Борынгы грек фәлсәфәчесе Платон шул ук вакытта грек филологы да булган. Бәлки, филологларның иң бөеге дә булгандыр, чөнки нәкъ менә ул бүген дә актуаль булып сакланган һәм әле беркем дә хәл итә алмаган филологик мәсьәләр турында сорау биргән. Өстәвенә, бу мәсьәләр шундый итеп бирелгән ки, һәрбер яңа буын алар хакында беренче адымнардан башлап, соңгы сулышка кадәр уйларга мәҗбүр. Шундый сорауларның берсе – фикер йөртү нәрсә ул?
1
Бу сорауны бераз үзгәртергә дә була: чын фәлсәфәче кем ул һәм фәлсәфәче булу – ни димәктер? Әүвәл шуңа игътибар итик әле. «Фәлсәфәче» дигән сүзгә Платон ирония белән карый. Ул үзен хикмәт иясе (софос) дип санамый, ә хикмәтле булырга теләүче кеше дип кенә уйлый, шуңа күрә үзен «хикмәт сөюче» дип атый. Әмма хикмәтле булырга омтылыр өчен нәрсә кирәк соң?
Кагыйдә буларак, фәлсәфәчеләрне тормыштан бераз аерылганрак дип уйлыйлар. Ә Платон монда безгә менә нәрсә ди: юк, фәлсәфәче өчен беренче һәм иң мөһим таләп – ул кыюлык. Куркуын җиңгән кеше генә фәлсәфәче була ала. Нигә шулай? Әсәрендә Сократ исеменнән сөйләүче Платон аңлата: чөнки фикер сөрешебез үзебез ошатмаячак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр курыксак, без фикерләү барышында килеп чыккан катгый мантыйклы ачышлардан качачакбыз, барысы да чынлыкта без уйлаганча түгел дигән кыяфәт чыгарачакбыз.
Антика чорында куркудан котылуның барлык мәдәни формалары арасында фәлсәфә иң гади һәм, шул ук вакытта, иң куркынычы да.
Ernst, Ursula Marianne: Die Schrift der Göttin: die Eleusinischen Mysterien als eine frühe Form gesellschaftlicher Angstbindung. — In: Ernst, Ursula Marianne; Gubitzer, Luise; Schmidt, Angelika (Hrsg.). Ökonomie M(m)acht Angst. Zum Verhältnis von Ökonomie und Religion. — Frankfurt am Main; Bern; Wien [u.a.]: Peter Lang Verlag, 1997, S.147-174 (Frauen, Forschung und Wirtschaft, Bd.7).
2
Икенче – һәм шулай ук күпләр өчен көтелмәгән! – таләп – ул күнегүләр ясап чыныга торган яхшы хәтер. Әгәр кешенең хәтере начар икән, аңа фәлсәфәче булу авыр булачак, чөнки фәлсәфәчегә фикерләвен истә тотарга кирәк. Нәрсә сөйләгәнен биш минуттан оныта торган фәлсәфәченең бәһасе бер тиен. Үзе корган корылманы ул төзек итеп сакларга тиеш. Яхшы хәтер – тышкы күзәтүче өчен бер критерий да: бу фәлсәфәченең системасы бар, ул аны төзегән, һәм ул аның төзелешен хәтерли. Мондый система булганга күрә, галимнәр һәм рәссамнар фәлсәфә тарихы буенча файдалы атласлар ясыйлар. Аларга карап, фәлсәфә тарихын фәлсәфәче булмаган кешеләр дә аңлый.
Burkard, Franz-Peter; Kunzmann, Peter; Weiß, Axel: DTV-Atlas Philosophie. 2011.
3
Чын фәлсәфәчегә хас өченче сыйфат, безнеңчә, мондый кеше өчен бик тә табигый – зирәклек. Ахмаграк кеше фәлсәфәче була алмый инде. Әмма зирәклекне дә, яхшы хәтер яки кыюлыкны кебек үк, чыныктырып була.
Шул ук вакытта фәлсәфәчеләрнең барысы да диярлек безгә бер әйбер хакында искәртергә тырыша: фәлсәфә белән шөгыльләнергә, фәлсәфәче булырга омтылу еш кына тормышта кеше өчен бик тә хас булган нәрсәнеңдер җитеп бетмәвен чагылдыра. Паскаль яңгыраткан җөмлә – «билгеле бер рухи чикләнгәнлек кайбер кешеләрне хикмәт эзләргә этәрә» – Платонның нигә « зирәклек» һәм «акыллылык»ны фәлсәфәче өчен иң әһәмиятле сыйфатлар дип атавын аңларга ярдәм итә. Кайчак яхшы фәлсәфәчеләрдә дә ул сыйфат булмый, аларга ирония, үзеңә карата ирония җитми, шуңа күрә алар бер хакыйкатьне аңламый: шундый фәлсәфәләр була ки, алар, фәлсәфә булудан туктамыйлар, ләкин тере кешеләр, гади Адәм балалары өчен куркыныч әйбергә әвереләләр. Менә шул мәлдә фәлсәфәче, барыбер чикләнгән кеше булуы аркасында, кешелекнең дошманына дус булып калырга мөмкин. Мондый фәлсәфәчене «фәлсәфәче түгел» дип атарга кирәкми. Фәлсәфәчеләрдә, хирургларда кебек үк, кешене харап итү сәләтен аны дәвалау сәләтеннән аеру авыр.
