Торнадолар – Җир йөзендә иң көчле һәм куркыныч өермәләр, аларда җилнең бөтерелү тизлеге сәгатенә 200 мильгә җитә ала. Дөньядагы иң көчле җил бу. Киңлеге берничә йөз метрга җиткән һава баганасы юлында очраган һәрнәрсәне суырып ала һәм үзе белән күчерә. Бу коточкыч циклоннар кайдан килеп чыгалар соң? Метеоролог Дҗәймс Спанн торнадоның «тормышы» хакында сөйли һәм иң четерекле сорауларга җавап бирә.
Алия Ваншина тәрҗемәсе. Текстны Булат Шәймиев укыды, монтаж – Алинә Галиәхмәтова.