«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан.
Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде.
Китапның башын монда укый аласыз.
§17— Диңгезләр
Зур су белән капланган киң мәйданга диңгез диелә. Диңгезләрнең бик зурлары бар, бер читеннән икенче читенә кадәр булган киңлекләре берничә чакрымга сузыладыр.
Диңгезләрнең зурларына “таш диңгез[1]” диләр. Таш диңгезләр диңгезләрдән иң зур, иң тирән диңгезләр. Диңгезләрнең төбендә дә коры җир өстендә кебек тигезлек, таулык һәм вәдиләр[2] бар. Диңгез төбендә була торган таулар, суның өстенә калкып чыгып, коры җир мәйданы ясыйлар. Мондый су өстенә калкып чыккан җиргә “атау, утрау”[3] диләр.
Диңгезләрнең суы тозлы, ачы була, эчәргә ярамый, бик саф үтә күренә, кайсы бер урыннарда диңгез төбендә берничә сажень тирәнлектә ята торган әйберләр аерым ачык күренәләр. Диңгезнең өсте: көн аяз булса — зәңгәр, болытлы көндә — кара төстә була. Суы читтән көзге кебек ялтырап тора. Җил, давыл булса, диңгезнең өсте бик куркыныч рәвештә дулкынланадыр. Диңгездә дулкын җилгә карап йөри: әгәр дә җил куәтле булса, дулкын да шулчаклы шәп була, хәтта дулкынның унбишәр сажень югарыга күтәрелгән чаклары да булгалый. Җилсез вакытта да диңгез өсте бик тын булмый. Диңгездә су тәүлегенә ике мәртәбә артып өскә күтәрелә, ике мәртәбә кайта. Суның өскә күтәрелүенә “ташу”[4] вә кайтуына “суның кайтуы”[5] диләр. Диңгезнң кайсыбер урыннарында су елга суы кебек төрле якка таба агып тора, моңа “агынты”[6] диләр.
Диңгездә төрле су хайваннары бик күп була, иң зурлары кит, морж, тюленьдыр.
Болардан башка: төрле балыклар, кыскычлар, киекләр, кортлар күптер.
Диңгезләрнең чите күбрәк тигезсез, керентеле чыгынтылы буладыр. Коры бир диңгез эченә озынаеп сузылып кереп торса, аңа “ ярты атау” диләр. Ярты атауның нәкъ очына борын диләр. Диңгезнең коры җир эченә кереп торган җире: әгәр дә зур булса “курфез”, кечкенә булса “лиман-бухта” диләр.
Ике диңгезнең бик тар гына булып кушылган җиренә “бугаз”, ике коры җирнең кушылган җиренә бик тар булса “бәрзәх (перешеек)” диләр.
§18— Һава, җил, чык, кырау, томан, болыт, яңгыр, кар
Коры җирнең вә суның бөтен урынын бер төрле “җисем” чолгап алган. Без шул җисемне “һава” дип әйтәбез. Һава төссез, тонык, үтәдән үтә күренә торган бер нәрсәдер. Ул безнең бөтен атрафыбызны (якларыбызны) чолгап алган булса да, без аны сулап аның эчендә йөзеп йөрсәк тә, аны күзебез белән күрмибез, бары җил искән вакытта, һаваның кисәкләренең йөзебезгә килеп тигәнен генә сизәбез. Һава шулай бөтен җир өстен чолгаган булса да, һәр урында бертөрле түгелдер.
Әгәр дә бер кеше тау башына менсә, ул анда һаваның түбәнгә краганда салкынрак һәм сулау өчен авыррак булганын сизә. Бу шунлыктан килә: биек җирләрдә һава түбән җирләргә караганда сыегырактыр. Сулау өчен сыек һава бик авыр була. Сыек һава кояшның кызуы белән дә бик аз гына җылына, шуңа күрә кайсыбер тауларның башларында кышлыкта гына түгел, хәтта кызу вә эссе җәй уртасында да карлар була.
Җил: һава бик сирәк вакытта гына тик тора. Юкса күп чагында ул кайсы якка булса да бер тарафка исеп, кузгалып тора. Кояш җирнең бөтен урынын бертөрле җылытмый, кайсы якта кояшның җылысы күп, кайсы якта әздер. Кояшның җылысы күп булган якның һавасы җылы, җылысы әз тигән якның һавасы салкын була. Салкын һава, җылы һавага караганда куерак һәм авырырак, җылы һава сыегырак һәм җиңелерәк була. Салкын һава авыр булганга күрә, югарыга күтәрелеп киткән җылы һава урынына түбән төшәдер. Җылы һава җиңел булганлыктан, югарыга күтәрелә дә, салкын һава килгән тарафка таба агып барадыр. Кыш көнендә ишекне ачсак күрәбез: тыштан салкын һава ишекнең астыннан керә, шул ук вакытта җылы һава ишекнең өстеннән тышка чыгадыр. Бу безгә җылы һава белән салкын һаваның йөрүен бик ачык күрсәтәдер. Шулай җылы һава урынына салкын һава, салкын һава урынына җылы һава килеп, бертуктамый һава йөреп тора. Эссе яклардагы җылы һава, салкын тарафларга, салкын тарафлардагы салкын һава җылы тарафларга агып исеп барадыр. Һаваның шул йөрүенә без “җил” дибез.
