Көнбатыш илләренең мәдәниятенә мөкиббән булу, аны ярату, кабатларга тырышу гаҗәп нәрсә түгел, мондый хәл белән еш очрашырга була. Ә менә Меланезия утрауларында яшәүчеләр арасында исә Көнбатыштан килгән товарларга, предметларга чын-чынлап табынучылар бар. Бу динне “карго-культ” дип тә, “Самолётка табынучылар дине” һәм “Күк бүләкләре культы” дип тә атыйлар.
Бу дин тарафдарлары ышануынча, Көнбатыш илләренең товарлары чынлыкта Меланезия халкы өчен ясалган, чөнки ул әйберләрне аларның ата-баба рухлары барлыкка китергән. Ак тәнле кешеләр бу предметларны алдау юлы белән үзләренеке иткән, имеш. Карго культы кысаларында ак кешеләрне кабатлап, төрле ритуаллар үткәрәләр, моның максаты – изге предметларның санын арттыру.
Карго – йөк
“Диннең” атамасы “cargo” сүзеннән килә. Инглизчә ул “йөк” дигәнне аңлата.
Беренче тапкыр бу культ турында 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында язып калдыралар. Ә инде чын-чынлап бу дини хәрәкәт Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соңгы елларда үсеш ала. Эш шунда ки, Япон империясенә каршы сугыш алып барганда, АКШ гаскәриләре Меланезия утрауларына бик күп күләмдә йөк ташыйлар. Алар үзләре белән кием-салым, консервалар, палатка, кораллар һәм башка төрле файдалы әйберләр алып килә. Болар инде, әлбәттә, гаскәрнең ихтыяҗларын тәэмин итәр өчен була, шул ук вакытта американнар үзләренә ярдәмгә атлыгып торган җирле халыкка да бу товарлардан өлеш чыгара. Сугыш бетеп, тынычлык урнашкач, хәрбиләр базаларын калдыра, ә яңа йөкләр (“карго”) килми башлый.
Парашютлар төшсен өчен нишләргә?
Яңадан бу товарларны алырга һәм очкычларны, корабларны, күктән төшкән парашютларны күрергә теләп, утрау халкы АКШ солдатлары, моряклары һәм очучылары эшләгән эшләрне кабатлый башлаган. Алар агачтан диспетчер вышкалары ясап, агач колакчыннар кигәннәр, агачтан ясалган очу-утыру полосасында самолетны утырту өчен әйтелергә тиешле сигналларны биргәннәр. Маякларны һәм “аэродромны” яктыртыр өчен факеллар яндырганнар. Ахыр чиктә, күктән кадерле йөкләре килеп төшсен өчен, алар сугышка кадәр булган барлык дини ышанулардан баш тартып, агачтан ясалган самолетларга һәм аэродромнарга гына табына башлаганнар.
Принц Филиппка да табынып була
Дөрес, соңгы елларда бу культларның күпчелеге юкка чыкты инде. Ләкин Танна утравында, мәсәлән, һаман да Джон Фрумга табыну яшәп килә. Джон Фрум (бәлки, ул John from America дыр) – АКШ солдаты, ул бу халык янына төшеп, аларга ак кешеләрнең байлыкларын бүләк итәчәк. Аны утрауга җәлеп итәр өчен, шулай ук самолет макетлары, вышкалар, аэродром ясап куйганнар. Джон Фрумга табынучыларның каһиннәре әйтүенчә, алар аның белән радио аркылы аралашалар. Ә радио дигәннәре исә биленә күп итеп кабельләр ураган хатын-кыз. Ул транска керә һәм “аралаша башлый”.
Шул ук Танна утравындагы Яохнанен исемле кабилә Бөекбритания патшабикәсе Елизавета II хәләл җефете, принц Филиппны илаһи зат дип саный. Бу халыкның борынгы ышанулары буенча, тау рухының улы еракка-еракка, диңгез артына китеп, затлы хатын-кызга өйләнәчәк һәм утрауга әйләнеп кайтачак. Танна утравы, бөтен Вануату белән бергә, озак еллар дәвамында Британ империясе эчендә булганга, тау рухының легендар улы дип принц Филиппны игълан иткәннәр. 1974 елда патшабикәнең гаиләсе Вануатуда кунак булганнан соң, бу легенда тагын да көчәеп китә. Филиппның үзенә соңрак бу культ турында хәбәр итәләр, шуннан соң ул кабиләгә бүләк итеп үзенең фотосурәтләрен җибәрә. Кабилә белән принц арасында әле тагын берничә кат фотолар алышу була.
Менә шундый диннәр дә бар дөньяда. Болар, әлбәттә, диннәрне өйрәнүчеләргә бик тә кызыклы материал, чөнки алар нигезендә борынгы халыкларда борынгы диннәрнең ничек барлыкка килгәнен күзалларга була.
Айдар Шәйхин, КФУ Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының дин белеме кафедрасы талибе
фотолар: wikimedia