Америка психологлары күселәрне машина йөртергә өйрәткәннәр. Әлеге “машина” тәгәрмәчләргә утыртылган пластик савыттан гыйбарәт, аны алга таба юнәлдереп була, машинаның шулай ук уңга һәм сулга бора торган җайланмасы да бар. Моңа өйрәтү өчен, бер айдан алып тугыз айга кадәр вакыт кирәк булган (бу аралык күселәрнең үзләренә һәм торган тирәлекләренә бәйле). Шул вакыт аралыгыннан соң машина йөртү күселәрнең киеренкелек һорманнары дәрәҗәләренә дә тәэсир итми калмаган: аларның хис-кичерешләренең тотрыклылануы күзәтелгән. Мәкалә Behavioural Brain Research журналында басылып чыккан.
Хайваннарның когнитив мөмкинлекләрен тикшергәндә, гадәттә үзтотышка бәйле төрле тәҗрибәи парадигмалар кулланыла. Иң билгеле мисалларның берсе – Скиннер тартмасы. Әлеге мисалда хайван билгеле бер механизмны үзлектән хәрәкәткә китерә, шуннан соң уңай яисә тискәре стимуляция ала. Галимнәргә бу рефлекслар ясалу һәм өйрәтү барышы артыннан күзәтергә ярдәм итә.
Шул ук вакытта хайваннарның төрле мәсьләләр башкаруларын тикшерү дә кызык. Күселәрне шактый катлаулы булган механизмны – транспорт чарасын идарә итәргә өйрәтү мөмкинме? Келли Ламберт җитәкчелеге астындагы Ричмонд университеты психологлары шуны тикшерергә булганнар.
Моның өчен тикшеренүчеләр пластик савытны, тәгәрмәчләргә утыртып, машина ясаганнар. Аны йөртү өчен өч бакыр этәргеч кулланылган: берсе ярдәмендә машина — алга таба, ә калган икенчесе ярдәмендә уң яисә сул якка таба хәрәкәт итә алган. Машина йөртергә өйрәтү “мәктәбендә” унбер күсе укыган: аларның бишесе — төрле уенчыклар белән баетылган (мәсәлән, йөгерү әйләнәсе) шартларда, ә калган алтысы гадәти лаборатория читлегендә асралганнар.
Иң әүвәл, күселәр яңа әйбергә ияләшсен өчен, машинаны читлеккә куеп торганнар. Аннан соң махсус тәҗрибәи җайланмадагы машинага чиратлап-чиратлап һәрбер күсене урнаштырганнар. Тәҗрибәи җайланма шахмат бизәге белән билгеләнгән диварлы (күселәр нәкъ шул урынга килеп туктарга тиеш) зур булмаган коридордан торган. Күселәр йөртү механизмына төшенгәннән соң, аларга уңай стимул (кечкенә зефир) бирелә башлаган. Нәтиҗәдә аларның бурычлары билгеләнгән урынга машина ярдәмендә барып, тәмлүшкәне алудан гыйбарәт булган.
Күселәр әлеге эшне атнасына дүрт тапкыр (унбишәр минут дәвамында) башкарганнар. Ике җан иясе инде бер ай узуга ук машина йөртүне үзләштергән һәм мәйданчык буйлап 1,1 м уза алган. Калганнарына исә моның өчен күбрәк вакыт таләп ителгән (өйрәнүнең иң дәвамлысы тугыз айны тәшкил иткән). Моннан тыш, күселәр, тәмлүшкәгә барып җитү өчен, машинаны як-якка, шулай ук кире якка да борырга өйрәнгәннәр.
Төрле уенчыклары булган шартлардагы күселәр машина йөртергә тизрәк һәм уңышлырак та (p < 0,001) өйрәнгәннәр. Машина йөртергә уңышлы гына өйрәнгән күселәрдә дегидроэпиандростерон һормоны югары, ә кортикостерон һормоны түбән дәрәҗәдә булган. Бу, галимнәр фикеренчә, хис-кишерешләрнең тотрыклы булуына ишарәли. Һормоннарның дәрәҗәләре күселәрнең өйрәтүләргә кадәр нинди шартларда тотылганнарына бәйле булмаган.
Күптән түгел галимнәр күселәрнең качышлы уйнау сәләтләрен дә ачыклаганнар. Бер яктан, кача белү – эволюция ягыннан бик мөһим күнекмә, икенче яктан, аларның уеннарының характеры (күселәр кеше артыннан күзәткәннәр, уенның фазасына бәйле рәвештә төрле авазлар чыгарганнар һәм иң яхшы качу урыннарын исләрендә тотканнар) уендагы үзтотышның эволюция ягыннан борынгы була алу ихтималын ассызыклый.
N+1 сәхифәсеннән Елизавета Ивтушок язмасы
Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе
Тышлыктагы фотоның чыганагы: http://staddenwriting.com/