә ителә, дөньядагы төп һәм иң зур мәчет. Бинаның эчендә һәм ачык һавада 4 миллионга кадәр кеше гыйбадәт кыла ала. Мәчетнең мәйданы – 356 800 кв. метр. Аның үзәгендә исламның Кәгъбәсе урнашкан. Аңа Ибраһим г.с. һәм аның улы Исмәгыйль г.с. нигез салган дип санала. Әл-Харәм мәчетенең хәзерге бинасы 1570 нче елдан билгеле. Иң элек ул 6 манаралы була, әмма Истанбулда Солтан Әхмәт мәчете дә 6 манаралы итеп төзелгәч, 7 нчесен өстиләр. Бүгенге көндә барлыгы 9 манара. Хаҗ башланганчы биредәге Кәгъбәтуллаһ Согудия акчасы белән 20 млн. риал торган кисвәһ белән чорналып алына. Кисвәһ – ул алтын җепләрдән Коръән аятләре чигелгән кара төстәге ефәк тукыма. Бу япма елга бер тапкыр Зөлһиҗҗә аеның 9-10 көннәрендә алыштырыла. Бер кисвәһ өчен 670 кг ефәк һәм 150 кг алтын һәм көмеш тотыла.
2. Ән-Нәбави мәчете
(Согуд Гарәбстаны, Мәдинә шәһәре)
Ислам динендә “Әл-Харәм” мәчетеннән соң икенче изге урын. Хаҗ вакытында 1 миллионга кадәр кеше сыйдыра. Гарәп теленнән “Пәйгамбәр мәчете” дип тәрҗемә ителә. Иң элек бу урында мәчет пәйгамбәр Мөхәммәт Мостафа с.г.в. тарафыннан 622 нче елда төзелә (ул вакытта Мәдинә шәһәре әле Йәсриб дип атала). Еллар дәвамында мәчет зурайтыла, бүген аның 10 манарасы бар. Мөхәммәт с.г.в. һәм аның сәхәбәләре, мөселманнарның беренче ике хәлифәсе – Әбү Бәкр һәм Гомәр р.г.-нәрнең каберлекләре мәчетнең яшел гөмбәзе астында урнашкан. Бу танылган гөмбәзнең торгызылу датасы төгәл билгеле түгел, әмма аның тасвирламасын XII гасыр башы кулъязмаларында табарга була. Әлеге бинаны планлаштыру ысулы бөтен дөньядагы мәчетләр өчен кабул ителгән.
3. Әл-Акса мәчете
(Израиль, Иерусалим шәһәре)
Гыйбадәтханә тавында (Храмовая гора) урнашкан мәчет. Ислам диненең өченче изге урыны. Мәчеттә берьюлы 5 мең мөселман гыйбадәт кыла ала. Иң элек ул хәлифә Гомәр ибн әл-Хәттаб тарафыннан салынган кечкенә генә мәчет була, соңрак аны хәлифә Габдел-Мәлик ибн Мәрван фәрманы белән 705 нче елда зурайталар. Бу урын пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.-нең мигъраҗ кылуы (күккә ашу вакыйгасы) белән бәйле дип санала.
Еш кына Әл-Акса мәчетен Куббат әс-Сахра (Кыя Гөмбәзе) мәчете белән бутыйлар. Исегездә калдырыгыз: алтын гөмбәзле мәчет – ул Куббат әс-Сахра, Әл-Акса мәчетенең гөмбәзе исә соры төстә. Комплексның үзәге алтын гөмбәзле мәчет булуына карамастан, исламның өченче изге урыны – Әл-Акса.
4. Изге Пётр базиликасы
Ватикан
Католиклар гыйбадәтханәсе. Ватиканның иң зур үзәк корылмасы, дөньяның иң зур тарихи нәсари чиркәве. Берничә буын осталарның – Донато Браманте, Рафаэль Санти, Микеланджело Буонарроти, Джованни Лоренцо Бернини – иҗат җимеше. Бина 60 мең кеше сыйдыра, өстәвенә, мәйданында 400 мең кешелек урын бар. Изге Петр гыйбадәтханәсенең алтаре күпчелек нәсари храмнарыныкы кебек көнчыгышка түгел, ә көнбатышка юнәлгән. Дөньядагы иң зур чиркәү – Ямусукродагы Нотр-Дам-де-ла-Пэ базиликасы Изге Петр соборы үрнәге буенча эшләнгән.
