• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Карак кош саескан

10.03.2016

Саескан Pica Pica«Ишегалдында саескан күрсәң – кунак килер» – дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Хәер, саескан күргән саен чәй хәстәрләргә йөгерсәң, бу мәкаләне укырга вакытың калырмы, дустым?  Саескан каргасыманнар гаиләсенә керә, кыяфәте белән аны кара каргага, ала каргага, козгынга охшатып була. Урамнарда үз мәшәкатьләре белән тегендә-монда очып йөргән  әлеге кошларны тану авыр түгел. Ләкин тирәнтен белемең булмаса, ата саесканнан ана саесканны аеру җиңелләрдән түгел. Саесканның башы кара каурый белән капланган, үтә зур кара томшыклы бу кошның муены белән түше дә караңгы төстә, канатының күпмедер өлеше һәм гәүдәсе исә акка буялган. Кара койрыгы якынча аның гәүдәсенә тигез. Кояшлы көннәрдә каурыйлары яшелле-шәмәхә төс белән балкыганын да искә алмыйча булмый. Кошларның тәпиләре кара һәм ныклы, тырнаклары кечкенә, ләкин үткен. Саесканның зурлыгы якынча 42 сантиметр, канат җәелеше исә ярты метрга тигез. Өлкән кошларның авырлыгы 150дән алып 250 граммга кадәр җитәргә мөмкин.Only for use in Big Schools Bird watch press release. Magpie Pica pica, perched on dead tree stump, The Wirral, UK, December

Саескан, ала карга, кара карга, чәүкә, күкшә кебек бөтенесен ашаучан кошларга керә. Кошның нәрсә белән туклануы ел вакытыннан тора. Ул күпчелек бөҗәкләр, үрмәкүчләр һәм суалчаннар белән туклана. Шулай ук вак кошларның йомыркаларына, балаларына да тия. Саескан кош ояларының төп дошманы булып тора. Кимерүчеләргә дә бу коштан курыкырга кирәк, зур томшыгына күрә ул үзенең ризыгын иң авыр урыннардан да тартып чыгара ала.

Геройларыбыз тормышындагы иң кызыклы вакыт дип аларның гаилә кору вакыты санала: алар сөйгән ярларын табалар, балалар үстерәләр, элекке ояларын тапмаган очракта бергәләп яңаны үрәләр. Саесканнар ояларын яшерен урында төзиләр, аның өчен алар коры ботаклар, кипкән яфраклар һәм үлән кулланалар. Саескан иң күбендә 9 йомырка сала, 3 атна буена кунаклап утыра. Бу вакытта ата саескан аны саклый һәм ризык белән тәэмин итә. Шулай аларның нарасыйлары туа, әти-әни төнне-көнне белмичә аларны тәрбияләргә тотына. Якынча бер айдан соң яшь саесканнар мөстәкыйль кошларга әверелә.Саескан өченче

Башка каурыйлылардан аермалы буларак, саескан урманнарда түгел, ә ачык урыннарда яши. Ауга чыгарга уңайлы урын сайлыйлар алар. Бүгенге көндә саесканнар арасында паркларда яшәү популярлашып китте. Бу күренеш бигрәк тә караңгы көздә сизелә. Табигатьтә азык беткәч, кошлар кеше булган җиргә күченә башлыйлар.  Саесканнар күбрәк Җирнең төньяк ярымшарында яши. Алар асттөрләргә бүленеп, төрле урыннарны сайлаганнар: Аурупа, Азия, Төньяк Америкада көн күрәләр.

Кызыклы факт: кайбер илләрдә саесканнар – зарарсыз кошлар, ләкин Аурупаның күпчелек илләрендә алар басуларны яулап алалар, шуңа күрә саесканнарны яратмаучы илләр дә бар.

Резеда Миргаязова тәрҗемәсе

Асылчыганак: Birds Earth ресурсы

Фотолар: birdsearth.ru

Рубрика: МәкаләТеглар: биология, кошлар, орнитология



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.