Индустрия мәдәниятенең барлыкка килүе, сәнәгать инкыйлабының этаплары һәм җәмгыять структурасының үзгәрүе турында тарихчы Дмитрий Бовыкин сөйли.
Сәнәгать инкыйлабы – кул хезмәте өстенлек иткән аграр икътисадтан, техника үсеш алган индустриаль җәмгыятькә күчү процессы. Бу процесс Англиядә 1740-1780 нче елларда башлана һәм соңыннан АКШка һәм Аурупаның башка дәүләтләренә тарала башлый. Сәнәгать инкыйлабы дигән атама соңга таба гына барлыкка килә һәм 19 нчы гасырның соңгы ун елында киң кулланылышка керә.
Сәнәгать инкыйлабының алшартлары
18 нче гасырда күп кенә Аурупа дәүләтләренең, шул исәптән Англиянең дә, халык саны шактый арта. Ризыкка ихтыяҗның кинәт артуы Англиядә авыл хуҗалыгы инкыйлабының башлануына этәргеч була. Бу инкыйлаб нәтиҗәсендә, җирләрне куллану системасын һәм туфракны эшкәртү технологиясен үзгәртү, үсемлекләрнең һәм терлекләрнең токымын яхшырту һәм күп кенә башка үзгәртеп корулар башлана. Җир кишәрлекләре булган крестьяннар урынына эшчеләр яллаучы арендаторлар килә башлый. Бу үзгәрешләр инглиз авыл хуҗалыгын нәтиҗәлерәк тә, табышлырак та итә, авылда акча барлыкка килгәч, сәнәгать тауарларына да ихтыяҗ арта.
Ул вакытларда өстенлек иткән кул хезмәтенә нигезләнгән җитештерү системасы бу ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмый. Өстәвенә, бу ихтыяҗлар җәмгыятьнең моңарчы андый тауарлар куллануда әлләни тәҗрибәсе булмаган яңа катламнарында туа. Алар өчен продукциянең сыйфаты мөһим булмый. Аерым кәсепче һәм мануфактураларның продукцияләре кыйбат булганлыктан, алар фабрикаларның сыйфаты ягыннан начаррак һәм очсызрак продукцияне ала башлыйлар.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы инкыйлабы тагын бер мәсьәләне чишәргә ярдәм итә: яңа заводлар һәм фабрикалар төзү өчен каян акча табарга. Фабрикалар мануфактураларга караганда берникадәр кыйммәтрәк торган, шуңа авыл җирлегендә җыелган акчаны сәнәгать өчен кулланганнар.
Шулай итеп, 18 нче гасыр уртасында Англиядә берничә фактор берләшә: табигать ресурсларының байлыгы, ирекле капитал, икьтисадның табышлы тармакларында акчаны дөрес куллана белү һәм инде сәнәгать продукциясенә киң катламнарның ихтыяҗы артуы, бу соңгы фактор продукциягә бәянең артуын да, базарның киңәюен дә тәэмин итә.
Аурупа дәүләтләренең күбесе дә Англия артыннан шушы юлны уза.
Англиядә сәнәгать инкыйлабының этаплары
Англиядәге сәнәгать инкыйлабының этаплары һаман бәхәсле сораулар тудыра. Бу процесс ун елга кадәр сузыла. Кайбер сәнәгать тармаклары бик радикаль үзгәрсә дә, башкалары үзгәрешсез калырга мөмкин. Моның белән бәйле кайбер тарихчылар шундый сорау күтәрә: бу процессны «инкыйлаб» дип атау дөресме? Кайбер очракта бу инкыйлаб чорында уйлап табылган әйберләр халыкка кирәк булмый, һәм алар еллар буе үз чиратларын көтеп ятканнар. Дәүләт бу процессны контрольдә тотмый, җитәкләми – тарихчылар арасында сәнәгать инкыйлабының иң кызган чагында, дәүләт бу эшкә арты белән борыла дигән фикер дә бар. Сәнәгать барлыкка килү процессы шундый авыр һәм буталчык булганлыктан, ниндидер гомуми кабул ителгән этапларны күрсәтү авыр.
