Вайтомо — Яңа Зеландиядәге иң зур утрауларның берсе булган Төньяк утравында урнашкан җирлек. Ул үзенең искиткеч известь таш мәгарәләре белән данлыклы. Вайтомо мәгарәләре комплексы үз эченә Вайтомо, Арануи, Гарднерс Гат һәм Руакури исемендәге берничә мәгарәне ала. Ә менә мәгарә лабиринтларын үз йортлары иткән күпсанлы утлы бөҗәкләр (светлячки) бу мәгарәләрне аеруча үзенчәлекле итә. Меңләгән бик кечкенә … Тулысынча
география
Дөньякүләм сәламәтлек оешмасы (ДСО) атмосфераның пычрануына багышланган яңа хисапнамәне чыгарды. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Җирдә 92% кешенең чисталыгы нормаларга туры килмәгән һава сулавы ачыкланды. БССО экспертлары мондый хисапнамәләрне даими рәвештә башкарып торалар һәм исемлеккә кергән шәһәрләрнең саны торган саен тизрәк артуга игътибар итәләр: соңгы ике елда исемлек тупланмасы ике тапкырга артты. Хәзерге вакытта һавадагы зарарлы матдәләр туплану … Тулысынча
Татар теле – фән теле. Моның шулай булуын 1914 елда басылып чыккан «Рәсемле җәгърәфия» дәреслеге дә исбатлый шикелле. Закир Шакиров исемле мөгаллим әзерләгән бу дәреслек, чыннан да, иллюстрацияләргә бай, җиңел, укырга рәхәт телле уку әсбабы булган. Әлбәттә, анда китерелгән мәгълүмат бүген инде хакыйкатьтән бик ерак тора, әмма аның кадере, бәлки, шундадыр да: 100 ел элек … Тулысынча
Җир шарының төрле почмакларында (кызык, шарның нинди почмагы булсын инде, ә?) урнашкан шәһәрләргә якындагы берничә дистә ел эчендә һәлак булу яки юкка чыгу куркынычы яный. Нинди сәбәп белән дисезме? Сәбәпләр төрле, кайберләре демографиягә бәйле, башка бер шәһәрләр табигатьнең аяусызлыгы аркасында кешелек тарихында үз урыннарын югалтачак. Инфографикада исә шул шәһәрләр турында мәгълүмат күрсәтелгән. Анда Русия шәһәрләре … Тулысынча
Төньяк Каролина университеты тикшеренүчеләре социаль челтәрләрне анализлап, Аурупа ландшафтларының туристларны җәлеп итү дәрәҗәсе харитасын төзегәннәр. Бу хакта галимнәр Proceedings of the National Academy of Sciences журналында басылган язмада хәбәр итәләр. Ландшафтның кешеләр өчен бәһасен белү, дәүләткә турист һәм авыл хуҗалыгы сәясәтен дөрес төзү өчен мөһим. Илдә кайсы урыннарның популяр булуын белү хакимияткә аларны ял итү зоналарына … Тулысынча
Дини корылмалар — мәчетләр, чиркәүләр, синагога, пагода, гурдва һәм башка күп төрле биналар — кешелекнең рухи һәм матди үсешен, җәмгыятьнең рухияткә булган ихтыяҗын чагылдыручы һәйкәлләр. Махсус «Гыйлем» өчен КФУ һәм «Мөхәммәдия» талибәсе Алия Мәссарова төзегән исемлектә дөньяның иң күренекле 20 дини корылмасы тупланган. 1. Әл-Хәрам мәчете (Согуд Гарәбстаны, Мәккә шәһәре) «Әл-Хәрам» мәчете гарәп теленнән … Тулысынча
Җир планетасы өслегенең 70% океаннар били. Элек Тын, Атлантик, Һинд һәм Төньяк Боз океанын гына белсәк, соңгы 20-30 елда галимнәр Көньяк океанын да аерып күрсәтә. Ул Антарктида тирәсендә урнашкан. Әйтергә кирәк, 1914 елгы татарча география дәреслегендә дә бу океан күрсәтелгән булган: ул Җәнүби боз диңгезе (Көньяк океан, Африка, Америка кыйтгаларының җәнүбендә) дип аталган. Океаннар — … Тулысынча
Соңгы ун мең ел эчендә, голоцен дәвере вакытында, якынча мең ярым вулкан атылган. Дөнья картасына карасак, бу янартауларның тигезле-тигезсез урнашуын күрәбез. Әйе, аларның төп өлеше континент кырыйларында, утраулы дугаларда һәм океан уртасындагы “тау тезмәләрендә” тора. Җир кабыгының ярылган урыннарында килеп чыккан вулканнар да бар. Мондыйларга, мәсәлән, Африка вулканнары керә. Билгеле булганча, хәзер анда, Эфиопиянең төп материктан … Тулысынча
«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. §17— Диңгезләр Зур су белән капланган киң мәйданга диңгез диелә. Диңгезләрнең бик зурлары бар, бер читеннән … Тулысынча
Феодализм чорындагы Япониядә, Аурупада кебек үк, бик күп санда кальга-кирмәннәр, замоклар төзелә. Соңрак, ил белән идарә итү үзәкләштерелгәч, замокларның күпчелеге хөкүмәт боерыгы буенча җимерелә. Күп кенә кальгаларны Мэйдзи чорында булган үзгәртеп корулар вакытында юк итәләр. Икенче дөнья сугышы елларында да җимерелә бу замоклар, янгыннар, җир тетрәүләрнең дә корбанына әйләнәләр. Япониядә XVI гасырдан соң төзелгән 12 … Тулысынча