Феодализм чорындагы Япониядә, Аурупада кебек үк, бик күп санда кальга-кирмәннәр, замоклар төзелә. Соңрак, ил белән идарә итү үзәкләштерелгәч, замокларның күпчелеге хөкүмәт боерыгы буенча җимерелә. Күп кенә кальгаларны Мэйдзи чорында булган үзгәртеп корулар вакытында юк итәләр. Икенче дөнья сугышы елларында да җимерелә бу замоклар, янгыннар, җир тетрәүләрнең дә корбанына әйләнәләр. Япониядә XVI гасырдан соң төзелгән 12 генә замок исән бүген. Шуларның иң данлыклыларының берсе – Химэдзи кальгасы.
Химэдзи, Ак челән кальгасы, Химэдзи исемле шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан. Ел саен монда 820 меңнән артык кеше кунак була. Янгыннар, җир тетрәүләр, зилзиләләр һәм хәтта сугышлар да бу борынгы замокның бөеклеген һәм ныклыгын какшата алмаган. Химэдзи нәкъ төзелгән чагындагы кыяфәтен саклап калган. Ак челән кальгасы дигән исемен аңа гаҗәеп гүзәл кошка охшаган булуы өчен биргәннәр.
Химэдзи замогын 1333-1346 елларда төзи башлаганнар. Ул чорларда кальга сегуннар – Япониянең чын идарәчеләре – белән көрәшү өчен кулланылган. Химэдзи бер гаиләдән икенчесенә күчкән, аның хуҗалары бик еш алышынган. XVI гасыр ахырында ул Тоётоми Хидэёси дигән бер хәрби кулына күчә. Төрле сугышлар кичергән замокка җитди ремонт кирәк була. Нәкъ менә 1601-1609 еллар арасында кальганың хәзер дә исән булган корылмалары төзелә, 45 метрга күккә төбәлгән, җиде яруслы итеп корылган төп манара барлыкка килә.
Тоётоми гаиләсе башлаган яңарту эшләре 1618 елга кадәр бара. Акыллы хәрбиләр бик күп санда кечкенә манарачыклар төзи, тирә-яктагы биләмәләрне үзгәртеп кора.
Замок тирәсендә спиральсыман зур лабиринт рәвешендә бакча ясап куялар. Бу бакчаны узмыйча, манарага кереп булмаган.
Һөҗүм итәргә теләгән дошман катлаулы лабиринтларны узган арада сакланучылар аларга ук атырга тиеш булган. Ләкин бу хәйләкәр алым беркайчан да гамәлдә кулланылмый, чөнки яңа төзелеш тәмамлану белән, ни кызык, Япониянең бу өлешендә тыныч чорлар башлана. Ике гасыр эчендә Химэдзи тирәсендә яңа шәһәр үсеп чыга. Ә 1871 елда Ак челән кальгасын хуҗаларыннан тартып алалар да, 23 иенага сатып җибәрәләр. Икенче дөнья сугышының соңгы көннәрендә замок биләмәләренә зыян килә, ләкин гомумән алганда, бу борынгы кирмән исән-сау кала.
1993 елның 11 декабрендә Химэдзи ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә кертелде. Замок тирәсендә 83 бина, 16 манара, 15 капка һәм 32 балчык стена бар. Бу корылмаларның барысы да диярлек агачтан төзелгән.
Айдар Шәйхи мәкаләсе
фото: wikimedia.org