5. Нотр-Дам-де-ла-Пэ базиликасы
(Кот-д’Ивуар, Ямусукро шәһәре)
Дөньяның иң зур чиркәве буларак Гиннес рекордлары китабына кертелгән католик гыйбадәтханәсе. Икенче исеме – Изге кыз Мария базиликасы. 1985 – 1989 нчы елларда Римдагы Изге Пётр соборы үрнәгендә төзелә. Чиркәүне 1990 нчы елның 10 нчы сентябрендә папа Иоанн Павел II изгеләштерә. Ямусукродагы базилика Ватикандагы иптәшен мәйдан зурлыгы (30 мең кв.метр) һәм гөмбәз биеклеге (158 метр) ягыннан артта калдыруга карамастан, эчке киңлеге 18 мең кешене генә сыйдыра (Изге Пётр соборы исә 60 мең кешегә каралган дидек).
6. Кадетлар кәшәнәсе (часовня)
(АКШ, Колорадо штаты)
АКШ BBC очучылар академиясе филиалы базасы һәм хәрби шәһәрчек территориясендә урнашкан бина. 1959 – 1962 нче елларда төзелә. Кәшәнәнең зур профилен корычтан эшләнгән 50 метрлы 17 рам ясый. Аларның очлары сөңге белән тәмамлана. Бина 3 өлешкә бүленгән, аның бүлмәләрендә католик, протестант һәм яһүд диннәре вәкилләре гыйбадәт кыла. Икенче кат тулысы белән протестант диненә, беренче кат католик һәм яһүд диннәре вәкилләренә бирелгән, буддистлар өчен дә бер бүлмә каралган. Һәрбер зонага керү юлы аерым эшләнгән, шуңа төрле конфессияләр гыйбадәт кылырга бер-берсенә комачауламый. Өстәвенә, кәшәнәдә берничә зур бүлмә бөтенләй дини атрибутикасыз, бу башка дин тотучылар өчен махсус каралган, еш кына анда кадет-мөселманнар намаз укып чыга.
7. Җиннә җәмигъ мәчете
(Мали, Җиннә шәһәре)
Дөньядагы иң зур балчыктан ясалган мәчет. 1906 – 1909 нчы елларда 3 манаралы итеп, прессланган балчык, ком һәм судан төзелә. Бина өч метрлы платформада, XIII – XIV гасырларда булган иске мәчет урынында урнашкан. Җиннә мәчетенә мөселманнарга гына керү рөхсәт ителгән, моның турында мәчет янындагы элмә такталар хәбәр итә. Мәчет “Иске Җиннә шәһәре” комплексыв белән бергә, 1988 нче елны Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелә.
8. Изге Гаилә гыйбадәтханәсе
(Испания, Барселона шәһәре)
Католик дине корылмасы, Антонио Гаудиның күренекле проекты. Әлеге гыйбадәтханә 1882 нче елдан бирле сәдака акчасына төзелә. Таш блокларның эксцентрик формасын ясау авырлыгы шулай ук төзелешне тоткарлый. Һәрбер блок индивидуаль эшкәртүне һәм җайлауны таләп итә. Испания мәгълүматлары буенча, бина 2026 нчы елдан да иртәрәк әзер булмаячак.
9. Фәйсал мәчете
(Пакьстан, Исламабад шәһәре)
Дөньядагы тагын бер иң зур мәчетләрнең берсе. 5 000 квардат метрлы территориядә 300 мең кеше гыйбадәт кыла ала. Дүрт манарасы бар. 1976—1986нчы елларда төзелә. 1969нчы елда 17 илдән 43 архитектор үз проектларын тәкъдим иткән халыкара конкурс үткәрелә. Дүрт көн фикер йөртелгәннән соң төрек архитерторы Вәдат Али Далокай проекты кабул ителә.
Король Фәйсал ибн Габдел Газиз әс-Согуд мәчетне салуга зур ярдәм күрсәтә. 1975 нче елны аны үтерүләреннән соң, мәчет һәм мәчеткә илтүче юл аның исемен ала.
10. Ват Ронг Хун
(Таиланд, Чианграй шәһәреннән ерак түгел)
Буддизм гыйбадәтханәсе, “Ак гыйбадәтханә” буларак та танылган. Бинаның проектын рәссам Чалермчаю Коситпипат эшли. Ват Ронг Хун — буддизм диненә хас булмаганча, ак төстәге материал лар кулланып эшләнгән корылма. Эчке яктан бинаның диварларында төсле буяулар белән ясалган бизәкләр бар, ә тышкы якта гадәти булмаган сыннар күрергә була. Гыйбадәтханә дөньяда иң матур биналарның берсе булып санала.
