«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
шәһәрләр
Җир шарының төрле почмакларында (кызык, шарның нинди почмагы булсын инде, ә?) урнашкан шәһәрләргә якындагы берничә дистә ел эчендә һәлак булу яки юкка чыгу куркынычы яный. Нинди сәбәп белән дисезме? Сәбәпләр төрле, кайберләре демографиягә бәйле, башка бер шәһәрләр табигатьнең аяусызлыгы аркасында кешелек тарихында үз урыннарын югалтачак. Инфографикада исә шул шәһәрләр турында мәгълүмат күрсәтелгән. Анда Русия шәһәрләре … Тулысынча
Акведук (латин телендә aqua — “су” һәм ductus — “йөртәм, илтәм”) “су йөрткеч” дигәнне аңлата. Акведуклар — өсләре капланган арыклардан торган су юллары. Төрле чокырлар, ярлар һәм башка тигезсез урыннарда зур аркалардан торган “күперләр” төзелә. Акведук арыклары шулар аша үтә, торба тигезлекне саклый. Беренче акведуклар Ниневия шәһәрендә безнең эрага кадәр 691 елда ук төзелә, ә … Тулысынча