Гасырлар буена математика, астрономия, физика кебек төгәл яки төгәл исәпләүләрне таләп итә торган фәннәрдә ир-ат галимнәрнең генә исемнәре яңгырады. Ләкин XX гасырда астрономия фәне күгендә галимәләр дә якты йолдыз булып балкыды, мөһим фәнни ачышларны ясауда алар мөһим роль уйнады.
Пелагея Шайн
Пелагея Федор кызы Шайн (1894-1956) – совет астрономы, кече планета ачкан беренче хатын-кыз (Полония планетасы, 1928), СССР Фәннәр Академиясе академигы, астроном Г.А. Шайнның тормыш иптәше. П. Шайн 19 кече планета, 150 дән артык үзгәрешле йолдыз һәм Шайн-Шалдех кометасын ача. 1930 нчы елда ачылган №1190 кече планетасына аның хөрмәтенә Пелагея исемен бирәләр.
Руби Виолетта Пэйн-Скотт
Руби Виолетта Пэйн-Скотт (1912-1981) – Австралия радиофизигы һәм радиоастрономы, дөньядагы беренче хатын-кыз радиоастроном. Радиоастрономия нигезенә яткан күп кенә терминнарның авторы. Шул чорда Сидней университетында физика юнәлеше буенча укыган студентлар арасында бердәнбер хатын-кыз була. Җирнең магнит кырын өйрәнү буенча тәҗрибәләрдә магнит кырының тере организмнарга бөтенләй диярлек тәэсир итмәвен ачыклый.
Нэнси Грейс Роман
Нэнси Грейс Роман (1925) — Америка астрономы, NASA оешмасындагы беренче хатын-кыз җитәкчеләрнең берсе. Н. Роман өч Орбиталь Кояш обсерваториясен, күпсанлы ясалма иярченнәрне очышка әзерләүдә, космик программаларның бюджетын булдыруда, галимнәргә вазифалар билгеләүдә катнаша. Моннан тыш, Н. Роман Һаббл телескобы очышын оештыруда мөһим роль уйный, шул сәбәпле аны хәтта «Һабблның анасы» дип тә йөртәләр. Фәнни эшчәнлектән тыш, Н. Роман иҗтимагый эш белән дә актив шөгыльләнә. Мәсәлән, ул галимәләр проблемаларын чишүдә катнаша.
Вера Флоренс Рубин
Вера Флоренс Рубин (1928-2016) – Америка астрономы, галактикаларның әйләнеш тизлеген өйрәнү буенча тикшеренүләре белән билгеле. В. Рубенс галактикаларның исәпләнгән һәм күзәтелә торган хәрәкәтләре арасындагы аермалыкларны ачыклый, галактикаларның, галәм киңлеге буенча тигез чәчелмичә, укмашып урнашуын күрсәтә. Бу нәтиҗәләр Галәмдә «караңгы материянең» барлыгын дәллилләүче төп фактлар рәтенә керә. Өстәвенә, В. Рубенс галактикаларның моңа кадәр билгеле булмаган яңа төрләрен ача.
Кэролин Шумейкер
Кэролин Джин Спеллман Шумейкер (1929) – Америка астрономы, бер кеше тарафыннан ачылган кометалар саны буенча рекорд куючы: ул 30 дан артык комета һәм 800 дән артык астероидны ача. К. Шумейкер астрогеология фәненә нигез салган мәрхүм Юджин Шумейкерның тормыш иптәше була. Ирле-хатынлы Шумейкерлар Юпитер өслегенә төшүе күзәтелгән беренче күк җисемен — Шумейкер-Леви 9 кометасын ачуда катнаша.
Джоселин Белл
Сьюзен Джоселин Белл Бернелл (1943) — британ астрофизигы, яңа төр космик объектларны – пульсарларны (бик төгәл период белән кабатлана торган радио, рентген, гамма яисә башка төрле космик нурланыш чыганакларын) ачкан кеше. 1974 нче елда Дж. Беллның фәнни җитәкчесе Э. Хьюиш бу ачыш өчен Нобель премиясенә лаек була, әмма Джоселинның үзен премиантлар исемлегенә кертмиләр, бу исә фәнни җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудыра. Дж. Белл Эдинбург Король Җәмгыятенең президенты булып торган беренче хатын-кыз (2014-2018), 2013 нче елда Би-би-си аны Бөек Британиянең иң абруйлы 100 хатын-кызы исемлегенә кертә.
Светлана Герасименко
Светлана Иван кызы Герасименко (1945) – СССР һәм Таҗикстан астрономы, Чурюмов-Герасименко кометасын ачучыларның берсе (1969). 2014 нче елда әлеге кометага «Розетта» аппаратын утырталар (комета өслегенә утыра алган беренче галәм аппараты). 1982 нче елда ачылган № 3945 астероидына С. Герасименко исеме бирелгән.
Василики Калогера
Василики Калогера (1971) – Греция һәм Америка астрофизигы, ак кәрләләр, нейтрон йолдызлар һәм кара упкыннарны өйрәнү буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе. Ул гравитация дулкыннарын ачуда мөһим роль уйнаган шәхес. 2008 нче елда В. Калогера «Astronomy» журналы төзегән «Астрономиянең 10 калкып килүче йолдызы» исемлегенә эләгә.
Википедия мәгълүматлары нигезендә Ләйлә Миңнуллина туплады
Фотолар: wikimedia commons