Хәзер инде 21 нче гасырдан бу процесска карап, Англиядә 1760 елга кадәр салынган нигездән сәнәгать инкыйлабы үсеп чыгуын күрәбез. 1694 нче елда Англия банкы ачылганнан соң, дәүләт буенча кечкенә җирле банклар (country banks) системасы тарала башлый. Кредитларның процент күләме кими. Әгәр Вилһелм III сугышлары вакытында кредит 7-8% проценттан бирелә торган булса, 18 нче гасырның уртасында инде 3% процентка төшә. Транспорт инкыйлабы башлана: су каналларын кору технологиясе камилләштерелә, 1740 нчы елларда аларны, сәнәгать ихтыяҗларыннан чыгып ясый башлыйлар, түләүле юллар төзелә башлый. Сәнәгать инкыйлабының иң әһәмиятле ягулыгы булган күмер табышы үсә, аны транспортлау системасы камилләшә.
Яңа кәшефләр (уйлап табулар) бу елларда бик сирәк була. Мәсәлән, иң атаклыларыннан, Джон Кейның оча торган көймәсе (самолетный челнок, 1733), әмма ул кулланылышка соң гына керә. Бу елларда Англия күбесенчә башка дәүләтләрдә чыккан технологияләрне куллана.
Якынча 1760 нчы еллардан башлап, хәлләр шактый үзгәрә башлый. Пьер Шоню: «Англия 18 нче гасырның икенче яртысында киләчәккә карый иде инде» – дип яза. Бер-бер артлы Англиянең данын үстергән яңа кәшефләр барлыкка килә, бездә аларны күбрәк сәнәгать инкыйлабы белән бәйләп карыйлар. Джеймс Хагривсның «Дженни» кабасы (прялка, 1764), Ричард Аркрайтның (1769 ел тирәсе) һәм Сэмюель Кромптонның (1779 ел тирәсе) җеп эрләгеч машиналары, Эдмунд Картрайтның туку станогы (1780-1790 елларда) тукыма туку эшен бөтенләй үзгәртә. Һенри Корт тарафыннан ачылган пудлинглау ысулы (1784 елда патентланган) тимер эретү процессын тагын да очсызрак һәм файдалырак итә.
Пар двигателе Аурупада инде XVI–XVII гасырларда барлыкка килә.
Инглиз галиме Томас Ньюкомен 1708 нче елда аны пар помпасына яраклаштыра, әмма Джеймс Уаттның пар белән сынаулары 1765 елда гына башлана. 1783 нче елда Джеймс Уатт фабрикада да, заводта да кулланыла ала торган универсаль двигатель тәкъдим итә, һәм бу вакыттан соң гына аның двигательләре белән эшмәкәрләр файдалана башлый. 1770 нче елларның ахырында агач рельсларне чуенга алмаштыру башлана, моннан соң инде тимер юллар төзелүгә дә ерак калмый. 1780 нче елларда беренче пароходлар барлыкка килә. Шул ук вакытта яңа кәшефләргә алынган патентлар саны да кинәт арта.
Сәнәгать инкыйлабы XIX гасырның башында яңа этапка күчә. Тышкы сәүдәнең дә роле зурая: хәзер инде ул Англия сәнәгатенең акча чыганагы булып тора һәм товарлар сату «базарын» киңәйтә. Уатт двигателе Англияне яулап ала. Транспорт инкыйлабы тәмамлана: 1820 нче еллар тирәсендә Джон Макадам уйлап тапкан юл төзү өчен яңа чимал кулланылышка кертелә башлый, 1829 елда Манчестер белән Ливерпуль арасында беренче пассажир тимер юлы төзелә, беренче йөк ташу линияләре инде ачылган була. Ниһаять, фәннең файдасы күренә башлый, ә моңа кадәр махсус белемнәре дә булмаган инженерлар һәм уйлап табучылар дәвере була.
Төрле илләрдә сәнәгать инкыйлабының барышы
Сәнәгать инкыйлабы вакытында һәм аннан соңгы ун елда Англиянең дөньякүләм сәнәгати җитештерүдә алып торган өлеше 10 тапкыр арта. Башка дәүләтләрнең дә аннан үрнәк алулары гаҗәп түгел, өстәвенә, аларның эш башында торган алшартлар еш кына Англиянекеннән яхшырак та булып чыга: дәүләтләр икътисадны үзгәртү кирәклеген яхшы аңлыйлар һәм актив рәвештә бу процессны алып баралар. Сәнәгатьтә алга киткән дәүләтләрдән технологияләрне, кадрларны һәм капиталны импортлау мөмкинчелеге туа, якынча нинди тармакның һәм нинди юнәлештә аны үстерергә кирәклеге аңлашыла. Беренче очракта, сәнәгать инкыйлабы, Англиядәге кебек, хезмәт интенсивлыгы югарырак була алган дәүләтләргә тарала. Шуңа күрә тарихчыларның берсе сәнәгать инкыйлабын «хезмәт сөючән инкыйлаб» дип атый.
