Космонавтика чоры башланганчыга кадәр кешеләр Кояш системасының күпчелек планеталарында тереклек бар дип ышанган. Әмма галәм аппаратлары җибәреп, күрше планеталарны өйрәнә башлау белән бу хыялларның күбесе челпәрәмә килә: Айда бернинди селенитлар, ә Марста – марсианнар юклыгы ачыклана. Ләкин соңгы берничә дистә елда бу өметләр кабат яңарды: югары төзелешле организмнар гына түгел, ә беркүзәнәкле микроорганизм да тереклек бит ләбаса. Чыннан да, су, энергия чыганагы һәм гади органик матдәләр – тереклек барлыкка килсен өчен мөһим дип саналган факторлар – болар Кояш системасының без өмет белән караган урыннарында гына түгел, бөтенләй уйга килмәгән почмакларында да очрый икән бит! Димәк, бүгенге көндә астробиологлар тарафыннан тереклек табылу ихтималы зур дип саналган Кояш системасы җисемнәре белән якынрак танышып китик.
МАРС
Марс – безнең иң якын күршебез. Ул 4,6 млрд ел элек Җир белән бер үк газ-тузан болытыннан барлыкка килгән, шуңа күрә химик составы ягыннан да, төзелеше ягыннан да алар бик охшаш.
Якынча 4 млрд ел элек Кызыл планетада тереклек барлыкка килү өчен барлык шартлар да була: актив төш, калын атмосфера, мул сулы елга-күлләр, җылы климат. Җирдә табылган иң борынгы казылмаларга 3,8 млрд ел икәнен исәпкә алганда, бу чорда Марста да микроорганизмнар яши алган. Әмма 4 нче планетаның Җирдән якынча 2 тапкыр кечерәк булуы сәбәпле, 3,5 млрд ел элек бу шартлар юкка чыга, шуның белән күпчелек микроорганизмнар да үлеп беткән дип санала. Планета өслеге яшәр өчен яраксызга әйләнсә дә, микроорганизмнарның кайберләре мәгарәләрдә, җир астында, кыя-таш араларында хәзергәчә сакланып калырга мөмкин. Таш эчендә яши алган мондый җан ияләре Җирдә дә күп, аларны эндолитлар дип атыйлар. Бер тереклек исән калмаган очракта да, аларның ташка әйләнгән калдыклары сакланырга тиеш.
Кызганычка каршы, әлегә бер генә галәм аппараты да Марс туфрагын 10 см дан тирәнрәк казып төшә алмаган. Шунлыктан 2020 нче елда Кызыл планетага тере организмнарны эзләү белән шөгыльләнәчәк ике аппарат – Экзомарс(Ауропа космик агентлыгы һәм Роскосмос) һәм Марс-2020 (NASA) җибәрелергә тиеш.
ЕВРОПА
Гүзәл Европа – Юпитерның иң эре 4 иярчене (Галилей иярченнәре) арасында иң кечесе. Әлеге күк җисеме тулысынча калын боз катламы белән капланган тозлы су океаныннан гыйбарәт. Боз катламы суны космик нурланыштан сакласа, Юпитерның тарту көче боз астындагы суга катарга мөмкинлек бирми, ә су асты янартаулары аны химик матдәләр белән баета. Бу яктан ул Антарктидагы Восток күленә охшаган: кайбер тикшеренүләргә караганда, берничә миллион ел буе әйләнә-тирәдән тулысынча аерылган хәлдә булган бу боз асты күлендә үзенә генә хас микроорганизмнар яши. Шул сәбәпле Европа океанында һичьюгы гади тере организмнар тереклек итәргә мөмкин дип фаразлана. Моны тикшерү өчен, 2020 нче елларда әлеге иярченгә Europa Clipper (NASA) аппараты җибәреләчәк.
Кызыклы факт: Европа океанының күләме барлык Җир сулары күләменнән 2 тапкырга күбрәк!
ЭНЦЕЛАД
Энцелад – зурлыгы буенча Сатурнның 6 нчы иярчене. Европа кебек үк, бу күк җисеме дә калын боз белән капланган су океаныннан гыйбарәт. Энцелад геологик яктан бик актив: монда еш кына гейзерлар атылу күзәтелә. Океан суы NaCl-га, төрле ионнарга бай һәм селтеле (pH 11-12), әмма анда гади органик кушылмалар да очрый. Монда әлеге шартларга җайлашкан экстремофил (экстремаль шартларда тереклек итә ала торган)микроорганизмнар яшәргә мөмкин.
Энцелад якын киләчәктә Titan Saturn System Mission (TSSM, NASA) проекты кысаларында җибәреләчәк аппарат тарафыннан өйрәнеләчәк, тик аны әлеге иярчен өслегенә утырту каралмаган.
ТИТАН
Титан – Сатурн иярченнәре арасында иң зурысы һәм кызыклысы. Аның Җирнеке кебек каты өслеге һәм калын атмосферасы бар, ләкин Җирдән аермалы буларак, Титан атмосферасы азот һәм метаннан тора, ә өслеге каткан боздан гыйбарәт. Титанда сыек метан һәм этаннан торган елгаларага: өслек температурасы якынча -180 °С тәшкил иткәнгә, монда сыек су була алмый. Шунлыктан, бу күк җисемендә тереклек табылган очракта, ул Җирдәгегә охшамаган булачак: мондагы җан ияләре үзгә биохимияле, гетеротроф (ягъни әзер органик матдәләрне кулланучы) һәм әкрен метаболизмлы булырга тиеш дип санала. Кайбер галимнәр фаразлавынча, Титанда су һәм сыек аммиактан торган җир асты океаны булуы да ихтимал.
Органик матдәләргә бай мондый тирәлек тере организмнар барлыкка килү өчен уңайлы шартлар тудыра, шуңа күрә астробиологлар Титанга зур өмет белән карый. 2020 нче елларда бу күк җисеме TSSM аппараты тарафыннан җентекләп өйрәнелергә тиеш.
Ләйлә Миңнуллина әзерләде
Кулланылган әдәбият: 1) Аль-Халили Дж. Одиноки ли мы во Вселенной? – М.: Альпина Нон-фикшн, 2018. – 284 с. 2) Catling D. C. Astrobiology: A very short introduction. – Oxford, UK: Oxford University press, 2013. – 160 p. 3) NASA
Фотолар: NASA