Гыйлем берләшмәсе бу юлы гадәти булмаган инфографика тәкъдим итә. Ул Стивен Ковиның «Югары нәтиҗәле кешеләрнең җиде күнекмәсе» дигән китабы буенча әзерләнгән. Әлбәттә, бөтен китапның мәгънәсен А3 форматындагы плакатка гына сыйдырып бетереп булмый. Ләкин бүген мәгълүматны мондый рәвештә алу да популяр. Шуңа да без бу инфографиканы тәрҗемә итәргә карар кылдык.
Стивен Ковиның бу хезмәте 1989 елда дөнья күрә. 38 телгә тәрҗемә ителә, 15-20 миллионнан артык нөсхәсе сатыла. The Times аны иң йогынтылы 25 бизнес китабы исемлегенә кертте. Татар телендә кыскача эчтәлеген булса да әзерләп чыгаруны бик хуп күрәбез.
Инфографика smartreading.ru сәхифәсеннән тәрҗемә ителде.