Дөньякүләм сәламәтлек оешмасы (ДСО) атмосфераның пычрануына багышланган яңа хисапнамәне чыгарды. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Җирдә 92% кешенең чисталыгы нормаларга туры килмәгән һава сулавы ачыкланды.
БССО экспертлары мондый хисапнамәләрне даими рәвештә башкарып торалар һәм исемлеккә кергән шәһәрләрнең саны торган саен тизрәк артуга игътибар итәләр: соңгы ике елда исемлек тупланмасы ике тапкырга артты.
Хәзерге вакытта һавадагы зарарлы матдәләр туплану нормадан арткан торак пунктлар саны 103 илдәге 3000 шәһәрдән гыйбәрәт: бу Җир халкының 92%ын тәшкил итә. Иң начар күренеш керем дәрәҗәсе түбән булган илләрдә була: һава пычраклыгыннан үлү очракларының 90%ка якыны Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм Тын океанның Көнбатыш өлешендә күзәтелә.
Күмердә эшләүче электростанцияләр, транспорт, калдыкларны яндыру, сәнәгать эшчәнлекләре атмосфера пычрануының төп сәбәпчеләре булып тора. Табигатьнең дә йогынтысы юк түгел: тузан бураннары аркасында чүлле районнарда да һаваның чисталыгы бозылырга мөмкин. Күпъеллык күзәтүләр дәверендә төзелгән карта атмосфераның пычрану дәрәҗәсен җентекләп күрсәтә.
Бу тенденцияне күреп аптырашта калган экспертлар зур шәһәрләр рәтенә вак җирлекләрнең дә кушылуын билгели. Дөньякүләм сәламәтлек оешмасы белдергәнчә, һәрбер тугызынчы үлем һаваның пычрануына бәйле; шушы сәбәп белән 2014 нче елда 4 млнга якын кеше үлсә, соңгы елларда бу сан 6 млнга якын.
Атмосфера пычрануының картасын кытай белгечләре дә төзегән булган; аның буенча кайсы җирлектә нинди матдәләрнең артып китүен белеп була.
National Geographic буенча
Рәхимә Шиһапова һәм Резеда Миргаязова тәрҗемәсе