Нәрсә ул капибара? Ник ул хайванны «су дуңгызы» дип тә йѳртәләр? Капибараларның изге урыны кайда урнашкан һәм нишләп Япониядә капибара культы таралган? Хайваннар дѳньясының гаҗәеп бер тѳре турындагы бу һәм башка сорауларга җавапны мәкаләдән таба аласыз.
Капибара, яки су дуңгызы (лат. Hydrochoerus hydrochaeris) – хәзерге заман кимерүчеләренең иң эре төре. Ул, кече су дуңгызы белән беррәттән, су дуңгызлары (Hydrochoeridae) гаиләлегенә керә.
Тереклек итү урыннары
Капибараны Үзәк һәм Көньяк Американың тропик һәм уртача климатлы төбәкләрендәге сулыкларның яр буйларында очратырга мөмкин. Алар Бразилия, Аргентина, Колумбия, Уругвай, Венесуэла, Перу, Гайана, Парагвай һәм Француз Гвианасында да тереклек итәләр.
Көньяк Америкада тереклек итүче бу эре кимерүчеләрнең табигый шартлардагы гомер озынлыгы 9-10 ел булса, хайваннар бакчасы яки йорт шартларында 12 елга җитә.
Үсеп җиткән кимерүченең гәүдә озынлыгы 100 см дан алып 135 см га кадәр була, ә буе 50-64 см ны тәшкил итә. Авырлыгы исә 34-66 кг. Ана капибаралар, гадәттә, ата капибараларга караганда эрерәк була. Капибараларның бармаклары үзара кечкенә ярылар (перепонки) белән тоташкан. Тышкы кыяфәте буенча капибара гаять зур диңгез дуңгызын хәтерләтә.
10-20әр капибарадан торган көтү уртача 10 гектар җирне били, тик кимерүчеләр вакытларының күп өлешен бары 1 гектар җирдә генә уздыралар.
Исеме кайдан килеп чыккан?
Капибараның исеме аның су үсемлекләре һәм үләннәр белән туклануы хөрмәтенә бирелгән. Ka’apiûara сүзе тупи телендә (үле тел) «нәзек үлән ашаучы» дигәнне аңлата. Сapibara исеме испан теле аша инглиз, рус, япон һәм башка телләргә дә үтеп керә. Фәнни исеме исә — Hydrochoerus hydrochaeris – «су дуңгызы» дип тәрҗемә ителә.
Хәзерге вакытта экзотик хайваннарны өйдә тоту гадәти күренешкә әйләнеп бара. Соңгы арада капибараларны да кыргый табигатьтә яисә хайван бакчаларындагы читлекләрдә генә түгел, ә йорт хайваны буларак фатирларда һәм шәһәр арты өйләрендә дә күрергә мөмкин. Капибара бик әйбәт йорт хайваны була ала, ул башка йорт хайваннары (мәчеләр, этләр һ.б) белән дә уртак тел табарга сәләтле, тик аны өйгә алып кайтыр алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Бу хайваннарга уңайлы, туры килердәй яшәү шартлары булдыру зур чыгымнар таләп итә (шуларның берсе — йөзү өчен бассейн). Шулай ук капибара авырып киткән очракта, аңа ярдәм итә алырдай мал табибын табуы да бик кыен, шуның өстенә бу — кыйммәт бәяләнүче хезмәт.
Капибаралар һәм япон мәдәнияте
Ни өчен Япониядә капибара культы таралган? Моның сәбәбе нәкъ менә япон кешеләренең мөлаем әйберләр белән эш итә белүләрендә булырга бик мөмкин, ә капибаралар – бик мөлаем хайваннар. Тик әле бер-ике дистә ел элек мондый хайваннар белән «җенләнү» телдә дә юк иде. 1970 елда Уэно хайваннар бакчасына берничә төрне алып килгәнгә кадәр, япон паркларында бернинди капибаралар да булмаган. Япониядәге капибара культын таратуга төгәл ике урын бик зур тәэсир итә, болар — Синдзюкудагы Изу Шаботен паркы һәм Нагасаки биопаркы (аны хәтта «капибараларның изге урыны» дип тә йөртәләр). Капибара сурәтен хәзер төрле истәлекле бүләкләрдә дә, чынаякларда да, кием-салымнарда да күрергә мөмкин.
Сәрбиназ Шәйхелова әзерләде.