Үткән елның җәендә Испания патшасы, Бурбоннар династиясе вәкиле Хуан Карлос Iтәхеттән ваз кичте һәм идарәче итеп үзенең улын, Астурия принцы дон Фелипены билгеләде. Ә 19 июньдә исә принц Фелипе, ил каршында ант сулары эчеп, тәхеткә утырды. Хәзер ул – Филипп VI. Хуан Карлосисә Аурупаның бүгенгесе көндә идарә иткән иң өлкән монархларының берсе иде. Рәсми рәвештә … Тулысынча
гомуми тарих
Альберт Эйнштейн – узган гасырның иң атаклы шәхесләренең берсе. Бу галимгә яшәргә һәм иҗат итәргә насыйп булган давыллы чор, дөнья сугышлары һәм атом һөҗүмнәре дәвере инде күптән узды, ләкин Эйнштейнның даһи ачышлары бүген дә актуальлеген җуймады. Болар – атаклы E=mc2формуласы белән белдерелгән масса белән энергия бәйлелеге законы, чын мәгънәсендә беренчеләрдән булып туган квант теориясе һәм, … Тулысынча