Чык: чынаяк тәрилкәсенә әзрәк су салып бүлмәгә яки ишек алдына куябыз: бер ике көн торганнан соң, бу тәрилкәдә су булмас, андагы бар су югалып бетәр. Бу су кайда киткән? Бу су парга “бу”га әйләнеп һавага очкан. Диңгезләр, күлләр һәм елгаларның да сулары буланып (парланып) һавага күтәреләләр.
Һавада сулы пар бар. Моны яхшырак белер өчен шундый бер тәҗрибә ясыйк: җылы бүлмәгә салкын бер стакан кертеп өстәл өстенә куйсак, берничә минуттан соң бу стаканның тирәсенә су тамчылыры капланыр. Бу тамчылар кайдан килгән? Вә ничек җыелганнар? — Һавадагы сулы парлар салкын стаканның өстенә тиеп суыкланып, куеланып вак тамчыларга әйләнгәннәр. Шулай ук җирдә дә көндез күтәрелгән сулы парлар, кич белән һавага караганда салкынрак булган җиргә, үсемлекләргә тияләр дә, вак тамчыларга әйләнәләр. Менә шул тамчылырга “чык” диләр.
Кырау: көз көннәрендә җир өстендәге нәрсәләр бигрәк тә суыналар, шунлыктан да һавадагы әлеге сулы парлар салкын җиргә тияләр дә карланалар. Ягни вак кар бөртекләре хасил буладыр. Бу кар бөртекләре бөтен үсемлекләрнең өстен каплыйдыр. Без шул кар бөртекләренә “кырау” дибез.
Томан: сулы пар җылы һавадан салкынрак һава расына барып керсә, ул анда куеланып, вак кына су бөртекләре кебек булып күзгә күренә, без моны “томан” дибез.
Болыт: әгәр дә томан югарыга күтәрелеп һавада йөзеп йөрсә, без моңа “болыт” дибез.
Яңгыр: болыт белән томан икесе бер нәрсәдер. Түбәсендә болыт күренә торган тауның башына менгән кеше, тау башында үзен томан эчендә күрәдер. Әгәр дә югарыда аның эчендә болыт агып йөри торган һава
салкынайса, кечкенә су бөртекләре зураеп, бер-берсебелән кушылып су тамчылары булалар. Бу су тамчылары җиңелерәк чакларында һавада йөзеп йөриләр, авыраяя төшкәчтен тамчылар җиргә төшәләр, без моңа “яңгыр” дибез.
Боз: бу тамчылар җиргә төшкәндә һаваның салкынрак катлавына туры килсәләр, җәйлектә булса, туңып катып җиргә йомры боз кисәкләре, кышлыкта булса – төрле матур рәвешләрдә йомшак кар булып төшәләр.
§19—Әклим (климат)
Кояш бөтен Җир йөзен һәр көнне яктырта һәм җылыта. Яктылык, җылылык үсемлекләр, хайваннар, кешеләр өчен иң кирәкле нәрсәләрдәндер. Әгәр дә җир йөзе һәрвакыт салкын һәм караңгы булса, җансыз чүл хәлендә күренер иде. Диккать белән каралса, күрелер иде: кояш никадәр югары булса, шулкадәр аның эсселеге, кызулыгы күп була. Җәй көне, башка вакытларга караганда кояш югарырак күренәдер.
Шунлыктан җәйлектә җир өсте башка вакытларга караганда кызуырак була. Кышлыкта хәтта көн уртасында да кояш бик түбән күренә, шуңа күрә җир өсте кыш көне әз җылына һәм суык була. Җир йөзендә кояшның нәкъ түбә өстендә генә тора торган урыннары да бар, мондый җирләрдә кыш бөтенләй булмый, бөтен ел әйләнәсендә анда көннәр кызу, эссе була. Бу якларга “эссе як[7]” диләр. Моның киресенчә, көн уртасында кояш күккә күтәрелми торган урыннар да бар. Мондый җирләрдә ел әйләнәсендә көннәр салкын була. Бу җирләргә “салкын як[8]” диләр.
Кайсы бер җирләрдә көннәр артык җылы да салкын да булмый, уртача гына була. Мәсәлән бездә кояш җирне уртача гына җылыта, шуңа күрә безнең якны “һавасы әклими[9]” , “уртача як” диләр.
