Алман математигы һәм фәлсәфәчесе Готфрид Лейбниц язган фәнни хезмәтләр арасында «Теодицея, яки Алланың Яхшылыгы, Кешенең Иреге һәм Явызлыкның килеп чыгышы хакында теодицеяләү тәҗрибәсе» исемле китап та бар. Theodicea – «Алланы аклау» дигән сүз. Лейбниц ни өчен Алланы акларга мәҗбүр булган икән соң?
Хезмәтнең әүвәлге битләрендә Лейбниц чын тәкъвалык хакында фикер йөртә. Аныңча, тәкъва кеше Аллаһыны сөя, ләкин бу сукырларча түгел, ул акылга нигезләнә. Юк, бу иманны рациональ нигезләү түгел, монда сүз Аллаһы турында дөресен белеп ярату турында бара. Аллаһыны сөюче тәкъва кеше Аның камиллеге турында белергә тиеш. Аллаһы турында, Аның камиллеге, башка сыйфатлары турында белмәү, ирек, мәҗбүрият һәм язмыш турында буталчык фикерләр чын дингә зыян салырга мөмкин (бу уңайдан «Гакыйдә белмәгән шайтанга илтер, күпме гыйбадәт кылса да, җилдер» дигән гыйбарәне искә төшерергә була). Нәкъ менә шундый буталчыклар калмасын өчен Лейбниц әүвәл шул мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышып карый.
Аллаһының Бөеклеге һәм Игелеклеге
Аллаһының Бөеклеген ул Аның барына да кодрәтле булуы һәм барысын да белүче булуы аша ачыклап күрсәтә. Кодрәтле зат буларак, Аллаһы барлык әйберләрдән бәйсез, эшчәнлектә алардан ирекле, ләкин барлык яратылмыш әйберләр Аллаһыга бәйле. Барысын да Белүче зат буларак, Аллаһыга барлык идеяләр һәм барлык хакыйкатьләр дә билгеле. Мөмкин һәм зарури әйберләрне белүе гади интеллигенция дип атала, хакыйкый әйберләрне белүе исә читтән күзәтеп алынган белем дип йөртелә. «Урта» белем дип мөмкин һәм зарури әйберләрне белүен атыйлар.
Аллаһының Игелеклеге исә Аның ихтыярының камиллегеннән гыйбарәт. Ихтыярның мөһим сыйфаты исә – ирек. Ихтыяр ирекле була. Лейбниц Алланың ихтыярын икегә бүлә: алдан булган ихтыяр – ул үзе үк игелек; соңыннан булган ихтыяр. Аллаһы һәрчак игелек кыла.
Явызлыкның 3 төре
Яхшылык-явызлык каршылыгын аңлатканда, Лейбниц әүвәл явызлыкның 3 төрен аерып күрсәтә.
- метафизик явызлык – дөньяда кайбер әйберләр камил, кайберләре камил түгел;
- физик – тормышта бәхетле һәм бәхетсез очраклар, вакыйгалар бар. Бу төркемгә җәзаның явызлыгы да керә;
- әхлакый – дөньяда яхшы һәм начар гамәлләр кылына.
Аллаһының алдан булган ихтыяры явызлык кылу өчен ниятләнә алмый, ягъни Аллаһы явызлык кылырга ниятләми. Әмма кайвакыт, турыдан-туры рәвештә булмаса да, Аллаһының соңыннан булган ихтыяры явызлык кылуны хәерле максаттан рөхсәт итә. Мондый очракларда игелекле максаттан явызлык кылына.
Игелекле Алла нигә явызлыкка ирек бирә?
Лейбниц фикеренчә, «метафизик явызлык», ягъни яратылган әйберләрнең камилсезлеге зарури эш, чөнки әгәр әйберләр камил булса, алар Аллага тигез булырлар иде. Дөньяда очрый торган физик явызлык исә иң яхшы, игелекле максатка ирешү юлын эзләгәндә рөхсәт ителә торган кечкенә явызлык дип кабул ителә. Аллаһы беренче чиратта кешене коткарырга тели (дини мәгънәдә), бу очракта авырулар, һәлакәтләр, бәла-казалар куркынычрак явызлыклар арасында сайлап алынган кече явызлыклар булып чыга.
Әхлакый явызлыкның чыганагы исә – кешенең камил булмаган табигате һәм ихтыяр иреге. Лейбниц протестант галиме булган, шуңа күрә аның фәлсәфәсендә христианлык тәгълиматы нигез ташы урынында торган. Кеше табигатенең бозыклыгы Адәмнең гөнаһына (оҗмахта тыелган җимешне ашавы) килеп тоташа, бу гөнаһның сәбәбе исә кешенең яратылуыннан ук зәгыйфь зат булуында.
Камил булмаган табигать кешенең гаебен һәм җаваплыгын акламый, чөнки адәми затларда барыбер аң һәм ирек кала. Кеше үзенең кулыннан килгәнчә хаталы юлдан сакланырга һәм әхлакый явызлык кылмаска тиеш.
Шул рәвешле, дөньяда явызлыкның дөньяның хасиятләреннән килеп чыга: һәрбер монадага (Лейбниц системасында бихисап субстанцияләр) чикләнгәнлек хас, шуңа күрә метафизик явызлык (камилсезлек) бар, физик явызлык та шуңа бәйле, ә әхлакый явызлык (гөнаһ) кеше иреге аркасында кылына.
Аллаһ исә мөмкин булган барлык «вариантлар» арасыннан безнең өчен иң хәерлесен калдыра, шуңа күрә дә, Лейбниц фикеренчә, без мөмкин булган дөньяларның иң яхшысында яшибез.
Сәлимҗан Сәүбәнов мәкаләсе