Nature журналы һәр елның ахырында фән эшенә зур өлеш керткән һәм гыйлем әһелләренең көндәлек тормышына йогынты ясаган шәхесләрне билгели. 2018 елның иң әһәмиятле фән эшлеклеләре белән танышыйк.
Юань Цао
Массачусетс технология институтында эшләүче яшь физик бу исемлеккә графенга багышланган бер хезмәте өчен генә эләкмәс иде. «Ике табак графен» темасы хәзер бик популяр. Ләкин графенның ике катламын берләштергән, аларны 1,1 градуслы «тылсымлы почмак»ка борган һәм 1,7 Кельвинга кадәр суыткан һәм графен супер-үткәргечен ясаган бу 21 яшьлек егет әле PhD диссертациясен дә якларга өлгермәгән! Насыйп булса, Юань Цао Нобель бүләгенә иң яшь намзәт булачак.
Вивьен Слон
Макс Планк җәмгыятенә караган Эволюцион антропология институты хезмәткәре Вивьен Слон үткәргән эзләнүдән соң йөзләгән яңалык һәм меңләгән пост чыкты. «Геномы секвенлаштырылагн кешеләр арасында монысы, мөгаен, иң кызыклысыдыр», – дип яздылар аның фәнни хезмәте хакында.
Бу бер дә гаҗәп түгел! Борынгы сөякләргә генетика анализы ясагач, аларның борынгы кешеләрнең ике төре, неандерталь һәм денисов кешеләренең нәселеннән чыккан 90000 яшьлек яшүсмернеке булуы ачыкланса, медиада шаулашмый калмаячаклар. Nature’да мәкаләң дә чыкмый калмас.
Цзянькуй Хэ
Узган елны бу исемлектә «антигерой» бар иде: Трамп администрациясендә эшләүче Скот Прюитт, АКШ Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгының фәнни эшчәнлегенә комачаулаганы өчен монда урын алган иде. Быел исә Һолливуд фильмнарында еш очрый торган «явыз галим»га чират җитте. Шенчжэн шәһәренең Көньяк фән һәм технология институтындагы Цзянькуй Хэ исемле галим YouTube’ка куйган видеосында геномнары CRISPR/Cas9 ысулы белән төзәтелгән балалар ясавын хәбәр итте.
Бу балалар туып кына калмаганнар, аларның берсендә геномны төзәтү эше уңышлы барып чыккан һәм бу кыз бала КИДВ (HIV, кешенең иммун дефициты вирусына) каршы тора ала икән. Табигый, бу хәбәрдән соң зур шау-шу булды. Галимнәр шәрехнамәләр бирделәр, университет исә бу галимнән баш тартты, клиника экспериментларның булуын инкарь итте, ә Хэ әфәнде үзе каядыр югалды, балаларны беркем күрмәде.
Джесс Уэйд
Синең турында язмасалар, син чынлыкта юк. Әйе, без медиа дөньясында яшибез. Галимәләргә һәм башка тән төсендәге фән ияләренә игътибар гел җитеп бетми сыман. Мәсәлән, Физикадан Нобель бүләгенә ия булганчы, Дженнифер Дудн турында Википедиядә мәкалә дә булмаган. Лондон Империя көллиятендә полимерлар физикасы белгече Джесс Уэйд бу гаделсезлекне төзәтергә карар кылган. Ул Википедиядә хатын-кыз галимнәргә һәм «төсле» тикшеренүчеләргә багышланган 400дән артык мәкалә язган. Шуңа да Nature аны бу исемлеккә керткән.
Валери Массон-Дельмотт
Фәннең иң әһәмиятле шәхесләре арасына климатологларны кертмичә ярамый, шуңа да быелгы абруйлы галимнәр арасында Валери Массон-Дельмотт та бар. Ул Франциядә, Гиф-сюр-Иветттагы климат һәм әйләнә-тирә мохит фәннәре лабораториясендә хезмәт итә. Ул Табигать үзгәрешләре турында белгечләрнең хөкүмәтара төркеменең докладын әзерләүдә җитәкчелек иткән.
Энтони Браун
Исемлектә бер астроном да бар. Gaia астрометрия галәм аппараты туплаган мәгълүматларның апрельдәге чыгарылышы турында фикер алышканда, астрономнар Энтони Браунны «Астрономиянең Яңа дәвергә керүен җитәкләгән кеше» дип атадылар. Gaia мәгълүматлары чыгарылышын әзерләүдә нәкъ менә Браун җитәкче булган. Монда Киек Каз юлындагы 1 331 909 727 йолдызның урыны һәм хәрәкәте, 1 692 919 135 йолдызның халәте һәм яктыртучанлыгы турында 551 гигабайтлык мәгълүмат тупланган.