11. Изге Георгий гыйбадәтханәсе
(Эфиопия, Лалибела шәһәре)
Тулысынча кыядан кисеп ясалган чиркәү. Бина 25 метрга 25 метр зурлыктагы тәре кыяфәтендә эшләнгән һәм аның биеклеге дә (бу очракта тирәнлеге дисәк тә була) – 25 метрны тәшкил итә. Риваять буенча, бу дини корылма XIII гасырда Лалибела патшасы фәрманы белән 24 ел дәвамында төзелә. Барлыгы Лалибелада кыядан кисеп эшләнгән һәм үзара тоннельләр белән тоташтырылган 11 гыйбадәтханә бар. Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән.
12. Таҗ Маһал
(Һиндстан, Агра шәһәре)
Бөек Моголлар падишасы Шаһ-Җиһан әмере буенча 1629 елда вафат булган сөекле хатыны Мөмтаз Маһал истәлегенә салына. Төзелеш 1632 – 1653 нче елларда бара. Төрбәне (мавзолей) төзүдә дөньяның төрле почмакларыннан 22 мең оста һәм һөнәрче катнаша. Бик кыйммәткә төшкән мавзолей 22 ел төзелә. Шаһ-Җиһанны, үлгәч, васыяте буенча сөекле хатыны янына мавзолей эченә күмәләр. Таҗ Маһал — моголлар архитектурасының иң күренекле үрнәге. Ул үз эчендә фарсы, һинд һәм ислам архитектура стильләрен берләштерә. 1983 елда Таҗ Махал Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы объекты булып игълан ителә. Аны шулай ук «Һиндстан мөселман сәнгатенең энҗе бөртеге» дип атыйлар.
13. Милан җәмигы (соборы)
(Италия, Милан шәһәре)
Миланның үзәгендә урнашкан, аның символы булган һәм бөтен дөньяга танылган гыйбадәтханә. 1386—1965 нче елларда төзелә. Бу дини корылманы төзегәнче, аның урынында тарихкача булгач чорда кельтлар гыйбадәтханәсе булган диләр, римлылар вакытында исә – Минерва гыйбадәтханәсе, аннары IV гасырда төзелеп, VI гасырда җимерелгән Санта-Текла чиркәве, ә VII гасырдан бирле – Санта-Мария-Маджоре чиркәве торган. Соңгысын соборны төзер өчен урын әзерләгәндә сүтәләр. Ун ел дәвамында бу дини корылманың архитекторлары алмашынып тора һәм 1470нче елда, ниһаять, әлеге эшне үз өстенә Джунифорте Солари ала. Үзенә ярдәмгә ул Донато Браманте һәм Леонардо да Винчины ала. Нәкъ алар соборның готика стилен ул чорда заманча булган ренессанс элементлары белән баетып җибәрергә тәкъдим итәлә. Нәтиҗәдә, соборның нигезе сигез почмактан торган гөмбәзләр барлыкка килә.
14. Хәсән II мәчете
(Марокко, Касабланка шәһәре)
Марокконың 105 мең кеше өчен исәпләнгән иң зур мәчете һәм дөньяда иң зур мәчетләрнең берсе. Атлантик океанның ярында урнашкан. Мәчетнең гаҗәеп зур (25 000 кеше сыйдыра торган) пыяладан ясалган залыннан океанга күренеш ачыла. Бердәнбер манарасының биеклеге – 210 метр. Дизайн авторы – француз архитекторы Мишель Пинсо.
1986 – 1993 нче елларда төзелә. Мәчетне төзү һәм бизәү эшендә 2500 төзүче, 10 000 рәссам катнаша. Марокконың 6000 остасы биш ел дәвамында мозаика, мәрмәр идәннәр, таш колонналар һәм мәчетнең башка элементлары өстендә эшли.
15. Лас-Лахас соборы
(Колумбия, Нариньо департаменты)
Колумбиядә иң күп кеше йөри торган гыйбадәтханәләренең берсе. Ул 1948 нче елда Эквадор чикләреннән ерак түгел, Гуаитара елгасы каньонында төзелә. Гыйбадәтханә тирәк тарлавыкның ике ярын тоташтырып торучы 30-метрлы күпердә тора. Бүгенге көндә бу бинаны ике францискан җәмәгате – Колумбия һәм Эквадорныкы – карап торалар. Шул рәвешле, Лас-Лахас Көньяк Американың ике халкы тыныч һәм тату яшәвенә сәбәп булып тора.
