2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик.
Search Results for:
Урта гасырлардан ук безнең планетабызда яшәп килгән кайбер авыруларның исемнәрен ишеткәч, бүген дә тәннәр чымырдап китә. Чыннан да, куркырлык та шул: үлем куркынычын тудыра торган бу вирус һәм бактерияләрнең күбесе борынгы заманда гына калмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без сезгә цивилизацияләрне юкка чыгарып, кешелеккә җимергеч һөҗүм ясаган, әмма күзгә күренми торган дошманнар: үләт (чума), чәчәк, ваба һәм махау авырулары турында сөйләрбез.
Дислексия һәр бишенче кешегә хас, ләкин ул төрле кешедә төрлечә чагыла. Бу сөйләм авырлыгы киң спектрга ия, аны «нормаль» һәм «хаталы» сыман категорияләргә кертеп тә булмый. Әлеге TED Ed дәресендә Келли Сэндмэн-Һерли дислексиягә тарыган баш миенең эшчәнлеге хакында яңадан уйлап карарга һәм кеше баш миенең нейротөрлелеге өчен сөенергә чакыра.
Чыннан да, су, энергия чыганагы һәм гади органик матдәләр – тереклек барлыкка килсен өчен мөһим дип саналган факторлар – болар Кояш системасының без өмет белән караган урыннарында гына түгел, бөтенләй уйга килмәгән почмакларында да очрый икән бит! Димәк, бүгенге көндә астробиологлар тарафыннан тереклек табылу ихтималы зур дип саналган Кояш системасы җисемнәре белән якынрак танышып китик.
Леонардо да Винчи – күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә.