Урта гасырлардан ук безнең планетабызда яшәп килгән кайбер авыруларның исемнәрен ишеткәч, бүген дә тәннәр чымырдап китә. Чыннан да, куркырлык та шул: үлем куркынычын тудыра торган бу вирус һәм бактерияләрнең күбесе борынгы заманда гына калмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без сезгә цивилизацияләрне юкка чыгарып, кешелеккә җимергеч һөҗүм ясаган, әмма күзгә күренми торган дошманнар: үләт (чума), чәчәк, ваба һәм махау авырулары турында сөйләрбез.
Үләт чире: йогышлы авырулар патшасы
Тәрҗемә: чума сүзен татарча үләт чире һәм тагун дип атаганнар. Фәнни сүзлекләрдә шулай ук рус телендәгечә “чума” тәрҗемәсе дә еш очрый. Әмма элек «үләт» дип гомумән барлык эпидемияләр (моровое поветрие) дип аталган. Бу мәкаләдә үләт чире конкрет чума авыруын аңлата.
Чума таякчыгы «Yersinia pestis»ның pestis сүзе латин теленнән «йогышлы» дип тәрҗемә ителә. Бу таякчык тудыра торган авыру антик чорда ук йөз меңләп кешене зарарлаган. Үләт чиренең «Кара үлем» дип аталган иң зур дулкыны XIV гасырның уртасында Азия, Гренландия, Аурупа һәм Төньяк Африка аша уза: Гоби чүлендәге табигый учагыннан чума таякчыгын монгол җайдаклары һәм сәүдәгәрләре Кытай һәм Һиндстанга таратканнар. Аннан үләт чире Аурупага үтеп кереп миллионлаган кешене үтерә. Урта гасырларда бактерия дигән төшенчә турында, аның яшәү формасы хакында берәү дә белми, шуңа күрә чуманы ничек дәваларга икәнен дә белүчеләр булмый. Yersinia pestis бактериясе бары тик 1894 елда гына ачыла.
Чир кешеләргә күселәрдән эләккән, ә кимерүчеләрдә һәм сарай кешеләрендә дә очраучы бетләр әлеге чирнең кешеләр арасында таралуына сәбәпче булган дип санала. Башта бубон үләте үсеш алган: бактерияләр лимфатик тамырлардан иң якын лимфа төеннәренә эләгә. Ә лимфа төене үз чиратында ялкынсынып үсә һәм бубон барлыкка килә. Аеруча муен, култык асты һәм касык өлеше лимф төеннәре авыруга тиз бирешкәннәр. Иң соңгы стадиядә чума таякчыгы үпкәләргә эләгә һәм үпкә үләте башлана. Бактерияләрнең үпкәләрдә үрчүе авыруның башка кешеләргә тиз арада йогуына китергән. Ә инде таякчык кан тамырларына эләккәннән соң, иң куркыныч, күп очракта үлемгә илтә торган септик үләт үсеш алган.
Урта гасыр табиблары үләт белән көрәштә көчсез булганнар. Балавыз сеңдерелгән плащ һәм битлек кигән табиблар авыру белән ничек көрәшергә кирәк икәнен белмәгәннәр, аннан курыкканнар. Дәвалау, нигездә, бубоннарны тишү һәм яндыруга нигезләнә, ләкин алтын катнашмасы, ваклаган зөбәрҗәт, тылсымлы йолалар, авыруларга үләннәр төтенен иснәтү кебек экзотик чаралар да файдаланылган. Әлбәттә, бу ярдәм итмәгән. Шулай да, үтерелгән вакцина (ягъни үле бактерияләрне иммунитетны ныгыту өчен күнекмә буларак куллану) ярдәмендә җиңелгән иң беренче авыру чума була. Аны ХХ гасыр башында Владимир Хавкин ясый, соңрак совет бактериологы Магдалина Покровская тере вакцина уйлап таба һәм аны үзендә тикшерә.
Хәзер чуманың өч төре дә дәвалана, ләкин диагностика лабораторияләре аз булган җирлекләрдә аны тиз генә ачыклый алмыйлар, шуңа үлем куркынычы яный бирә. Мәсәлән, аны Африканың кайбер илләрендә йоктырып була. Авыру тудыручы таякчык кеше организмына керүнең берничә юл бар дип исәпләнә. Авыру кешеләр белән бәйләнештә булу гына түгел, ә авыру дөя итен ашау яки зарарлы күселәр ашаган песиләр белән аралашу да чума чирен эләктерүгә китерә ала.