Кояшның эсселеге җирне генә түгел, һаваны да җылыта, эссе җирләрдә һаваның җылынуы күбрәк, салкын, суык урыннарда әзрәк була. Диңгезләргә якынрак урыннарның һавасы, аңарда сулы пар күбрәк булганга күрә юеш, диңгезләрдән, зур елгалардан ерак урыннарның һавасы, анда сулы пар аз булганга күрә коры була. Һаваның җылылык, салкынлык, юешлек хасиятләренә “әклим[10]” диелә. Җылылыкның дәрәҗәсенә карап әклим: җылы, эссе, уртача, салкын, юеш, коры була.
§20— Күрраи мүҗәссәмә, күрраи мүсәттахә (глобус)
Җирне борынгы заманда кешеләр яссы, тигез, чиге-кырые бар дип уйлаганнар. Аларның уйларынча, әгәр дә бер кеше кайсы тарафка булса да бер якка таба китсә, бара торгачтын ул бик зур бер диңгезгә барып җитә,әгәр дә диңгездә дә шул бара торган ягына таба китсә, берникадәр баргач диңгезнең читенә барып җитә. Аның ул як чите төпсез бер урын; анда бөтен дөньядагы диңгезләрнең сулары бөтерелеп, төпкә агып төшеп китәдер. Борынгы халыклар, диңгезнең шул төпсез җиренә барып төшербез диеп, диңгезләрдә бик күп сәяхәт итмәгән. Ләкин соңыннан галимнәр тикшереп белгәннәр: җир борынгылар уйлаганча яссы түгел икән, бәлки резинка туп кебек түгәрәк ул; һәрбер түгәрәк нәрсәнең чите-кырые булмаган кебек, җирнең дә чите-кырые юктыр.
Җирнең чынлап та ничек икәнен белү өчен, корыда да, суда да сәяхәт итеп, бөтен җирне әйләнеп йөреп, үзләренең башта чыгып киткән урыннарына кире әйләнеп кайталар. Кайтканда башта чыгып киткән якларыннан түгел, икенче тарафтан: кояш батышына таба киткән кеше, кояш чыгышы ягыннан әйләнеп кайтмыштыр.
Менә шуннан соң җирнең түгәрәк булуында һичберәүнең шөбһәсе калмаган. Бу көндә инде дөнҗяны әйләнеп кайту гади бер эштер. Җирнең әйләнәсенең ераклыгы бик дөрес итеп үлчәнгән. Җирнең әйләнәсе 37000 чакрым икәне мәгълүмдыр (билгеледер). Җирнең рәвешен күрсәтер өчен кәгазьдән яки агачтан ясалган түгәрәк шарны “күрраи мүҗәссәмә”[11] диләр.
Бөтен җирне ике түгәрәк сызык эчендә күрсәтә торган кәгазьгә “күрраи мүсәттахә”[12] диләр.
Йомры, түгәрәк нәрсәнең һәръягын берьюлы күреп булмый. Шарның яртысы гына күренә; шунлыктан җирнең бөтен харитасын сызганда, ике түгәрәк сызык эчендә төшерәләр. Түгәрәк сызыкның берсе эчендә җир шарының бер ягын, сызыкның икенчесе эчендә – шарның икенче ягын күрәбез.
§21— Коры җирнең вә суларның бүленүләре
Күрраи мүҗәссәмәгә яки күрраи мүсәттахәгә карасак, җир өстендә коры җиргә караганда суларның күбрәк булганын күрәбез. Су җир өстенең дүрт өлештән өч өлеше чаклыдыр. Бөтен җирнең дүрт өлешеннән бары бер генә өлеше коры җирдер. Калганы сулар белән каплангандыр. Коры җир судан өч зур кисәк булып чыгып тора, шул зур кисәкләргә “коры җир”[13] диләр. Иң зур коры җир кояш чыгышындагысы булып, Яврупа, Азия, Африка исемнәрендә өчкә бүленәдер. Икенчесе кояш баешы ягындагы кара җир яки Яңа дөнья булып Америка исемендәдер. Өченче коры җир дөньяның бишенче кисәге, моңа җәнүби (көньяк) коры җир, яки иң яңа дөнья дип әйтәләр. Менә шулай бөтен җир биш кисәккә бүленә: Яврупа, Азия, Африка, Америка, Австралия. Бу кисәкләрнең иң зурысы Азия булып, Яврупадан дүрт өлеш зурдыр.
§22— Сулар да коры җир кебек биш кисәккә бүленәләр:
Җир ничаклы зур булса да, аның өстенең һәр җиренә кешеләр таралган. Җир йөзендә барысы 1,500 мильон кадәр кеше хисап ителә. Бөтен җир йөзендәге кешеләр тәннәренең төсләренә, йөзләренең сурәт вә кыяфәтләренә, сөйләшә торган телләренә күрә бик күп төрле җенес вә кавемнәргә аерылалар.
