Һәрбер гаджет, һәр технология һәм алдынгы идеянең киләчәген кара мәче кисеп, уңышлы була алган проектлар да барып чыкмаска мөмкин. Аларның кайберәүләре артык иртә килеп, үз сатып алучысын табырга җитешмичә, базардан юкка чыга; башкалары серияле җитештерүгә кадәр җитмичә, мәңгелеккә уйлап табу стадиясендә кала; кайберәүләрне без инде көтә-көтә арыдык, ә алар юк та юк. Ә кайбер кәшефләр (изобретение) исә бөтенләй ялган булып чыга.
Хыялдагы телефон: Ara
Модульле смартфон проекты бу. Берничә ел эчендә башта гади концепциядән башлап, инде эшли торган прототипка кадәр озын юл үтте. Башта смартфонда бөтен нәрсәне дә, хәтта процессор белән экранны да алыштыру мөмкинлеге булачак дип план коралар иде, шулай да соңгы версиядә проектны башкаручылар бу концепциядән баш тартып, алмаштырырлык детальләрдән аккумуляторлар, өстәмә датчиклар һәм тышкы җайланмалар булган модульләрне генә калдырганнар. Шулай гадиләштерсәләр дә, Ara’ны барыбер көттеләр. Әмма 2016 елның көзендә, табыш өчен сатуга чыгарыр алдыннан гына, Google ширкәте Ara модульле смартфоны өстендә эшне туктатты һәм проект ябылды.
Хыялдагы дрон: Lily
Беренче реклама ролигыннан ук сөйкемле зур күзле һәм камералы дрон һәркемнең мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аның сокландыргыч тышкы кыяфәтен исәпкә алмасаң да, Lily презентациядә яңа төрле проект булып күренде: су үткәрми торган корпуслы, турыдан-туры идарә ителми торган квадрокоптер иде бу. Махсус маяк белән тәэмин ителгән дрон, хуҗасы ияреп очып, аны төрле режимнарда төшерә ала иде. Кызганыч, эш берничә прототиптан ары бармады. Серияле модельне ясаган арада квадрокоптерның технология ягыннан сыйфатлырак көндәшләре барлыкка килде, ә ширкәт, финанславы яхшы булуга карамастан, дронны киңкүләм җитештерә алмады, шуңа күрә алдан сатып алучыларга акчаларын кайтарырга булды.
Хыялдагы кырынгыч: The Skarp
Кем инде лазер кырынгычыннан баш тарта? Проект авторлары XXI гасыр кешеләренә лаеклы кырыну пәкесен вәгъдә итәләр иде. Әлбәттә, лезвие урынына лазер куллану мөмкинлеге әлеге пәкене стып алу өчен бик саллы сәбәп. Проект Kickstarter’да дүрт миллион доллар җыеп өлгергән иде, әмма крауфандинг мәйданының администраторлары нәтиҗәдә кампанияне туктатты. Күпләп җитештерү өчен вәгъдә ителгән гаҗәеп прибор әкият булып калды: прототиптагы кырынгыч бик акрын эшләгән, берничә кат тырышып карагач кына аерым-аерым төкләрне кискән. Нәтиҗәдә, проекттан баш тарттылар.
Хыялдагы автомобиль: Google ширкәтенең йөртүчесез машинасы
Google уйлап тапкан электромобиль үзенә бик тиз игътибар җәлеп итте – кечкенә, тиз танып була торган һәм бераз коалага охшаган автобомиль озак вакыт дәвамында якын киләчәк символы булып саналңы. Баштарак аның руль белән педальләре дә булмаган, әмма соңрак гомуми юлларда сынаулар үткәрү өчен аларны көйләргә туры килгән. Сынаулар 2015 елның җәендә башланган иде. Аннары әлеге проект серияле җитештерү булачагына ишарә итте, һәм шуннан соң бер-бер артлы чылбыр реакциясе кузгалды: башка бик күп ширкәтләр йөртүчесез машина чыгарулары турында игълан итте Әмма тиздән Alphabet’ның (Google’ның ана-ширкәте) бу сөйкемле электромобильләрне җитештерергә планлаштырмавы ачыкланды. Аның урынына башка автомобиль җитештерү компанияләре белән берлектә пилотсыз йөртү технологияләрен коммерциядә куллану белән шөгыльләнәчәк Waymo ширкәте ачылды.