Ваба: пычрак куллар авыруы
Тәрҗемә: Холера авыруын татар телендә ваба дип атыйлар.
«Ваба сине алсын!» — ваба авыруы сәбәпле барлыкка килгән һәм әдәбиятта еш таралган сүгенү сүзе бу. Ваба АКШ, Русия, Япония һәм башка илләрдә яшәүче кешеләргә һөҗүм ясый. Аурупа тарихында миллионлаган кешенең гомерен өзгән җиде пандемия билгеле. Аның беренчесе 1817 елда, ә җиденчесе ХХ гасырның 70 елларында булган. Антик чорда һәм Урта гасырда ваба, нигездә, Һинд кыйтгасында күзәтелсә дә, Аурупада актив булмый. Яңа заман Аурупасына эләккән вабаны вибрионын мутация кичергән дип саныйлар.
Авыруның комплекслы билгеләре бар: тән тиресенең шәлперәюе, контактлы дерматит, тахикардия, тавыш югалу, даими сусау, мускулларда хәлсезлек, калтыранулар, көзән җыеру, эч китү һәм тын бетү. Болар барысы да бактериянең нечкә эчәк эчендә үрчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән токсиннар аркасында туа. Төп токсин эчәк күзәнәкләренә үтеп кереп, андагы су һәм ионнарны чыгарырга мәҗбүр итә. Икенче токсин эчәгенең күзәнәкләрен бер-берсенә беркетеп тора торган аксымга тәэсир итә. Ул беркетмәләрнең ныклыгын боза, нәтиҗәдә, эчәкнең суы организмнан тишекләр аша тышка чыга. Моның куркыныч шунда ки – токсиннарның йогынтысы башлангыч этапта гадәти эч китү кебек була, кеше куркыныч чир эләктерүен белми. Дөрес дәвалану булмаса, организмда су бетеп, кеше үләргә дә мөмкин.
XIX гасырда ук ваба авыруының чыганагы булып «начар» һава саналган. Әлеге күренешне инглиз кешесе Джон Сноу үзгәрткән ( ул башка, соңгы арада бик популярлашкан Джон Сноуга караганда нәрсәдер ачыктан-ачык белгән!). 1854 елны Лондонда ваба кабынган вакытта, ул авыру очракларын карталарга билгеләп барган һәм авыруларның бер үк кое суын куллануын ачыклаган. Күрше урамнарда яшәп, башка су кулланучылар аларга караганда сирәгрәк авырган. Шулай итеп, ваба вибрионының, нигездә, пычрак су һәм авыруларның калдыклары суга эләгү нәтиҗәсендә таралуы ачыклана. Хәзер авыру Көньяк-Көнчыгыш Азия, Һиндстан, Африка һәм Латин Америкасында таралган. Анда авыру ел саен кабатланып тора. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ел саен 1,3—4,0 миллион кеше әлеге авыруны йоктыра. Шуларның 21 меңнән алып 143 меңгә кадәре вафат була.
Махау: пычраклар авыруы
Тәрҗемә: Лепраны татар әдәбиятында махау дип атыйлар, шулай ук искечә проказа дип тә тәрҗемә ителгән.
Кырым, финикия яки хәсрәт авыруы, хансениаз, ялкау үлем, Лазарь авыруы, хроник гранулематоз — болар барысы кешелек дөньясы инде берничә йөз ел көрәшүче лепра, яки махау авыруы турында. Башта авыру тән тиресен яралый, ул үлә һәм башка инфекция тудыра торган бактерияләр эчкә үтә, мускул, сөяк һәм эчке органнарны җимерелә. Махау аыруы XII-XIV гасырларда Европада санап бетергесез кешенең үлеменә сәбәпче була, соңрак пандемия эстафетасы бубон үләтенә күчә. Урта гасырларда Аурупада 19 мең лепрозорий булган. Анда кешеләрне үләр өчен җибәргәннәр һәм аларга символик җеназалар да оештырылган.
Битендә һәм тәнендә ямьсез үсентеләр булган авыручы кеше капкадан кыңгырау белән генә чыга алган. Ул үзенең изоляторы тирәсендә хәергә өметләнеп кенә йөргән. Кыңгырау – кешеләр качарга өлгерсен өчен генә кулланылмаган. Бик еш авыру кеше сөйләшә алмый башлаган, соңрак алар тавышларын гына түгел, ишетү сәләтен, колакларын, борыннарын, кул һәм аяк бармакларын да югалтканнар.