Олуг мохит диңгезе (Тын океан, Азия белән Америка арасында) зурлыкта иң беренчедер. Бу диңгез бөтен коры җирдән бер ярым кадәр зурдыр.
Атласи диңгезе (Атлантик океан, Аурупа белән Африка, Америка арасында).
Һинд диңгезе (Азия җәнүбендә, Азия, Африка, Австралия арасындадыр).
Шимәли боз диңгезе (Төньяк боз океаны, Аурупа, Азия, Америка арасында).
Җәнүби боз диңгезе (Көньяк океан, Африка, Америка кыйтгаларының җәнүбендә).
§23— Кешеләрнең нәселләре
Җир ничаклы зур булса да, аның өстенең һәр җиренә кешеләр таралган. Җир йөзендә барысы 1,500 мильон кадәр кеше хисап ителә. Бөтен җир йөзендәге кешеләр тәннәренең төсләренә, йөзләренең сурәт вә кыяфәтләренә, сөйләшә торган телләренә күрә бик күп төрле җенес вә кавемнәргә аерылалар.
Ак җенес: (кавказ ыругы) боларның тәннәре вә йөзләре ак; күзләре кара, зәңгәр; чәчләре йомшак. Борынгыдан бирле Яврупада, Азиянең җәнүб гаребендә (көньяк көнбатышында), Африканың шәмәл шәркысендә (төньяк көнчыгышында) яшиләр. Бу нәселнең халкы бик күп булып, берничә олы, кечкенә кавемнәргә аерылалар: руслар, немецлар, англичаннар, итальяннар, французлар, испаниялылар, гәрәпләр, яһүдиләр, әрмәннәр.
Сары җенес: боларның төсләре сары; маңгайлары киң; яңак сөякләре чыгынты; күзләре кечкенә, кысык; борыннары яссы; чәчләре калын вә каты. Кытайлар, японнар, финнар, татарлар, башкортлар, кыргызлар бу нәселдәндер.
Кызыл җенес: боларның төсләре бакыр сымак кызыл. Болар Америкада яшиләр, нәселләре әзәеп бетеп бара.
Кара җенес: боларның тәннәренең төсләре кара; чәчләре кара һәм бөтеренке; иреннәре калын; күзләре зур. Болар Африкада, Австралиядә яшиләр.
§24— Мәдәнилек , бәдәвилек, вәхшилек
Җир йөзендәге кешеләр, үзләренең дөньяда көн күрүләре белән, мәдәни, бәдәви, вәхши дип аталалар. Шәһәрләр төзеп, иген игеп, хайван асрап, һөнәр сынагат, сәүдә илә көн күрә торган кешеләргә “мәдәниләр” диләр. Бер урыннан икенче урынга күчеп, хайван асрап кына тереклек итә торган халыкларга “бәдәвиләр” диләр. Билгеле бер кәсеп вә эшләре булмаган, тау тишекләрендә, агач араларында яшәп, ни туры килсә шуны ашап, кыр хайваннары кебек яши торган кешеләргә “вәхшиләр” диләр.
§25— Диннәр
Бөтен җир йөзендәге кешеләр нинди генә булса да бер динне тоталар. Дин буенча кешеләр насара (христиан), мөселман, мусави, будди, мәҗүси дип әйтеләләр.
Насаралар: Аллаһы Тәгаләне бар диеп, Гайсә гәләйһи сәләмгә ышанып, Инҗил белән гамәл итүче халыклардыр.
Мөселманнар: Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, Мөхәммәд галәйһи сәләмнең хак пәйгамбәр булуына ышанып, Коръән буенча гамәл итүчеләрдер.
Мусавилар: Аллаһы Тәгаләне бар диеп, Муса галәйһи сәләмгә инананып, Таурат буенча гамәл итүчеләрдер.
Буддилар: Будда исемле бер хакимнең васыятләре буенча гамәл итүче халыклардыр.
Мәҗүсиләр: үзләренең куллары белән ясаган потларына, елан, бака кебек төрле хәшәрәтләргә, күк күкрәү вә яшен кебек табигый нәрсәләргә гыйбәдәт итүче кешеләрдер.
[1] Бәхр мухит – океан
[2] Долины.
[3] Остров (җәзира)
[4] Прилив
[5] Отлив
[6] Морское течение
[7] Мәнтыка хәрра (гар) эссе урын
[8] Мантыка бәридә – салкын урын
[9] Мәнтыка мүгтәдилә – уртача урын
[10] Климат
[11] Җир шары, глобус
[12] Полушария
[13] Материк