Хыялдагы сәгать: Pebble 2
Pebble ширкәте үз вакытында башка сыймаслык әйберләр эшләде: кечкенә генә стартап җитештерүчеләргә һәм сатып алучыларга «акыллы» сәгатьләрнең кечерәйтелгән смартфон түгеллеген, ә киресенчә, мөстәкыйль җайланма булуын исбатлый алды. Моннан тыш, Pebble аккумуляторлар хисабына гаджетларны кечерәйтү гадәтен ташлады. Pebble’ны шаккаттыргыч уңыш көтә иде – «акыллы» сәгатьләрнең төрле модельләренә багышланган 3 кампания 40 миллион доллар җыйды. Бу юнәлештә эш йөртүчеләр, сәүдәнең фитнес-трекерлар ягына авышканын сизеп, аны Pebble 2 ясаганда истә тотканнар. Кызганычка каршы, Pebble Technology үзенең финанс халәтен вакытында рәткә сала алмаганлыктан, аны Fitbit фитнес-трекерлар җитештерүчесенә сатырга мәҗбүр булдылар. Pebble’ның яңа хуҗасы 2017 ел дәвамында серверның эшен туктатмаска вәгъдә биргән булса да, сәгатьләрне җитештерүдән туктаганнар инде.
Хыялдагы ярдәмчеләр: Zooids
Узган елны бик күп искитмәле хәлләр булды, әмма бер кәшеф фәнни фантастиканы хәтерләтте. Zooids роботлары мәгълүматны чагылдыручы «пиксельләр» ролендә дә, шулай ук кертү җайланмасы буларак үзләре генә дә, төркем белән дә эшли алалар. Алай гына да түгел, роботлар физик объектларны урыннарыннан күчерә ала, бу аларны Дисней мультфильмнарындагы микроботларга яки Миядзякиның сусуватариларына охшата. Кызганычка каршы, бу әлегә робототехника конференциясендә тәкъдим ителгән эшләнмә генә һәм чынлыкта киләчәктә аны чынга ашыру турында сүз бармый да.
Хыялдагы такта: HUVr
«Киләчәккә кайту» трилогиясенең юбилей шаукымында кешелек ховербордлар турында исенә төшерде һәм төрле идеяләрне тәкъдим итте: магнитлы левитация, реактив моторлар, 36 ротордан торган массив һәм хәтта кулдан ясалган яфрак өрдерткечләр дә. Бу проектларның бөтенесен бары бер нәрсә берләштерә: алар берсе дә Марти Макфлайның ховербордына охшамаган. Әмма 2014 елда тәкъдим ителгән ховерборд нәкъ фильмдагы кебек иде. Аны тәкъдим итү ролигында Кристофер Ллойд, Моби һәм Тони Хоук кебек кешеләр төшкән. Кызганыч, ләкин бу нибары югары технологияле шаярту гына иде.
Хыялдагы автобус: TEB -1
Кайчандыр бу кеше ышанмаслык концепция генә булган, әмма узган җәйне автобус-порталны үз зурлыгында халыкка күрсәттеләр. Бу автобусның бер 60 метрлы бүлеге мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә ала, ә берничә бүлеге берләшеп, бу экзотик транспорт үз эченә 1200 кешене сыйдыра ала. Кызганычка каршы, ярты елдан соң бу проект өстендә эшләүчеләрнең автобусны юлда ташлап калдырулары турында мәгълүм булды һәм аның турында башка бернәрсә дә билгеле түгел.
Хыялдагы аяк киеме: The Metal Detecting Sandals
Бу шаярту түгел – мондый аяк кием чынлыкта да булган һәм Hammacher Schlemmer онлайн-кибетендә 60 бәягә сатылган. Уң як аяк киемендә катушка (кәтүк) урнаштырылган булган, ә балтырга бу аяк киеме хуҗасы идарә итә торан схеманы яки батареяне каптырган. Әгәр дә аяк киемнәр 5 см тирәнлектә металл тапсалар, бу җайланма тибрәнә һәм яктылык диодлары белән җемелди башлаган. Гомумән әйткәндә, пляжларда алтын эзләүчеләргә менә дигән җайланма. Бүгенге көндә мондый аяк киемнәре, кызганычка каршы, бер җирдә дә сатылмыйлар.
Хыялдагы поезд: Hyperloop
Hyperloop ваккум поездларның концепциясен инде 2013 елда Илон Мас тәкъдим итә. Теориядә, түбән басымлы торбалар эчендә хәрәкәт иткән поездлар сәгатенә 1,2 мең километрга кадәр тизлек арттыра алалар икән. Мондый транспорт системасын булдыруда берьюлы берничә компания эшли, һәм аларның кайберләре инде (алар арасында SpaceX та бар) 2016 елда сынау мәйданчыгын булдырырга вәгъдә иткәннәр иде. 2017 елга аяк басуга карамастан, халыкка әлегә матур 3 Д рендерларны һәм элетромагнитлы арбаларны сынавын гына күрсәттеләр. Hyperloopны җитештерүчеләрнең барысы да килеп чыгарына ышанасы гына кала.
Nplus1 материалы
Галия Мөхитова һәм Гүзәл Шәвәлиева тәрҗемәсе