Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләрен билгеләүче Русия Федерациясе законының (канунының) 70нче маддәсе «Дәвалаучы табиб», дип атала. Беренче пункт буенча, дәвалаучы табиб медицина оешмасы яисә аның бүлеге тарафыннан билгеләнә. Инде пациент дәвалаучы табибны сайлап алырга теләк белдерсә, аңа медицина оешмасы бу эштә булышлык күрсәтергә тиеш, диелгән.
Дәвалаучы табиб бер генә була
Игътибар итегез, «дәвалаучы табиб» диелгән, дәвалаучы табиблар түгел. Димәк, дәвалаучы табиб һәрвакыт бер була. Дәваханәдә ятканда дәвалаучы табиб кем булганлыгы җиңел аңлашыла. Амбулатория шартларында күпчелек очракта бу – участок табибы. Нинди генә авырулардан дәваланырга туры килсә дә, дәвалаучы табиб чара төрләренең өстенлеген сайлап бирүдә кешегә ярдәм күрсәтергә бурычлы.
Икенче пунктта, дәвалаучы табиб, пациентны тикшергәннән соң, кирәк дип тапса, консультантларга, ягъни икенче төрле белгечләргә мөрәҗәгать итә, диелгән. Димәк, пациентка нинди генә юллама бирелсә дә, ул башка белгечләрнең фикерен үзен дәвалаган табибка җиткерергә бурычлы. Пациентның чирен һәм бар булган билгеләрне бер-берсенә бәйләп, дәвалаучы табиб кына аңлата ала. Башка табиб-белгечләр ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килгәндә генә дәвалау эшенә керешә.
Пациенттан баш тартырга хокуклы
Өченче пункт дәвалаучы табибка зур хокук бирә: пациентның гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янамаган очракларда, дәвалаучы табиб күзәтүдән баш тартырга хаклы, диелгән. Әмма моңа медицина оешмасы яисә оешма бүлеге җитәкчесе ризалык бирергә тиеш. Ризалык бирелгәндә, бу пациентны дәвалау өчен медицина оешмасы, яки оешма бүлеге җитәкчесе тарафыннан башка табиб билгеләнә.
Хөкүмәт хисабына дару, яки азык бирелергә тиеш булган хәбәрне пациентка гадәттә дәвалаучы табиб җиткерә. Бу дүртенче пунктта күрсәтелгән.
Бишенче-алтынчы пунктларда дәвалаучы табиб тулы диагноз куюы турында язылган. «Тулы диагноз» төшенчәсенә бер пациентта булган бөтен авырулар да керә.
70нче маддәнең соңгы җиденче пунктында исә сүз дәвлаучы табиб ярдәм иткәндә аның кайбер функцияләре медицина оешмасы тарафыннан фельдшерга яисә акушеркага бирелү мөмкинлеге турында бара.
Башка табиблар дәвалаучы дип аталамы?
Участок терапевтыннан башка, күзәтү астына алганда, башка белгеч-табиблар да дәвалаучы табиб була ала, бу очракта аларның башкарган эшләре «Дәвалаучы табиб» бүлегендә күрсәтелгәнчә булырга тиеш.
Димәк, консультациягә бер генә кереп киңәш алып чыкканда, бу табибны дәвалаучы табиб, дип әйтеп булмый. Дәвалаучыга берничә тапкыр килеп күренеп, ул кушканча, барлык чирләрне дә искә алып, тикшеренеп, дәваланып торганда, бу табибны дәвалаучы табиб дип әйтергә була.
Соңгы елларда түләүле консультантлар күбәйде, акча түләп, лаборатория анализлары эшләү мөмкинлекләре артты. Алар гадәттә киңәшне чирле кешегә генә түгел, дәвалаучы табибка да бирә.
Табибыгыз сезне югалтмасын
Тикшеренүнең, консультацияләрнең нәтиҗәләрен дәвалаучы табибка күрсәтү, һичшиксез файдалы. Шуңа да, зинһар, китеп югалмагыз, тулы диагноз куелып, дәвалаучы табиб билгеле булганчы күзәтү астында булыгыз! Дәвалаучы табиб барлык медицина кагазьләрен бер урынга туплый, бөтен мәгълүматны бер урынга тезеп план кора. Бу – тикшерү, дәвалау, реабилитацияләү, күзәтү планы. Бөтен кирәк чаралар да эшләнсен өчен бары тик үзегез ышанычлы дип исәпләгән табибка килеп, аның белән киңәшләшеп эш итү кирәк.
Барысын да кызыксынып белеп, файдалы киңәшләр алгач, кызганычка каршы, күп авыручылар китеп югала. Алар, табиб бар белгәнен үземә әйтте һәм дәвалау эшенә нокта куйды дип уйлап ялгыша.
Дәвалаучы табиб дару язып бирүче, башка кабинетларга юллама я белешмә бирүче генә түгел, ул чирле кешене тикшерү һәм аны дәвалау эшләрен оештыруда катнашырга бурычлы. Кешегә «Кемдә дәваланасың?» дип сорау бирелгәндә, «Минем авыруларым күп, берничә табибта дәваланам», дип җавап бирүчедән ике нәрсә аңлап була: я аңа билгеле бер табиб билгеләнмәгән, я бу кеше дәвалауны һәм тикшеренүне оештыруда кайсы табиб җаваплы икәнлекне үзе дә белми.
Кабинеттан кабинетка йөреп, арып-ялкып өйгә кайтып китеп, өметсезләнгәннәргә киңәшем бар. Кайбер очракта авыруны төгәл ачыклау табибка да җиңел түгел. Уңышлы дәвалану өчен күп ысуллар һәм күп вакыт кирәк. Бик сирәк очраган чирләрдә, катлаулы очракларда тәҗрибәлерәк табибларда тикшеренү дә кирәк булуы мөмкин. Моны дәвалаучы табиб яисә медицина оешмасындагы табиблар комиссиясе оештыра.
Дәвалаучы табиб чиремне белмәде, дип, аны беркайчан да ташламагыз, ул нәрсәне дә булса белеп җиткермәсә, тиз арада тәҗрибәле табиблар белән киңәшләшеп, Сезгә ярдәм күрсәтәчәк.
Хәйдәров Марат Мансур улы, югары категорияле дерматовенеролог, беренче категорияле невролог, беренче категорияле оештыручы-методист.
Мәкалә 17 нче июньдә «Кызыл таң» җәридәсенең 70 (25074) нче санында, «Сәламәтлек» сәхифәсендә дөнья күрде.
Тышлыктагы фото: pexels.com