1873 елда табиб Герхард Хансен авыру тудыра торган микобактерия – Mycobacterium lepra’ны ача. Әлеге микроорганизм күзәнәк эчендә яши торган паразит, ягъни үзе генә, ирекле тормыш рәвеше алып бара алмый. Шуңа бәйле бу паразитның 40% геннары актив түгел, алар эшләми торган ялган генга әйләнә. 2008 елда авыруның иң авыр формасын тудыра торган якын туганы Mycobacterium lepromatosis билгеле була (диффузалы лепроматоз проказа, яки изге Лазарь лепрасы). Тугандаш авырулар арасында аерма табу авыр, ләкин аларның геномнары аерым нуклеотидлары белән аерыла. Галимнәр фикеренчә, бу ике төр 10 миллион ел элек аерылган (борынгы кешеләр туры йөри башлаганчы ук). Шулай итеп, махау чире кешене җирдә барлыкка килгәннән бирле озата килә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, махау авыруын әлегә кадәр җиңмәгәннәр. Моны ел саен авыру йоктыручылар яки табигатьтә туган аерым учаклар дәлилли. Мәсәлән, 2016 елда Бөекбританиядә кызыл тиеннәрнең авыру йоктыру очрагы билгеле була. Бүгенге көндә кешеләр авыруны антибиотик белән уңышлы дәвалый ала, чөнки ялкау бактерияләр каршы тору механизмын эшләп чыгармыйлар. Хәзер авыруны йоктыру өчен дә көне буе махаулыны кочаклап утырырга кирәк. Ләкин бу уяу булуны туктатырга дигән сүз түгел: авыруны йоктырганнан соң аның беренче билгеләре барлыкка килгәнче берничә ай яки берничә дистә ел да үтәргә мөмкин. Махау авыруын башлангыч этабында тану мөмкин түгел, хәлсезлек һәм йокы туймауны кеше куркыныч, 700 еллык авыруга түгел, ә гадәти аруга кайтарып калдырачак.
Чәчәк: аны фән җиңгән һәм фән кире тергезгән
Тәрҗемә: Оспа татар теленә чәчәк авыруы дип тәрҗемә ителгән.
Чәчәк – вакцина ярдәмендә тулысынча җиңелгән беренче һәм бердәнбер вируслы авыру. Иң соңгы авыру очрагы 1977 елда Сомалида теркәлгән. Табигый чәчәк ике мең елдан артыграк билгеле һәм бу дәвер эчендә ул берничә дистә миллион кешенең гомерен өзгән. Чәчәк авыруының берничә формасы билгеле, шулар арасында иң хәтәре – кара чәчәк. Бу чир башлангач, авыруның тәнендәге кабарынкыларга кан сава. Күгәргән урыннар тәндә кара булып тора, шуңа аны кара чәчәк дип атаганнар. Әлеге чәчәк авыруы күп очракта үлемгә китергән, чөнки эчке органнарга кан сава. Бу авыру сәбәпче булган берничә зур эпидемия билгеле: IV гасырда вирус Кытайны, ике гасырдан соң Кореяны, тагын ике гасырдан Японияне яулап ала. Азиядән сәүдәгәрләр белән авыру Һиндстан, Фарсы һәм Сүриягә эләгә, ә XV гасырда Испания, Италия һәм Франциягә килеп җитә. Шулай итеп, барлык аурупалылар өчен, чынлап та, кара көннәр башланган.
Өч гасыр эчендә чәчәк авыруы 400 меңнән 800 меңгә кадәр аурупалыны, америка индеецларының өчтән ике өлешен һәм 200 мең мексикалыны үтерә. Дәваланмый торган үлем янында яшәү хәтта табигыйга әйләнә: 1577 һәм 1586 елларда аеруча сирәгәйгән Франция халкы яра эзләре буенча җинаятьчеләрне таныган, ә көяз хатын-кызлар чәчәк эзләрен кершән катламы белән яшергәннәр. 1798 елда Эдвард Дженнер вакцина ясауга карамастан, чәчәкнең соңгы эпидемиясе Европага 1871—1873 елларда һөҗүм итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1980 елда чәчәк авыруын җиңү турында игълан итә. Ләкин вирус эзсез югалмый: күптән түгел генә биологлар «үле» вирусның – атлар чәчәге төрен – терелтәләр. Атлар чәчәге авыруы кеше тарафыннан җиңел кичерелә, ләкин чын чәчәкне дә тергезмәсләр дип кем әйтә ала?
Арина Карельская мәкаләсе
«Чердак» сайтыннан Айсылу Хәбибуллина тәрҗемә итте.
тышлыктагы фото: flickr.com// themostinept