Төрле илләрдәге сәнәгать инкыйлабының уртак үзәнчелекләре дә була. Кагыйдә буларак, бу халык саны артуы белән дә бәйле, еш кына сәнәгать инкыйлабы белән аграр секторына акча килә башлый. Ничек кенә булса да, капитал һәм энергия чыганакларын табу мәсьәләсе чишелә. Һәркайда да сәнәгатьнең үсеше яңа юллар төзелү белән бергә килә, шул исәптән, тимер юллар да төзелә. 1820-1830 нчы елларда тимер юллары Франция, Бельгия, Алмания, АКШ, Ике Сицилия патшалыгы һәм Русия империясендә барлыкка килә. Күп кенә илләрдә түләүле юллар ачыла, елгаларда пароходлар йөзә башлый. Беренче булып Англиягә Валлония иярә һәм бу адым Бельгияне дөньяның иң зур индустриаль дәүләтләреннән берсе итә. Бельгия дөньяда иң алдынгы дәүләтләрдән санала, һәм бу XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр дәвам итә. XIX гасыр башында сәнәгать инкыйлабы Америка Кушма Штатларына да килә. Шактый соңрак, 1830-1860 нчы елларда, Франциягә дә «кагыла». Анда инкыйлаб тукыма һәм металлургия җитештерү эшчәнлегенә таянып үткәрелә. Тагын да соңрак, якынча XIX гасыр уртасында, сәнәгать инкыйлабына алман дәүләтләре кушыла, соңарсалар да, гасыр азагына Алмания иң алдынгы дәүләтләр рәтенә керә.
Бу дәүләтләрдә уйлап табылган әйберләр бик тиз арада Аурупада һәм океан арты илләрендә таныла. Бу чорда уйлап табылган кәшефләрне кәшефләр күп була, еш кына без үзебезнең тормышта куллана торган гадәти әйберләрне бу сәнәгать инкыйлабы нәтиҗәсе икәнен белмибез дә. 1807 нче елда Роберт Фултон тәгәрмәчле пароход төзи. 1830 нчы еллар уртасында элек эшләгән фәнни хезмәттәшләренең кәшефләренә нигезләнеп, үзенең беренче револьверын Сэмюэль Кольт уйлап таба. Сэмюеэль Морзеның әлифбасы 1844 нче елда АКШта беренче телеграф элемтәсен корырга мөмкинлек бирә. Бартелеми Тимонье 1829 нчы елда беренче тегү машинасын ясый, Луи Даггер беренче фотоаппарат уйлап таба (1839), Джоэль Хатон – беренче савыт-саба юу машинасын (1850), Джеймс Кинг – кер юу машинасын (1851), Адольф Фик беренче яхшы контакт линзалары ясый (1888).
Әлбәттә, зур үсеш алган илләрдә сәнәгать инкыйлабының бик күп үзенчәлекләре була.
Мәсәлән, Бельгиядә инкыйлаб, беренче очракта, тимер рудасына, күмергә, шулай ук элек-электән килгән тукыма җитештерүгә нигезләнә һәм Англия мисалы белән күп яклары буенча охшаш була.
Франциядә кайбер белгечләр еш кына бу илдә сәнәгать үсешенең хәрәкәте тигез булмаган дигән фикерне әйтә. Баштагы үсешеннән соң, 1860 нчы елларда темплар әкренәя, бу күренеш XX гасыр башында гына үзгәрә. Алманиядә исә сәнәгать инкыйлабының соң башлануы илнең бердәм булмавы белән аңлатыла. Ләкин Алманиянең бай табигый ресурслары, зур суммалардан торган капиталы, бик тә белем халкы тиз вакыт эчендә квалификацияле кадрларны җитештерергә һәм Алманиянең башка дәүләтләргә карата яңа сәнәгать тармакларында, бигрәк тә электротехника һәм химия белән бәйле тармакларында, өстенлекне яуларга ярдәм итә. АКШта исә бер яктан, сәнәгать инкыйлабы океан артыннан килгән технологияләргә һәм капиталга нигезләнгән, икенче яктан, иң башында инкыйлаб дәүләтнең кечкенә генә өлешен «яулый» – төньяк-көнбатышны, ягъни Яңа Англияне.
