• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

«Гыйлем» 1914 елгы география дәреслеген кирилл имласында электрон нәшер итте

09.11.2016

Рәсемле җәгърәфия китап тышлыгыТатар теле – фән теле. Моның шулай булуын 1914 елда басылып чыккан «Рәсемле җәгърәфия» дәреслеге дә исбатлый шикелле. Закир Шакиров исемле мөгаллим әзерләгән бу дәреслек, чыннан да, иллюстрацияләргә бай, җиңел, укырга рәхәт телле уку әсбабы булган. Әлбәттә, анда китерелгән мәгълүмат бүген инде хакыйкатьтән бик ерак тора, әмма аның кадере, бәлки, шундадыр да: 100 ел элек кешеләр үз җәмгыятьләрен, илләрен ничек өйрәнгәннәр, күзаллаганнар, аңлаганнар? Русия империясенең никадәр зур булуын төшенер өчен туган ил географиясенә багышланган бүлекләрне укып чыгу да җитә.

Әлеге кыйммәтле фәнни-тарихи чыганак география белән кызыксынучыларга һәм, алардан битәр, тарих сөючеләргә файдалы бер китап булыр дип өметләнәбез. «Гыйльми мирас» проекты шундый фәнни мирасыбызны чак кына яңарту, халыкка җиткерү максатын куя. «Рәсемле җәгърәфия» бу максатка яраклы рәвештә, хәзерге кирилл имласына күчерелеп, электрон басма итеп нәшер ителгән беренче китабыбыз булды. Бу эшне Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты талибәсе Рәхимә Шиһапова башкарып чыкты.

Иске имлада оригиналның электрон версиясен интернетка элгән өчен darul-kutub.com сайтына рәхмәтлебез.

Бу китапны йөкләп алучыларга рәхмәт белән, «Гыйлем» мөхәррияте

 

Йөкләү өчен, басыгыз

Китапны әзерләделәр:

Кирилл имласына күчереп, басуга әзерләү – Рәхимә Шиһапова

Тышлык – Даниль Әхмәтшин

Мөхәррир – Айдар Шәйхин

Creative Commons Attribution 4.0

Әлеге электрон басмага Creative Commons BY лицензиясе бирелә. Димәк, аны ирекле рәвештә тарату, төзәтү, үзгәртү һәм шуның нигезендә башка әсәр иҗат итү өчен авторлыкны күрсәтү генә таләп ителә.

Рубрика: КитапТеглар: география, дәреслек, иске татар теле



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.