Гыйлем берләшмәсе бу юлы гадәти булмаган инфографика тәкъдим итә. Ул Стивен Ковиның «Югары нәтиҗәле кешеләрнең җиде күнекмәсе» дигән китабы буенча әзерләнгән. Әлбәттә, бөтен китапның мәгънәсен А3 форматындагы плакатка гына сыйдырып бетереп булмый. Ләкин бүген мәгълүматны мондый рәвештә алу да популяр. Шуңа да без бу инфографиканы тәрҗемә итәргә карар кылдык. Стивен Ковиның бу хезмәте 1989 елда … Тулысынча
мотивация
Интернет челтәренең сылтамаларына максатсыз баскалап, бер-берсенә бәйле булмаган яңалыклар сюжетын һәм реклама роликларын караштыргалап, массакүләм мәгълүмат чараларының текстларын укып утыру — болар барысы да безнең аңыбызны «фрагментлы» һәм өзек-өзек итә. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә аралашу стиленә нигезләнгән бихисап китаплар чыга, клип кануннары белән уйланылган фильмнар төшерелә (моңа ачык мисал — «Матрица») . Нәрсә соң ул … Тулысынча
Беренче тапкыр… Беренче тапкыр ясаган адымнарыбыз һәрберсе курку катыш кызыксыну белән башкарылгандыр, мөгаен. Ә менә кайберәүләрнең зур хыяллары бар, ләкин алар аны чынга ашырудан куркып йөриләр. Иң авыры — беренче адым, беренче талпыну, беренче канат җәю… Zen Pencils комиксын Азат Миргаязов һәм Эльза Гыйздәтова тәрҗемә иттеләр.