Бу гаҗәеп хезмәт ярдәмендә без Галактикабызның төзелеше турында күбрәк беләчәкбез.
Би Йинь Йео
Малайзиянең фән һәм әйләнә-тирә мохит министры Би Йинь Йео Кембридж университетын тәмамлауга ук экология проблемалары белән көрәшкән. Ул, мәсәлән, Төрекмәнстандагы нефть скважиналарының табигатькә йогынтысын өйрәнгән. Хәзер исә, кулында министр вәкаләтләре дә булгач, ул күбрәк мөмкинлекләргә ия һәм тирә-якны пластмасса белән пычратуга каршы көрәшә.
Пластмасса коры җирдә дә, диңгездә дә зур проблемага әверелде. Шуңа күрә дә министр ханымның һәм ул хуплый торган Малайзия пластик җитештерүчеләр берләшмәсенең эшчәнлеген Nature журналы мактады.
Барбара Ри-Вентер
ДНК ярдәмендә җинаятьчеләрне ачыклап булганын беләбез, әмма ДНКда паспорт номерлары да, җинаятьченең исем-фамилиясе дә язылмый. Тикшерүчеләр тапкан ДНК мәгълүматны чагыштырырлык әйбер табылмаска мөмкин. Ләкин Ри-Вентер ханым ачыклаганча, безгә кирәкле кораллар бар икән.
1970-еллар уртасыннан башлап, 1980-еллар ахырына кадәр Калифорния штатында караклык, көчләү һәм кеше үтерү очраклары күбәйде, алар бер чылбыр булып чыкты. ДНК мәгълүматы булса да, «Алтын штатның кеше үтерүчесен» таба алмадылар. Әмма 2018 елның апрелендә Джозеф Джеймс ДиАнджело кулга алында, ДНК-анализ аның гаебен раслады.
Җинаятьчене табыр өчен Барбара Ри-Вентер башкарган эш кирәк булды: ул төрле кешеләр мәгълүмат базаларында туганнарын эзләр өчен һәм башка максатлар белән калдырган геном мәгълүматын анализлаган. Үтерүченең туганы була алган барлык кешеләрнең элемтәләренә кисеш анализ ясагач, ДиАнджелога чыкканнар. Бу алым белән АКШта ак тәнле һәр кешене табып булса ахрысы.
Роберт-Ян Смитс
Бу кешенең исемлеккә эләгүе бик кызыклы. Nature-Springer нәшриятында керү ачык булган журналлар да бар, әмма Nature үзе ябык мәгълүматлы журнал (укыр өчен түләргә кирәк). Ә Смитс әфәнде исә фәнни мәгълүматның ябык булуы белән көрәшә, һәм нәкъ менә аның инициативасы аркасында күпчелек Аурупа галимнәренең мәкаләләре башка Nature’да басылмаска мөмкин.
cOAlition S оешмасы Plan S иницативасын башкарып чыгар дип уйланыла: «2020 елга дәүләт грантлары, милли һәм Аурупа тикшеренү шуралары һәм финанс органнары хисабына башкарылган тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булган фәнни мәкаләләр ачык керүле журналларда яисә ачык керүле башка платформаларда урнаштырылырга тиеш». Бу таләпне үтәмәгән өчен штрафлар һәм җәзалар каралган.
Макото Йосикава
Японнар башка планеталарны авыр үзләштерә. Сәбәпләре дә юк түгел: Икенче дөнья сугышында җиңелгән бу дәүләттә хәрби галәмне үстерү тыелган, ә тыныч тикшеренүләр өчен акча аз бирелә. Япониянең соңгы миссияләренең берсе, Hayabusa зондының Итокава астероидына очышы, бик катлаулы булды һәм зонд көч-хәл белән генә астероидның берничә кыйпылчыгын Җиргә алып кайта алды.
Йосикава җитәкли торган Hayabusa-2 миссиясе каршылыксыз бара. Җибәрелгән аппаратлар астероид буйлап сәяхәт итәләр фәнни мәгълүматны туплыйлар.
Indicator.ru сәхифәсеннән тәрҗемә ителде