XVIII – XIX гасырлар Кояш системасы планеталарының хәрәкәтен гаҗәп нәтиҗәле аңлаткан Ньютон механикасының уңышы белән тарихка кереп кала. Моннан тыш ул, әлбәттә, башка, Җир системасына якынрак өлкәләрдә дә уңышка ирешүгә китерде һәм җылылык табигатен вә термодинамика күренешләрен аңлатканда да бик файдалы булды. Ягъни газлар термодинамикасы атомнар хәрәкәте буларак бары тик механик күзлектән тасвирланган. Максвел да үзенең электродинамика тигезләмәләрен язганда хәтта электромагнитик кырларны механик яктан, шестерналар ярдәмендә аңлатмакчы булган. Чынлыкта исә, моның механик электромагнитик кырлары табигатенә бернинди дә бәйләнеше юк, шуңа күрә фән алгарышын бу ялгыш фикерләрдән арынгач кына дәвам итте.
термодинамика
Галимнәр еш кына мондый хәлгә юлыга: кайбер теорияләрне тәҗрибә юлы белән дәлилләү авыр яки гомумән мөмкин түгел. Мәсәлән, сүз яктылык тизлегендәге хәрәкәт яки физикадагы кара тишекләр турында барганда. Бу очракта фикер экспериментлары ярдәмгә килә. Сезгә кайберләрендә катнашып карарга тәкъдим итәбез. Фикер экспериментлары – билгеле бер мантыйклы фикер нәтиҗәләренең эзлеклелеге ул. Аларның төп максаты – теориянең … Тулысынча