Сәнәгать инкыйлабы нәтиҗәләре
Бүгенге күзлектән караганда, сәнәгый инкыйлабның нәтиҗәләрен яңадан бәяләү шактый авыр.
Асылда, бүгенге барлык технологик цивилизация аннан үсеп чыга; аның кыйммәтләре һәм мәсләкләре Бөекбританиядән баштан Аурупа һәм Төньяк Америкага кадәр җәелә, аннары әкренләп бөтен дөньяны яулап ала. Авыл хуҗалыгы цивилизациясе үткәндә кала, аны сәнәгый цивилизация алмаштыра. Әлеге процесс авыл хуҗалыгында яисә сәнәгатьтә эшләүче халыкның процент нисбәтен күрсәтүче коры саннардан гына чагылмый, кешеләрнең көндәлек тормышы да тулаем үзгәрә: вакыт узу белән, азык-төлек заводларда җитештерелә башлый, кием һәм аяк киемнәре, нигездә, шәхси заказ буенча инде тегелми, бер үк үрнәк буенча эшләнгән, үзара алмаштырырлык детальләр барлыкка килә, күпер һәм кораблар төзелешендә агач урынына металл кулланыла башлый, Җир шары шулкадәр кечерәя ки, хәтта аны 80 көн эчендә әйләнеп чыгып була. Сәнәгый инкыйлаб кагылмаган тормыш өлкәсен табуы авыр. Җәмгыять төзелешенең үзенә дә үзгәрешләр керткән ул: крестьяннарга ихтыяҗ кими, җир аристократиясенең роле түбәнәя, һөнәрчелекнең бик күп төрләре юкка чыга, мануфактуралар ябыла. Марксны шаккаттырган дөнья, ул төзегән теория буенча, сәнәгый буржуазия һәм пролетариатның ярдәмләшеп яшәве (яки каршылыгы) – болар да сәнәгый инкыйлабның нәтиҗәләре. Профсоюз хәрәкәте, социалистик һәм эшче оешмалар барлыкка килә – шулай итеп, XIX – XX гасыр башындагы күпчелек социаль тетрәнүләрнең нигезе булып сәнәгый инкыйлаб тора. Тарихчылар урта сыйныфны күп кенә Аурупа илләрендә XVII йөздән үк диярлек күзәтәләр, әмма нәкъ менә сәнәгый инкыйлабтан соң гына, аның хакында үзенең әхлагы һәм тормыш фәлсәфәсе булган аерым бер социаль катлам булуын әйтә алабыз. Димәк, урта сыйныф сәнәгый инкыйлаб тарафыннан тудырылган дияргә мөмкин, монда зур булмаган фабрика хуҗалары, идарә эшчеләре, яңа һөнәри катламнар, мәсәлән, инженерлар керә. Хезмәт шартлары алышына: бер коллектив эчендәге кешеләрнең үзара бәйлелеге кырыс тәртипләр урнаштырырга, бер эшчеләрнең икенчеләре күзәтүендә булырга, эштән игътибарны читкә юнәлдерүне һәм соңга калуны тыярга мәҗбүр итә. Гаилә әле дә үзенең икътисади әһәмиятен саклый бирә, әмма ул эш урыны булудан туктый. Хатын-кызларның гаиләдәге икътисади роле кими, хезмәтнең яңа бүленеше барлыкка килә: ир-егет эшли, хатын-кыз өйне карый, балалар тәрбияли. Шулай итеп, хуҗалык һәм эш, эш вакыты һәм ял сәгатьләре төгәл бүленә. 1770-1780 нче еллар чигендә Аурупада беренче балалар бакчасы, ә инде XIX гасырда яслеләр ачыла. Асылда, бөтендөнья тарихында шундый зур масштаблы ике генә инкыйлаб була: беренчесе – аучы белән җыючыны игенчегә, икенчесе исә – игенчене тауар һәм уңайлыклар җитештерүчегә әверелдерә.
Дмитрий Бовыкин, тарих фәннәре кандидаты, М.В. Ломоносов ис. МДУ тарих факультеты доценты, «Французский ежегодник» журналының баш мөхәррир урынбасары.
Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе
Ирек Минһаҗев тәрҗемәсе
history.com фотосы (тышлык)