Шуңа күрә дә фәлсәфәче артык сокланудан сакланырга тиеш. Тәмлене күп ашап маемырга ярамый.
Hill, Susan E.: Eating to excess: the meaning of gluttony and the fat body in the ancient world. Santa Barbara, Calif.: Praeger, 2011.
4
Ниһаять, дүртенче сыйфат. Ул беренчесе сыман ук әһәмиятле. Бу –киң күңеллелек сыйфаты. Вакчыл кеше, яки башкаларны фәлсәфәдән ерак торган өчен кимсетүче кеше фәлсәфәче була аламый. Фәлсәфәче фәлсәфәчеләрнең аз булуын аңлый, шуңа күрә һәрбер кешегә игътибар белән карый. Кешене югалтуы җиңел бит. Шуңа аларны кадерләргә кирәк.
Шунысын да онытмыйк – Платон фәлсәфәченең булдыклыгын дәүләт эшчәнлегенә яраклыгы белән сынап карый. Ә бу өлкәдә киң күңеллелекне яки аның юклыгын төрлечә кулланырга була. Фәлсәфәченең төп кешелек сыйфатларын сәяси тормышта кулланып булу-булмау турында гамәли сорауларны Аристотель бирәчәк. Шунысы кызык, бу мәсьәләнең Аристотель иҗатында ничек аңлатылганын өйрәнүгә һәм башкаларга сөйләүгә акыллы кешеләр дистәләрчә ел гомерләрен багышлаганга күрә, бик үк акыллы булмаган кешеләр боларның санга сукмасак та ярый дип уйлыйлар. Нишләргә соң? Котылу чарасы – алтын урталыкта.
Schütrumpf, Eckart. Praxis und Lexis: ausgewählte Schriften zur Philosophie von Handeln und Reden in der klassischen Antike. Stuttgart: Steiner, 2009.
5
Дүрт сыйфатны кояштан сакланыр өчен киелгән яулыкның дүрт почмагындагы төеннәр белән чагыштырырга була. Яулык баштан төшмәсен өчен, төеннәр тигез итеп бәйләнгән булырга тиеш. Менә бу дүрт сыйфат арасында да тигезлекне саклау мөһим.
Хәтер белән зирәклек бер-берсенә диагональ буенча капма-каршы торсалар, берсе икенчесенә комачау итергә мөмкин. Күп кешенең хәтере искиткеч нык: алар аннан миллионлаган төрле вакыйга һәм исемнәрне искә төшерә ала. Әмма сез гел гаҗәпкә каласыздыр: шундый шәп хәтерләре булып та, зирәклекләре нишләп җитешми икән? Хәтерләрендә сакланган хәзинәләрдән акыллы фикерләр ник тумый икән? Җавап гади: зирәклек хәтергә урын биргән. Фәлсәфәче бу сыйфатлар арасында тигезлек булдырырга тиеш. Әгәр зирәклегеңә зыян килә икән, барысын да хәтереңдә тотарга кирәкми. Ләкин зирәклекне генә күнектереп, хикмәтле сүзләр әйтү генә дә дөрес түгел, чөнки кирәк вакытта мөһим, әһәмиятле әйберләрне искә төшерә алырга тиешсең.
6
Икенче яктан, курку белмәс кеше еш кына миһербансыз да була, чөнки ул кыюсыз кешеләрне түбәнсетергә әзер. Шуңа күрә кыюлыкның да чиге булырга тиеш. Үзеңне куркудан азат итәр өчен кирәк ул, әмма фәлсәфәче башка кешеләрдән дә куркусызлыкны таләп итә алмый: «Барыгыз да кыю булыгыз!» Бу синең эшең түгел, син кыю булырга тиеш, ә калганнар үз эшләрен үзләре белерләр. Бәлки, алар фәлсәфәче булырга теләмиләрдер, нәрсәгә аларга андый батырлык? Без курку белмәс, әмма киң күңеллелектән мәхрүм фәлсәфәчеләрне күп беләбез. Андый фәлсәфәчеләрнең башкаларга карата таләпләре искиткеч югары, ә үзләренә карата – бөтенләй юк диярлек.
7
Дүрт сыйфат өстәлнең яки ятакның дүрт аягы сыман – берсе икенчесеннән озынрак булса, андый ятакта ята алмассыз яисә андый өстәлдә эшли алмассыз. Платонның мондый мантыйк-фәлсәфә квадратлары шактый күп. Ә бу квадрат исә шуның белән кызыклы: һәр кеше, хәтта фәлсәфәдән бөтенләй ерак торучылар да, үзләре хакында уйлый ала. «Кыюлык һәм киң күңеллелек, яхшы хәтер һәм зирәклек арасындагы күчәрләрдә мин кайда соң?»
Гасан Гусейнов, филология фәннәре докторы, Икътисад югары мәктәбе профессоры
Постнаука сәхифәсеннән тәрҗемә
Тышлыктагы фотосурәт: Lawrence OP