16. Һармандир Саһиб
(Һинд, Амритсар (Пенжаб) шәһәре)
Сикхизм дине йолалары уза торган үзәк гурдвара. Гурдвара дип сикхизм гыйбадәтханәсен атыйлар. Бу бина суы шифалы дип саналган күл уртасында урнашкан. Риваятьләрдә бу су үлемсезлек эликсиры булып килә. 1577 нче елда сикхларның дүртенче гурусы Рам Дас, соңрак Амритсар (“Үлемсезлек шәрабы чыганагы”) буларак танылган сулыкны казый. Шул ук атама тирә-якта үсеп чыккан шәһәргә дә бирелә. Гурдвараның өске каты алтын белән эшләнгән, шуңа гыйбадәтханәне ешрак Дарбарасахиб яки Алтын Гыйбадәтханә дип йөртәләр.
17. Зәйд шәех мәчете
(БГӘ, Әбү Дәби шәһәре)
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең нигез салучысы һәм беренче президенты – шәйх Зәйд ибн Солтан ән-Нәхәйәнә хөрмәтенә 1996—2007 нче елларда салынган, 40 мең кеше сыйдырырлык мәчет. Бинаның 82 гөмбәзе бар, шуның дүртесе – манара. Мәчетнең тагын бер үзенчәлеге ул – мәчет эчендә җәелгән дөньядагы иң зур келәм, аны “Иран Келәмнәре” компаниясе җитештергән. 5627 квадрат метрлы келәмне рәссам Али Халики рәсеме буенча 1200 тукучы, 20 техник төркем һәм 30 эшче тукый. Келәмнең авырлыгы – 47 тонна – 35 тонна йон һәм 12 тонна мамык. Мәчеттәге кандил да дөньяда иң зурларның берсе – 12 тонна авырлыктагы 10 метр диаметрлы һәм 15 метр биеклектәге яктырткыч ул.
18. Изге Павел соборы
(Бөекбритания, Лондон шәһәре)
Апостол Павелга багышланган англикан чиркәве. Лондонның иң югары ноктасында, Ладгейт Һилл калкулыгында урнашкан. Лондон епископы резиденциясе. Беренче агачтан булган гыйбадәтханә 604 нче елны төзелеп, 675 нче елны яна. Бүгенге собор 1675—1708 нче елларда төзелә. Әлеге бина Бөекбританиянең вафат булган ике йөзгә якын танылган кеше өчен төрбә ролен дә башкара. Бу гореф-гадәт элеккеге гыйбадәтханәләрдән үк килә, беренче һәм икенчесендә англо-сакс корольләре күмелгән булган. Изге Павел соборында иң беренче җирләнүгә лаеклы итеп, аның архитекторы Кристофер Рен, танылган.
19. Севилья кафедраль соборы
(Испания, Севилья шәһәре)
Башкача әйткәндә, Мария-де-ла-Седе соборы – готика өслүбендә башкарылган Аурупаның иң зур дини корылмасы. 1401—1519 нчы елларда Реконкистадан калган элеккеге мәчет урынында төзелә. Халыкта соборның тәресе Колумб Америкадан алып кайткан беренче алтыннан ясалган дигән сүз йөри, ә бинаның эчендә исә диңгез сәяхәтчесенең калдыклары җирләнгән ди имеш. Колумбның кургаштан эшләнгән зиннәтле кабере 1544 нче елны Севильядан Санто-Доминго соборына күчерелә. 1795 нче елны аның калдыкларын Гаванага илтәләр дигән сүз йөри, ә тагын йөз елдан – Гаванадан Севильяга. Әмма юлда ниндидер буталчыклар килеп чыга һәм бүген Севилья гыйбадәтханәсендәге мәет Колумбның улы – Диегоныкы дип санала.
20. Солтан Әхмәт мәчете
(Төркия, Истанбул шәһәре)
1609 – 1616 нчы елларда солтан Әхмәт I тарафыннан Мәрмәр диңгезенең Истанбулдагы тарихи ярымутравында төзеттерелгән мәчет. Икенче атамасы – Зәңгәр мәчет. Алты манарасы бар: дүртесе кырыйларында, ә ике кыскарагы тышкы почмакларда. Риваять буенча, солтан Әхмәт I мәчетнең манараларын башта алтыннан эшләтергә тели. Ләкин манараларны каплауга алтынның җитмәячәген аңлаган мигъмар, гүя бу әмерне ялгыш ишеткән булып, «алтын» сүзен «алты»га алмаштыра һәм мәчетне 6 манаралы итеп төзи.
Мәчет ислам һәм бөтендөнья архитектураның күренекле үрнәге булып санала. Эш барышы һәм бөтен җентекле тасвирламалар алты томлык китапка сыйдырылган. Хәзерге вакытта алар Топкапы сараеның китапханәсендә сакланалар.
Алия Мәссарова әзерләде
Фотолар: wikimedia